Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда җәмәгать транспортында QR-кодлар кертелү сәбәпле юлчылар саны 20-30 процентка кимегән 


Казанда тукталыш, 22 ноябрь
Казанда тукталыш, 22 ноябрь

Коронавирус белән бәйле вазгыятькә бәйле рәвештә әлеге чикләүләрне республикада тагын бер атнага яки бер айга кадәр озайтырга мөмкиннәр.

Татарстанда җәмәгать транспортында QR-кодлар кертелгәннән соң, беренче көнне пассажирлар агымы уртача 20-30 процентка кимегән. Бу хакта "Россия 24" каналының эфирында Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров белдерде.

Министр урынбасары сүзләренчә, кайберәүләр җәмәгать транспортыннан таксига һәм шәхси машиналарына күчкән. Егоров әйтүенчә, кайбер маршрутларда 30ар минут тоткарлык булган, чөнки QR-кодсыз пассажирлар полиция хезмәткәрләре килгәнчегә кадәр транспорттан чыгудан баш тарткан.

Министр урынбасары сүзләренчә, төбәктә коронавирус белән бәйле вазгыятькә бәйле рәвештә әлеге чикләүләрне тагын бер атнага яки бер айга кадәр озайтырга мөмкиннәр.

Андрей Егоров QR-кодлар кертелү аркасында югалтулар кичергән пассажир ташучыларга ярдәм програмы турында да хәбәр итте.

22 ноябрьдән Татарстанның җәмәгать транспортыннан бары тик QR-кодлары яки сәламәтлеге сәбәпле вакцина ясатмавы хакындагы белешмәләре булганнар гына куллана ала. Шулай ук республикада сәүдә үзәкләренә, театрларга, кинотеатрларга, мәдәни һәм спорт чараларына, хезмәт күрсәтү өлкәсендәге урыннарга QR-кодлар белән генә керергә мөмкин.

Җәмәгать транспортында QR-кодлар кертүдә Татарстан илнең беренче төбәге булды. Бу чикләүләр кертелгән беренче көндә берничә сугышу очраклары һәм таксиларга бәяләрнең чамадан тыш артуы турында да хәбәр ителде.

Татарстанның автотранспорт ширкәте (АТП) ассоциациясе рәисе Сергей Темляков хәбәр итүенчә, Казанның җәмәгать транспортында йөрүчеләрнең 99 процентында QR-кодлар бар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG