Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бу канун – милли республикаларны бетерүгә таба бер адым"


Татарстан Дәүләт шурасы утырышы, 25 октябрь

Татарстан Дәүләт шурасы президент атамасын бетерүне күздә тоткан Русия кануны өлгесенә каршы чыкты. Бер ай элек Русия думасына төбәк җитәкчеләрен "башлык" дип атау турында кануны өлгесе кертелгән иде. Депутат Ркаил Зәйдулла бу өлгене милли республикаларны бетерүгә таба бер адым дип бәяләде.

25 октябрь Татарстан Дәүләт шурасы "Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында"дип аталган канун өлгесенә бертавыштан каршы тавыш бирде.

Депутатларга бу мәсьәләдә фикер алышудан алдан ук тыелып торырга тәкъдим ителде. Шулай да утырыш ахырында язучы һәм депутат Ркаил Зәйдулла сүз алып, Мәскәү алып барган сәясәтне тәнкыйтьләде. Аның фикерләренә парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да кушылды.

Татарстан парламенты федераль кануннарны гадәттә сессия азагында гына карый. Бу юлы әлеге мәсьәләне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та барында, тәнәфескә кадәр генә утыра торган депутатлар вакытына туры китереп, көн тәртибенә икенче итеп куйдылар. Әлеге утырышта Дәүләт шурасында сирәк яңгырый торган федератив кыйммәтләрне яклау сүзләре яңгырады. Парламентның дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин сүзләренчә, бу канун өлгесе Русиянең демократик федератив дәүләт буларак конституцион төзелешенә каршы килә.

Альберт Хәбибуллин
Альберт Хәбибуллин

"Канун өлгесен әзерләүчеләр төбәк җитәкчеләрен бер төрле атарга, төбәкләрдәге канун чыгару хакимиятенең һәм төбәк җитәкчесенең вәкаләтләр мөддәтен бер вакытка билгеләргә тәкъдим итә", диде ул.

Әлеге канун өлгесе Татарстанны федераль кануннар әзерләүдә катнашудан да читләштерәчәк дип саный депутат.

Бу канун өлгесе төбәкләрне федераль канун әзерләүдә катнашудан читләштерә

"Безнең фикеребезчә, канун өлгесенең 39нчы һәм 40нчы маддәсе төбәкләрне федераль канун әзерләүдә катнашудан читләштерә. Күрсәтелгән нормаларда төбәкләргә федераль канун өлгесенә үз бәяләмсен бирү һәм төзәтмәләр тәкъдим итү өчен 15 көн вакыт бирелә. Бу канунны әзерләүчеләр төбәкләрдәге күпчелек депутатларның даими рәвештә эшләмәвен һәм җирле парламентларның айга бер генә җыелуын исәпкә алмый", дип чыгыш ясады депутат.

Нәтиҗәдә, утырышта катнашкан 82 депутат та әлеге канун өлгесенә каршы тавыш бирде. Хәбибуллин Русия думасына сайланган Татарстан депутатларына да өмет баглавын әйтте. Аларның яртысы залда читтән генә күзәтеп утырды.

Әлеге мәсьәләгә шуның белән нокта куелган иде кебек. Биш сәгатькә якын дәвам иткән сессиянең иң ахырында Татарстан язучылар берлеге рәисе, депутат Ркаил Зәйдулла мөнбәргә чыгып, яңадан сүз каткач, мәсьәлә бераз җанланып китте.

"Бу канун – милли республикаларны бетерүгә таба бер адым"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:52 0:00
Бу үзгәрешләрне кертүчеләр аның соңгы символларына кизәнә

"Дәүләтнең федератив нигезенә яный торган үзгәрешләр безне борчуга сала. Дөресен әйткәндә, соңгы елларда илебезнең исеме болай да җисеменә туры килми башлады. Бу үзгәрешләрне кертүчеләр аның соңгы символларына кизәнә. Беренче нәүбәттә, мин төбәк җитәкчеләренең "башлык" дип аталырга тиешлеге турындагы үзгәрешне күздә тотам. Әлбәттә, монда Татарстан турында гына сүз бара. Башка төбәк җитәкчеләре күптән инде "башлык". Бу аларның үз эше, ләкин без үзебезне Русия федерациясендәге милли республика дип саныйбыз.

