Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда полиция кондукторга күз яше газы сиптергән ирне биш тәүлеккә кулга алган


Иллюстратив фото

Аны ике мең сум штрафка да тартканнар. Җәмәгать транспортында QR-кодлар куллану кертелгәннән соң Татарстандагы берничә кондукторның хастаханәгә җибәрүләре турында хәбәр ителде.

Казанда кондукторга күз яше газы сиптергән ирне полиция биш тәүлеккә кулга алган. Аны 2 мең сум штрафка тартканнар. Бу хакта Татарстан автотранспорт ширкәтләре берләшмәсе рәисе Сергей Темляков хәбәр итте, дип яза "Реальное время".

Штраф гадәттән тыш хәл яки аның барлыкка килү куркынычы булганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү маддәсе нигезендә салынган, ирне "вак хулиганлык" маддәсе нигезендә кулга алганнар.

22 ноябрьдә иртәнге сәгать унда 31нче маршрут автобусына бер ир кергән һәм, яңа таләпкә буйсынмыйча, кондукторга QR-код күрсәтүдән баш тарткан. Автобустан чыгып китәргә кушылгач, юлчы күз яшьләндерү газы баллоны чыгарып, кондукторның йөзенә аэрозоль сиптергән, шуннан соң автобустан чыгып качкан.

"Раньше всех. Ну почти." Telegram каналы, җәмәгать транспортында QR-кодлар куллану кертелгәч, беренче көнне Татарстандагы берничә кондукторны хастаханәгә җибәрүләре турында хәбәр иткән иде.

Татарстанда җәмәгать транспортында QR-кодлар кертелгәннән соң, беренче көнне пассажирлар агымы 20-30 процентка кимегән. Казанда гына да бер көн эчендә 1500 кешене төшереп калдырганнар.

Казанның "Метроэлектротранс" ширкәте юлчылар гаебе белән туктап торулардан килгән зыян өчен компенсация түләттерәчәген белдерде.

22 ноябрьдән, төбәкара транспорттан һәм таксилардан кала, Татарстанның барлык җәмәгать транспортын бары тик QR-кодлары яки сәламәтлеге сәбәпле вакцина ясатмавы хакындагы белешмәләре булганнар гына куллана ала.

Җәмәгать транспортында QR-кодлар кертүдә Татарстан илнең беренче төбәге булды. Бу чикләүләр кертелгән беренче көндә берничә сугышу очраклары һәм таксиларга бәяләрнең чамадан тыш артуы турында да хәбәр ителде.

Сергей Темляков хәбәр итүенчә, Казанның җәмәгать транспортында йөрүчеләрнең 99 процентында QR-кодлар бар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG