Accessibility links

Кайнар хәбәр

CNN: АКШ Украинага корал һәм хәрби киңәшчеләр юлларга мөмкин


Киевка хәрби ярдәмнең яңа пакеты үз эченә "Джавелин" танкка каршы комплексларны һәм минометларны алырга мөмкин. Ак йортта бу мәгълүматка карата шәрехләмә бирүдән баш тартканнар.

АКШ президенты Джо Байден хакимияте Украинага өстәмә корал һәм хәрби киңәшчеләр җибәрү мөмкинлеген карый. Бу хакта Америка хөкүмәтендәге үз чыганакларына сылтама белән CNN телеканалы хәбәр итте.

Чыганак сүзләренчә, Киевка хәрби ярдәмнең яңа пакеты үз эченә "Джавелин" танкка каршы комплексларны һәм минометларны алырга мөмкин. АКШ шулай ук баштарак Әфганстан гаскәре өчен дип билгеләнгән "Стингер" күчмә зенит-ракет комплексларын һәм Русиянең Ми-17 боралакларын юллау мөмкинлеген дә карый.

Ак йортта бу мәгълүматка карата шәрехләмә бирүдән баш тартканнар.

CNN телеканалы мәгълүматына күрә хакимияттәгеләр, Мәскәү Вашингтонның бу адымын вазгыятьне киеренкеләштерүе буларак кабул итәргә мөмкин, дип шикләнә.

Алданрак Америка мәгълүмат чараларында хәбәр ителгәнчә, АКШның күзләве Русия Украинага бәреп керергә мөмкин дип саный.

Bloomberg агентлыгы чыганаклары әйтүенчә, Мәскәү һөҗүмен Беларус территориясеннән һәм аннексияләнгән Кырымнан башларга мөмкин. Басып керүдә барлыгы йөз мең кешелек 100 төркем катнашыр дип фаразлана.

Украина саклану министрлыгының баш күзләү идарәсе җитәкчесе Кирилл Буданов фикеренчә, бәреп керү 2022 елның гыйнварында яки февралендә башланырга мөмкин.

Кремль сүзчесе Дмитрий Песков Русиягә каршы максатчан кампания бара дип белдерде.

Русия Тышкы күзләү хезмәтендә (СВР) Украинага бәреп керү турындагы мәгълүматны кире кактылар. "Килгән мәгълүматларга күрә, АКШ Дәүләт департаменты дипломатия каналлары аша беректәшләре һәм партнерларына, безнең ил территориясендә Украинага бәреп керү өчен көчләр туплануы турында ялган мәгълүмат җиткерә" диелгән СВР белдерүендә.

Махсус хезмәт хәзерге вакыттагы Украина тирәсендәге хәлләрне, 2008 ел вакыйгалары алдыннан Грузиядәге вазгыять белән чагыштырды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG