Болгарстанның көнбатышында юлчылар утырган автобус һәлакәткә очрау нәтиҗәсендә ким дигәндә 46 кеше үлгән. Үлүчеләр арасында балалар да бар. Җиде кешене тән пешүләре белән хастаханәгә китергәннәр.
Юл һәлакәте 23 ноябрьдә җирле вакыт белән төнге сәгать икеләр тирәсендә Боснек авылына якын машина юлында булган. Беренчел мәгълүматларга күрә, автобус юл киртәсенә бәрелгән һәм яна башлаган.
Автобус номерлары Төньяк Македониянеке булган. Бу илнең тышкы эшләр министры Буяр Османи әйтүенчә, автобусның ял көннәрендә Төркиядә узган юл сәяхәтеннән соң Скопьега кайтып килеше булган. Туристлар Истанбулга барганнар.
Болгарстанның эчке эшләр министры Бойко Рашков, һәлакәт урынында булганнан соң каза корбаннарының җәсәдләре "тулысынча янып бетүен" сөйләгән. ВВС хәбәренә күрә, әлеге фаҗига уңаеннан Төньяк Македониянең премьер-министры Зоран Заев Болгарстан хакимиятләре белән элемтәдә тора.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!