Күптән түгел Татарстан автономияле республика төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм иттек. Конституциянең 89нчы маддәсендә Татарстан җитәкчесе президент дип атала дигән сүзләр акка кара белән язылган. Ярар, федераль түрәләр безнең Конституцияне санга сукмасын ди. Сәяси культуралары шундый, димәк. Ләкин алар Русия Конституциясенең 77нче маддәсен санга сугарга тиеш иде. Аның беренче өлешендә акка кара белән республикаларның дәүләт органнары системы мөстәкыйль рәвештә оештырыла дип язылган", дип башлады үз чыгышын Зәйдулла.

Ул берничә ел элек Путинның бу мәсьәләгә карата әйткән фикерләрен дә искә төшерде. Шунда депутатның микрофоны сүндерелде. Рәислек иткән Фәрит Мөхәммәтшин "тәмамлагыз" дип өстәмә вакыт бирде.

Ркаил Зәйдулла чыгыш ясый
Ркаил Зәйдулла чыгыш ясый
Бу маддә гамәлгә керсә, милли республика җитәкчесенең кем дип аталуы бөтенләй әһәмиятсез булып кала

"Әлеге канун өлгесендә дәүләтнең федератив принципларын инкарь иткән башка маддәләр дә бар. Мәсәлән, 4нче маддәнең өченче бүлегенә игътибар итегез. Федераль хакимият Русия төбәкләрендә башкарма хакимиятнең мәгариф, сәламәтлек саклау, финанс, шулай ук торак һәм төзелеш тикшерү өлкәсен оештыруда, җитәкчеләрне билгеләүдә, йә эштән алуда катнаша ала, диелә. Бу маддә гамәлгә керсә, милли республика җитәкчесенең кем дип аталуы бөтенләй әһәмиятсез булып кала.

Төбәк башлыгының идарә итү мөддәтен алып ташлау да бернинди роль уйнамаячак. Әлеге канун нигезендә төбәк җитәкчесен теләсә кайчан һәм бер сәбәпсез хакимияттән читләтергә мөмкиннәр. Минемчә, Татарстан Дәүләт шурасы әлеге мәсьәләгә үзенең мөнәсәбәтен кичекмәстән катгый белдерергә тиеш. Югыйсә, паровоздан алдан чабучы кайбер куштаннар милли республикаларны юкка чыгарырга дигән үзгәреш дә кертергә мөмкин. Ә бу хакта хыялланучылар бар. Әлеге канун өлгесе шул юнәлештә тагын бер адым дип саныйм мин", дип тәмамлады Ркаил Зәйдулла үз чыгышын.

Әлеге чыгыштан соң Фәрит Мөхәммәтшин депутатка үз шелтәсен белдергәндәй, әлеге мәсьәләгә тавыш бирдек бит инде, дип сүз атты. Шулай да үз фикерен әйтергә булды.

Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин
Бу канун өлгесе Русия Конституциясе нормаларын бозып, субъект вәкаләтләрен тамырдан кисә

"Тәнәфес вакытында миңа шалтратулар булды. Бу хакта газетлар да язып чыкты. Алар моның мәгънәсен аңламады. Эш - президент атамасы үзгәрүдә генә түгел. Бу канун өлгесе Русия Конституциясенең нормаларын бозып, субъектларның вәкаләтләрен тамырдан кисә. Безне конституция нормаларын бозарга мәҗбүр итә", диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент рәисе Татарстанның әлеге позициясе канун өлгесенә зур үзгәрешләр кертүгә ярдәм итәр дип ышана.

Әйтергә кирәк, әлеге канун өлгесе Татарстанга Русия думасыннан килмәгән. Аны Казанга Русия канун чыгару шурасы юллаган. Моңа кадәр депутатлар, сәясәт белгечләре Татарстан әлеге канунга каршы көрәшмәс дип фаразлаган иде. Дума канун өлгесен 2 ноябрьдә беренче укылышта карарга җыена. Шуннан соң ул кабат төбәкләргә, шул исәптән, Татарстан Дәүләт шурасына да җибәреләчәк. Мөхәммәтшин ышандырганча, шул вакытта бу мәсьәләдә фикер алышу да оештырылачак.

Әлеге канун өлгесе Русия субъектларындагы дәүләт хакимияте оешмаларын бер төрле атауны, аерым алганда, төбәк җитәкчеләрен "Русия Федерациясе субъекты башлыгы" дип, ә башкарма хакимиятне — "Русия Федерациясе субъекты хөкүмәте" дип атауны күз уңында тота. Моннан тыш, төбәк башлыклары һәм төбәк парламентлары депутатлары биш елга сайланачак. Шулай ук төбәк башлыгы рәттән ике генә мөддәткә түгел, күбрәк вакытка сайлана алачак. Ике мөддәттән артык сайланырга ярамый дигән тыюны гамәлдән чыгару каралган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (12)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG