Русиядә даруларга ихтыяҗ арту сәбәпле коронавирус, грипп һәм ОРВИдан препаратларга кытлыкның яңа дулкыны көтелә. Бу хакта Иҗтимагый кулланучылар инициативасының (ОПИ) Росздравнадзорга юллаган хатына сылтанып, "КоммерсантЪ" хәбәр итә.
Оешма бу хәлнең килеп чыгуын сезонлы ихтыяҗ артуга һәм авыручылар күбәюенә даруханәләрнең әзер булмавы белән бәйле дип аңлата. Хатта әйтелгәнчә, хәзердән үк кайбер төбәкләрдә дарулар белән тәэмин итүдә авырлыклар күзәтелә, аларга бәяләр 10 процентка арткан.
Сәламәтлек саклау министрлыгының COVID-19ны дәвалау өчен киңәш иткән аерым препаратлары (фавипиравир, парацетамол, умифеновир, апиксабан, ривароксабан) белән тәэмин итүдә өзеклекләр кайбер төбәк даруханәләрдә хәзердән үк башланган диелә.
Оешма мәгълүматларына күрә, дару белән тәэмин итү проблемы Татарстан, Красноярски краенда, Волгоград, Түбән Новгород һәм Новосибирски өлкәләрендә күзәтелә.
Ноябрь башында Чаллы шәһәр шурасының КПРФ фиркасе депутаты Татьяна Мухина монополиягә каршы хезмәткә даруларга, шул исәптән коронавируска каршы кулланыла торган препаратларга бәяләр белән бәйле вазгыять турында мөрәҗәгать әзерләве турында хәбәр иткән иде. Ул коронавирус белән авырганда бушлай дарулар бирелмәвенә һәм "Коронавир" препаратының Татарстанда Мәскәү белән чагыштырганда кыйммәтрәк булуына зарланды.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!