Татарстан Дәүләт шурасы президент атамасын юкка чыгаручы һәм республика вәкаләтләрен тартып алучы федераль канун өлгесенә каршы чыкты. 25 октябрь Татарстан Дәүләт шурасы "Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында"дип аталган канун өлгесенә бертавыштан каршы тавыш бирде. Депутатларга бу мәсьәләдә фикер алышудан алдан ук тыелып торырга тәкъдим ителде. Шулай да утырыш ахырында язучы һәм депутат Ркаил Зәйдулла сүз алып, Мәскәү алып барган сәясәтне тәнкыйтьләде. Аның фикерләренә парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да кушылды.
"Бу канун – милли республикаларны бетерүгә таба бер адым"
Татарстан Дәүләт шурасы президент атамасын бетерүне күздә тоткан Русия кануны өлгесенә каршы чыкты. Бер ай элек Русия думасына төбәк җитәкчеләрен "башлык" дип атау турында кануны өлгесе кертелгән иде. Депутат Ркаил Зәйдулла бу өлгене милли республикаларны бетерүгә таба бер адым дип бәяләде.
мультимедиа
-
сентябрь 16, 2026Милли биюләр флешмобында татар һәм башкортлар да катнашты
-
сентябрь 15, 2026Башкорт активисты Айрат Дилмөхәммәтов иреккә чыкты
-
сентябрь 13, 2026Түбән Камага һөҗүм: ике кеше һәлак
-
сентябрь 11, 2026Удмурт галиме Альберт Разинның теле хакына үлеменә 7 ел
-
сентябрь 09, 2026Татар шагыйре Путин сугышын данлаган урын ачкан
-
сентябрь 08, 2026Башкорт теленә өстенлек: элмә такталарына яңа таләпләр