Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мемориал"ны Русия фәннәр академиясенең 60лап галиме һәм Ельцин үзәге хуплап чыкты


"Мемориал"ны юк итү – халыкны хәтереннән мәхрүм итү, коточкыч репрессияләр чоры кабатланмасын өчен без моңа юл куймаска тиеш" ди Русия фәннәр академиясе вәкилләре.

Русия фәннәр академиясе (РАН) академиклары һәм әгъзалары ябылу куркынычы астында калган "Мемориал" (Русиядә "ят агент" дип танылды) хокук яклау үзәген хуплап чыкты. Мөрәҗәгать "1 июль" клубы сайтында чыккан, аны 62 кеше имзалаган. "Мемориал"ны юк итү – халыкны хәтереннән мәхрүм итү, коточкыч репрессияләр чоры кабатланмасын өчен без моңа юл куймаска тиеш" диелә анда.

Академиклар искәртүенчә, "Мемориал" җәмгыте – җәза оешмаларының эшчәнлеген һәм совет җәмгыяте тормышының һәр тарафына йогынтысын төрле яклап өйрәнүгә багышланган җитди тикшеренү үзәге булып кала бирә".

"Бу өлкәдә башкарган эшләренең күләме ягыннан аның белән бер генә дәүләт тикшеренү оешмасы да чагыша алмый" диелә мөрәҗәгаттә. "Мемориал" архивларын һәм аның музей коллекцияләрен юк итү "тарих фәне өчен чын һәлакәт" булыр иде, дип кисәтә РАН әгъзалары.

"Мемориал"ны яклап Екатеринбурдагы Ельцин үзәге дә чыгыш ясады. "Мәхкәмә объектив булыр һәм "Мемориал" Сталин җинаятьләрен фаш итүдә фидакарь эшчәнлеген дәвам итәр дип өметләнәбез" диелгән Ельцин үзәге сайтындагы мөрәҗәгатьтә.

Анда шулай ук "Мемориал"ның Русиядә 30 елдан артык эшләп килүче хокук яклау оешмасы булуы да язылган. "Мемориал" оешкан 1989 елда Русиянең булачак президенты Борис Ельцин анда әгъза булган. Соңрак "Мемориал"ның иҗтимагый шурасына кергән. Без Русиянең беренче президенты бу оешманың эшчәнлеген никадәр югары бәяләвен хәтерлибез" дип искәртә Ельцин үзәге.


"Мемориал" Русиянең ят агентлар реестрына 2014 елда кертелде. 11 ноябрьдә Баш прокуратура Югары мәхкәмәдән оешманың эшчәнлеген тыюны таләп итте. Прокуратура оешманы системлы рәвештә "ят агентлар" турындагы канунны бозуда гаепли.

"Мемориал"ның үзендә оешманы юкка чыгару өчен бернинди кануни нигез юк дип саныйлар. "Бу – сәяси карар" дип белдерделәр оешмада.

Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы Баш прокуратураның һәм Мәскәү прокуратурасының "Халыкара Мемориал"ны һәм "Мемориал" хокук яклау үзәген тыю таләбен гаделсез дип атады. Шурада белдерүләренчә, 14 ай эчендә күзәтүче оешмалар "Халыкара Мемориал"ның бер генә канун бозу очрагын да ачыкламаган. "Мемориал" хокук яклау үзәгенең "ике мөһим булмаган" хокук бозу очрагы гына табылган диелә.

Мәскәү Кремлендә мәхкәмә карарына кадәр бу вазгыятькә бәя бирергә иртә дип белдерделәр. Шул ук вакытта Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков "Миңа билгеле булганча, Русия кануннарын үтәү ягыннан "Мемориал" белән бәйле проблемнар күптән бар. Бу яхшы билгеле факт" дип белдерде.

  • "Мемориал" тарихи-агарту, хәйрия һәм хокук яклау халыкара җәмгыяте – Совет берлегендәге һәм хәзерге Русиядәге сәяси репрессияләрне тикшерү белән шөгыльләнүче сәүдәгә корылмаган оешма.
  • "Мемориал" җәмгыяте 30 елдан артык эшләп килә, ул 1987-1989 елларда төзелгән иде. Баштарак оешма эшчәнлегенең төп юнәлеше совет респрессияләре корбаннары турында хәтерне мәңгеләштерү иде, соңрак башка проектлар да кушылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG