Accessibility links

Казанда Татарстан президенты атамасын яклап ялгыз пикет үтте


Мөдәррис Галимҗанов ялгыз пикетта
Мөдәррис Галимҗанов ялгыз пикетта

Милли активист Мөдәррис Галимҗанов Казанда Татарстан президенты атамасын саклап калуны таләп итеп ялгыз пикетка чыкты. Ул, Татарстан президенты исемен бетереп, Татарстанны, татар халкын кимсетергә җыеналар, диде.

23 ноябрьдә Казанның Бауман урамында узган пикетта Мөдәррис Галимҗанов "1991 ел — халык Татарстан президентын коткарды! 2021 ел — Татарстан халкы! Татарстан президенты вазифасын коткарыйк!", "Илебездә Татарстан халкы, татарлар "Татарстан президенты" атамасын юк итүгә каршы!" дигән шигарләр күтәреп торды.

Галимҗанов Азатлыкка, "Татарстан президенты вазифасын юкка чыгарып, Татарстанны, татар халкын кимсетергә телиләр. Безне суверенитет, тел мәсьәләсендә кимсеттелэр инде, хәзер менә Татарстан президенты атамасын да алып атмакчы булалар", диде.

Пикетчы Русия хакимиятләре хәзер илдә урыслаштыру сәясәте алып бара, шуңа күрә бу сәясәткә Татарстан президенты атамасы комачаулап тора, дип саный.

"Татарстан президенты — татар халкының җитәкчесе. Ул безнең халыкның тормышын бар яклап күзәтергә тиеш. Татарстан президенты атамасы бетерелә икән, татар халкының рухы сыначак", диде активист.

Мөдәррис Галимҗанов Татарстан президенты атамасын саклап калу өчен халыкның 1991 елдгы кебек хәзер дә бердәм булып бу исемне якларга тиешлеген әйтте.

"Республика президентын Татарстан халкы сайлап куйды. Татар халкы үз президентын якларга тиеш. Югыйсә безнең милли рухыбыз бөтенләй бетәчәк, татарлар буларак, Русиядәге бер милләт арасында эреп югалачакбыз. Без бу исемне якларга мәҗбүр. Мескен песи балалары кебек яшәмәскә кирәк", диде Мөдәррис Галимҗанов.

Русия төбәкләрендәге хакимиятне оештыру принциплары турындагы яңа федераль канун өлгесе 9 ноябрьдә Русия думасында беренче укылышта расланды. Әлеге канун Русиядәге барлык төбәк җитәкчеләрен "төбәк башлыгы" дип атауны күздә тота. Русия төбәкләре арасында бары тик Татарстанда гына президент вазифасы бар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG