Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мәхкәмәсе "Мемориал" хокук яклау үзәгенә каршы шикаятьне караячак


Тыңлаулар Мәскәү вакыты белән сәгать 10:30га билгеләнгән. Оешма хезмәткәрләре мәхкәмәгә адвокатлардан һәм "Мемориал" вәкилләреннән башкаларны кертмәскә мөмкиннәр дип саный.

23 ноябрьдә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Мәскәү прокуратурасының һәм Баш прокуратураның "Мемориал" хокук яклау үзәгенең (Русиядә "ят агент" дип танылды) эшчәнлеген туктату турындагы беренче дәгъвасын карый башлый. Тыңлаулар Мәскәү вакыты белән сәгать 10:30га билгеләнгән диелә үзәкнең сайтында.

"Халыкара Мемориал"га каршы дәгъваны Югары мәхкәмәдә карау исә 25 ноябрь сәгать 11:00гә билгеләнгән. Оешманың хезмәткәрләре мәхкәмә утырышларының иҗтимагый әһәмияте турында һәм процессларның ачык булырга тиешлеге хакында үтенеч мөрәҗәгатьләре әзерләгән, әмма мәхкәмәгә адвокатлардан һәм "Мемориал" вәкилләреннән башкаларны кертмәскә мөмкиннәр дип саныйлар.

Трансляцияне социаль челтәрләр аша карарга мөмкин.

Ноябрь башында Русия баш прокуратурасы "Мемориал" хокук яклау оешмасын һәм "Халыкара Мемориал"ны ликвидацияләүне сорап, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Прокуратура оешманы системлы рәвештә "ят агентлар" турындагы канунны бозуда гаепли.

Исемнәре дөньяга билгеле булган берничә Нобель премиясе лауреаты, галимнәр, язучылар һәм музыкантлар бу таләпкә каршы чыкты.

Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы "Халыкара Мемориал"ны һәм "Мемориал" хокук яклау үзәген тыю таләбен гаделсез дип атады.

22 ноябрьдә Мәскәүдәге мәхкәмә "Мемориал"ны хуплап ялгыз пикет уздыручыларны – журналист Виктория Ивлева һәм хокук яклаучы Юрий Самодуровны 150 мең һәм 20 мең сумга штрафка тартты. Ивлевага карата чыгарылган хөкем карары кырысрак, чөнки ул алданрак та протест чараларында тоткарланган иде, аны чаралар уздыру кагыйдәләрен кабаттан бозуда гаепләделәр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG