Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә "Мемориал" эше турында тагын бер алдан тыңлаулар утырышы уздырачак


Киләсе утырыш 29 ноябрьгә билгеләнгән.

23 ноябрьдә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсендә прокуратураның "Мемориал" хокук яклау үзәгенең (Русия хакимияте "ят агент" дип саный) эшчәнлеген туктату турындагы дәгъвасына кагылышлы алдан тыңлаулар узды.

Хөкемдар эшне карауның мәхкәмәгә кадәрге өлешенең вакытын озайтырга карар чыгарды, дип хәбәр итә "Мемориал".

Прокуратура вәкилләре яклаучыларның үтенеч мөрәҗәгатьләрендәге барлык сорауларга да җавап бирә алмаган. 29 ноябрьгә тагын бер алдан тыңлаулар билгеләнгән.

Мәхкәмә утырышы ябык тәртиптә узган, матбугат вәкилләренә утырышка керергә рөхсәт итү турындагы мөрәҗәгатьне, коронавирус белән бәйле чикләүләргә сылтанып, кире какканнар.

"Мемориал"ны Илья Новиков җитәкчелегендәге адвокатлар төркеме яклый. Хокук яклау үзәгенә теләктәшлек белдерү өчен мәхкәмә бинасы янына берничә дистә кеше килгән.


25 ноябрьдә Русия югары мәхкәмәсендә "Халыкара Мемориал"га (Русия хакимияте "ят агент" дип саный) каршы дәгъва каралачак. Сүз алдан тыңлаулар турында бармый. Оешманы яклаучылар төркемен адвокат Генри Резник җитәкләячәк.

Ноябрь башында Русия баш прокуратурасы "Мемориал" хокук яклау оешмасын һәм "Халыкара Мемориал"ны ликвидацияләүне сорап, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Прокуратура оешманы "ят агентлар" турында канунны даими рәвештә бозуда гаепли.

Исемнәре дөньяга билгеле булган берничә Нобель премиясе лауреаты, галимнәр, язучылар һәм музыкантлар оешманы яклап чыкты.

Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы "Халыкара Мемориал"ны һәм "Мемориал" хокук яклау үзәген тыю таләбен гаделсез дип атады.

22 ноябрьдә Мәскәүдәге мәхкәмә "Мемориал"ны хуплап ялгыз пикет уздыручыларны – журналист Виктория Ивлева һәм хокук яклаучы Юрий Самодуровны 150 мең һәм 20 мең сумга штрафка тартты. Ивлевага карата чыгарылган хөкем карары кырысрак, чөнки ул элегрәк та протест чараларында тоткарланган иде, аны чаралар уздыру кагыйдәләрен кабат бозуда гаепләделәр.

  • "Мемориал" тарихи-агарту, хәйрия һәм хокук яклау халыкара җәмгыяте – Совет берлегендәге һәм хәзерге Русиядәге сәяси репрессияләрне тикшерү белән шөгыльләнүче, сәүдәгә корылмаган оешма. Русия юстиция министрлыгы 2014 елда хокук яклау үзәген "ят агент" дип таныды. Тарихи-агарту җәмгыяте исә 2016 елда "ят агент" дип танылды.
  • "Мемориал" җәмгыяте 30 елдан артык эшләп килә, ул 1989 елда төзелгән иде. Баштарак оешма эшчәнлегенең төп юнәлеше совет респрессияләре корбаннары истәлеген мәңгеләштерү иде, соңрак башка проектлар да кушылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG