Русиядә 2021 елның 1 октябренә Икенче дөнья сугышының 896 806 катнашучысы һәм ветераны калган. 2020 елның апрелендә аларның саны 1 миллион 210 мең кеше булган. Пандемиянең ел ярымы эчендә югалтулар 312 мең кеше, ягъни 26 процент тәшкил иткән. Бу хакта Русия хезмәт министрлыгының мәгълүматларына сылтама белән "Ведомости" яза.
Моңа кадәр ветераннарның саны бу кадәр кискен кимемәгән. 2019 ел башында Русиядә 1 миллион 280 мең Икенче дөнья сугышы катнашучысы һәм ветераны яшәгән.
Соңгы ел ярым эчендәге динамика аларның саны якынча 1,5 тапкырга тизрәк кимүен күрсәтә.
Хезмәт министрлыгы мәгълүматыннан күренгәнчә, Икенче дөнья сугышы катнашучыларының һәм инвалидларының, шулай ук һава һөҗүменә каршы саклану объектларында эшләүчеләрнең саны, соңгы ел ярым эчендә 24 мең кешегә, ягъни 43 процентка кимегән.
2019 елга кадәр 85 яшьтән өлкәнрәкләр арасында үлем-китем азайган булган. Росстат мәгълүматларына күрә, 2019 елда бер мең үлемнең 164е генә 85 яшьтән өлкәнрәкләргә туры килгән, узган елда – 190ы.
Бәйсез демограф Алексей Ракша бәяләмәләренә күрә, быел әлеге күрсәткеч пандемиягә кадәр булганыннан 27 процентка артып, 209 кешегә җитәргә мөмкин.
Үлем-китем артуның төп сәбәбе – коронавирус инфекциясе һәм COVID-19га каршы вакцина ясату дәрәҗәсенең түбән булуы. Росстат мәгълүматына күрә, коронавирустан үлүчеләрнең 83 проценты – 60 яшьтән өлкәнрәкләр.
Өлкәннәрнең яртысына хастаханәдә дәвалану таләп ителә. Коронавирус белән авыр итеп чирләү куркынычы 75 яшьлекләрдә - җиде мәртәбә, ә 80 яшьлекләрдә - тугыз мәртәбә югарырак. Өлкәннәрдә коронавирус тизрәк үсеш ала, аларның хәле өч көн эчендә начарая.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!