Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан хөкүмәте җәмәгать транспортында QR-кодлар кертү карарын чыгарды


Казанда маршрут автобусы
Казанда маршрут автобусы

Әлеге чикләүләр төбәкара транспортка һәм таксига кагылмый.

Татарстан хөкүмәте коронавирус таралу сәбәпле яңа чикләүләр кертү турында карарны раслады. Аерым алганда, анда җәмәгать транспортында QR-кодлар күрсәтеп йөрү кертелә. Документ республиканың хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

Җәмәгать транспортында QR-код белән йөрү таләбе 22 ноябрьдән гамәлгә керәчәк. Әлеге чикләүләр төбәкара транспортка һәм таксига кагылмый.

Кешеләр ике төрле QR-код күрсәтеп кенә анда йөри алачак:

  • Вакцина яки COVID-19 белән авырып алу турында "Госуслуги" порталы аша алынган QR-код;
  • Вакцина ясату тыелуы турында медицина белешмәсе турында күрсәтүче QR-код. Хәзерге вакытта Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы республика халкына бердәм код әзерли.

Әлеге таләпләр 18 яшькә кадәр кешеләргә кагылмый.

Моннан тыш, Татарстанда 60 яшьтән өлкәнрәкләрнең транспорт карталары туктатып торалар. Алга таба әлеге карталарны вакцина узган кешеләр куллана алачак.

Шулай ук әлеге карарга ярашлы, 22 ноябрьдән вакцина ясату тыелуы турында медицина белешмәсе белән алынган QR-код җәмәгать урыннарына керү өчен ярамаячак: мондый җирләргә вакцина яки ковид белән авырып алу документы гына барачак.

Әлеге тәкъдим белән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов чыккан иде.

Моннан тыш, 11 октябрьдән Татарстанда кафе, ресторан, фитнес үзәк һәм башка күңел ачу урыннарына QR-кодлар белән генә кереп була. Хезмәт күрсәтү өлкәсенә өстәмә чикләүләр кертелде. Вакцина ясатмаган һәм соңгы алты айда авырмаган 65 яшьтән өлкән кешеләр өчен мәҗбүри изоляция булырга тиеш.

Шулай ук 11 октябрьдән республикада мәҗбүри вакцина ясау кертелде. Аерым алганда, мәҗбүри вакцинаны 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, медицина, мәгариф, социаль, җәмәгать транспорты, энергетика, сәнәгать, төзелеш, авыл хуҗалыгы, хокук саклау өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр ясатырга тиеш. 9 ноябрьдән вакцинаның беренче компонентын ясатмаган кешеләр эштән читләштерелергә тиеш.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG