Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан җәмәгать транспортында QR-код белән генә йөрү таләбе тәкъдим ителде


Казан автобусы, архив фотосы
Казан автобусы, архив фотосы

Республикада ике атнадан вакцинасы яки медицина белешмәсе булмаган кешеләрне җәмәгать траспортына, университет биналарына кертмәскә тәкъдим ителде. Вакцинасы булмаган 60 яшьтән олырак кешеләрнең транспорт карталарын туктатып торырга да киңәш ителде.

22 ноябрьдән Татарстанда коронавирус таралышын туктату өчен җәмәгать транспортында вакцина булуы турында QR-код яки вакцина ясату тыелуы турында медицина белешмәсе таләп ителергә мөмкин. Моның хакта Татарстан хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республика президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Бу тәкъдим 18 яшьтән олырак кешеләргә кагыла. Моннан тыш президент 22 ноябрьдән вакцинасы булмаган 60 яшьтән олырак кешеләрнең транспорт карталарын туктатып торырга тәкъдим итте.

— Коронавирустан үлүчеләрнең 85%ы – өлкән яшьтәгеләр. Бу бик зур сан, аларга әле яшисе дә яшисе. Кемдер вакцина кадатмаган, кемдер аны соң ясаткан һәм антитәнчекләр әле барлыкка килмәгән. Бу – статистика. Мине тәнкыйтьли алалалар, тик без чаралар күрәчәкбез. Безнең башка юлыбыз юк, — диде Миңнеханов.

Студентлар арасында түбән вакцинация булу сәбәпле, Татарстан президенты университетларда да QR-кодлар таләп итәргә тәкъдим итте. Ул югары уку йортлары җитәкчеләренә 18 яшьтән олырак кешеләрне биналарга QR-код яки вакцина ясату тыелуы турында медицина белешмәсе белән генә кертергә киңәш итте.

Моннан тыш Миңнеханов вакцина ясату тыелуы турында медицина белешмәсенең (медотвод) бердәм электрон формасын булдырырга кушты.

Киңәшмәдә Татарстан җитәкчелеге 7 ноябрьдән соң "ял көннәре" тәртибе озайтылмаячак дип искәртте, тик Татарстанда коронавирус белән вазгыятьнең кискен булуын әйтте.

11 октябрьдән Татарстанда кафе, ресторан, фитнес үзәк һәм башка күңел ачу урыннарына QR-кодлар белән генә кереп була. Хезмәт күрсәтү өлкәсенә өстәмә чикләүләр кертелде. Вакцина ясатмаган һәм соңгы алты айда авырмаган 65 яшьтән өлкән кешеләр өчен мәҗбүри изоляция булырга тиеш.

Моннан тыш 11 октябрьдән республикада мәҗбүри вакцина ясау кертелде. Аерым алганда, мәҗбүри вакцинаны 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, медицина, мәгариф, социаль, җәмәгать транспорты, энергетика, сәнәгать, төзелеш, авыл хуҗалыгы, хокук саклау өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр ясатырга тиеш. 9 ноябрьдән вакцинаның беренче компонентын ясатмаган кешеләр эштән читләштерелергә тиеш.

6 ноябрьгә Татарстанда вакцинаның беренче компонентын 1 миллион 670 мең кеше кадаткан.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG