Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лира бәясе төште: Төркиягә барыргамы?


Төркиядә доллар бәясе арта, лира төшә. Русиядән Төркиягә ялга йөрүчеләр бу яңалыкны шатланып кабул итсә, Төркия халкы протестларга чыга башлады.

23 ноябрь көнне Төркиянең Әнкара һәм Истанбул шәһәрләрендә протест чаралары узды. Моңа сәбәп булып төрек лирасының долларга карата рекордлы төшүе булды, дип яза Cumhuriyet басмасы. Протестчылар хөкүмәтнең һәм хакимияттәге Гаделлек һәм үсеш фиркасенең (AKP) эштән китүен таләп итте.

Протест чаралары сишәмбе кич башланып, Әнкара һәм Истанбулның төрле районнарында узды, полиция киртәләр куеп, аларны туктатырга тырышты. Протестчылар кечкенә урамнарга таралып, соңыннан янә зур йөрешкә берләшә алды, ди Halk TV телеканалы. Телеканал чыгарган видео һәм фотоларда протестчыларның "Хөкүмәтне эштән азат итәргә" дигән шигарләрен һәм кычкыруларны күреп һәм ишетеп була. Истанбулда протестчылар шулай ук Үзәк банкы каршына демонстрациягә чыккан. Урыны белән полициянең протестчылар белән бәрелешләре турында да хәбәр ителә.

Сишәмбе көнне төрек лирасының бәясе төште. Көн башында бер доллар 11,40 төрек лирасы торса, берничә сәгатьтә аның бәйсе 12, кичкә таба 13 лирага кадәр җитте. Бер көн эчендә доллар төрек лирасына карата 17 процентка артып, тарихи максимум - 13,46 лирага кадәр җитте. Евро исә 15 лирага сатылды.

Төрек акчасының төшүе президент Рәҗәп Тайип Эрдоган чыгышыннан соң башланды, дип яза Reuters. Күптән түгел Эрдоган Үзәк банкның төп процентын кинәт төшерүен хуплады һәм "бәйсезлек өчен икътисади сугышны" җиңәргә вәгъдә итте. Дүшәмбе ясаган чыгышында ил башлыгы көчле акча берәмлегенә нигезләнгән иске сәясәттән баш тартып, инвестицияләр, экспорт һәм яңа эш урыннары беренче сафка куйган яңа системга күчеш турында игълан итте.

Беренче карашка, төрек лирасының кыйммәте төшүе чит ил кешеләренә Төркиядә ял итү бәясенең арзанаюына китерергә мөмкин кебек. Чыннан да, инфляциягә карамастан, тауарлар һәм хезмәт бәяләре доллар арту белән арзанрак булырга тиеш. Әмма "Happy End" туристик салоны җитәкчесе Влада Сәетова Азатлыкка әйтүенчә, турлар арзанаер дип көтәргә кирәкми.

Влада Сәетова
Влада Сәетова

"Төрек ширкәтләре, отельлар ягъни кабул итүче як белән бөтен алып-сатулар доллар яки еврода алып барыла. Шуңа лираның төшүе Русия туристларына берничек тә тәэсир итмәячәк. Рубль белән берәр үзгәреш булса гына тәэсир итәргә мөмкин. Бәяләр үзгәрер дип көтәргә кирәкми.

Турлар сатып алучылар хәзер күп тә түгел. Диңгез инде салкын. Җылытылган бассейнлы кайбер отельлар эшли, әлбәттә. Яхшы отельларга Яңа ел кичәләренә танылган йолдызлар чакырыла. Турларны күбрәк Истанбулга алалар иде.

Протестлар башланса, Истанбулга барырга теләүчеләр азаер дип уйлыйм. Ә Яңа ел бәйрәмнәрен гадәттә Анталиядә уздыручылар быел да барыр дип уйлыйм", диде Сәетова.

Әнкарада яшәүче Русия халыкара эшләр шурасының Төркия эксперты Тимур Әхмәтов Азатлыкка әйтүенчә, барысы да инфляциягә бәйле.

"Кертелгән чикләүләр һәм локдауннар аркасында икътисади эшчәнлек кимүе сәбәпле, куллану дәрәҗәсен тотып тору өчен, Төркиядә коронавирус эпидемиясенең югары ноктасында акча күләмен арттыра башладылар.

Бер елдан соң, Төркия вакциналау дәрәҗәсен арттыра алгач, хакимиятләр инфляцияне түбәнәйтү өчен акча массасын киметүгә барыр дип фаразланган иде.

Эрдоган Үзәк банк сәясәтенә тыкшынды

Башта Төркиянең Үзәк банкы куллануны киметү һәм җыелган акчаны арттыру өчен дип төп процентны арттырган иде. Алга таба Үзәк банк сәясәтенә Эрдоган тыкшынды һәм капма-каршысын эшләүләрен: төп процентны төшерүне таләп итте, түбән процент артыннан инфляция дә төшәр дип өметләнде.

Сүз уңаеннан, күпчелек икътисадчылар, шул исәптән аның кул астында эшләгән һәм икътисад белән идарә иткән көрәштәшләре дә Эрдоганның төп процент һәм инфляция арасындагы элемтә турындагы карашларын якламый.

Эрдоганның Үзәк банк курсы эшенә кысылуы президентның төрек экспортын стимуллаштыру теләгенә бәйле. Шул рәвешле ул киләчәктә чит ил валютасын җәлеп итәргә һәм илнең сәүдә балансын яхшыртырга омтыла. Бу макроикътисади күрсәткечләрне яхшыртырга һәм дәүләт валютасын ныгытырга мөмкин.

Бу вазгыятьтә халык, аеруча аның иң фәкыйрь катламнары авырлык кичерә

Әлбәттә, бу вазгыятьтә халык, аеруча аның иң фәкыйрь катламнары авырлык кичерә. Минемчә, хакимиятнең протест кәефләрне тыярлык кораллары бар. Төркия дошманнары илне тезләндерергә тырыша дигән традицион пропагандадан кала, хакимият, әлбәттә, берникадәр вакыт административ ресурсны куллана ала. Бу өре кибет челтәрләренә штраф салу хисабына көндәлек товар бәяләрен тотып тору һәм минималь хезмәт хакын чираттагы индексацияләү хакында һөнәр берлекләре сөйләшүләренә йогынты ясау хисабына", диде Әхмәтов.

Әнкарада яшәүче "Җиңү"(Zafer) партиясенең төрки дөнья башкарма комитеты әгъзасы Роза Корбан Азатлыкка әйтүенчә, Төркиядә тауарларга бәяләр долларга карап үзгәрә.

Роза Корбан
Роза Корбан

"Кибеткә көндәлек кирәк-ярак сатып алырга барасың, бер көнне бер бәя, икенче көн инде арттырылган бәя була. Он бәясе арткан. Димәк, икмәк бәясе дә артачак дигән сүз. Бер көнне "Bim" ("Бим") кибетенә кердем, анда бер ханым биш килолы ике пакет шикәр комы алган. Берсен сатучы кыз бирмәде. "Бер башка бер пакет кына бирәбез" ди. Бәяләр арту сәбәпле, үзләрендә тотып торып соңрак кыйммәтрәккә саталар.

Дару сатып алу да катлауланды. Авырулар бик кирәкле даруларны да ала алмый. Чөнки яман шеш һәм башка шуның ише чирләрдән дарулар чит илдән керә. Складта да юк икән. Доллар бәясе арту сәбәпле аларны сатып ала алмыйлар. Бу кеше һәр көн кулланырга тиешле дарулар бит, югыйсә.

Ягулык бәясе долларга карап арта. Мисал өчен, мандарин Төркиянең үзендә үсә, кыйбат булмаска тиеш кебек, әмма аны Измирдан Әнкара шәһәренә алып килү өчен машинага ягулык кирәк. Кыскасы, бөтен әйбер долларга бәйле. Шул сәбәпле халык канәгатьсезлек белдереп Әнкара, Истанбулда протестларга чыкты. Алар хөкүмәтнең эштән китүен таләп итә.

Авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләр дә ашламалар сатып алырга мәҗбүр, алар барысы да долларга карап арты. Шуңа аның белән шөгыльләнүчеләр әлеге тармак керем китерми дип зарлана.

Халыкның тормышы начарлана бара, алган кредитларын да түли алмыйлар

Минималь хезмәт хакы да бик төште, акчаның кадере бетте, кәгазьгә калды. Халыкның тормышы начарлана бара, алган кредитларын да түли алмыйлар. Кичә банкка бардым, анда соңгы хәлләргә бәйле хәтта туктап та торганнар дип яздылар. Чөнки хезмәт күрсәтү бик акрын барды. Доллар бер күтәрелә, бер төшә икән, шуңа бәйле.

Болар барысы да Үзәк банкның төп проценты төшкәннән соң башланды. Төркиядә бер кеше авызына карап торалар. Президент ни дип әйтсә, шул була. Төрек акчасының кадере калмады.

Чит илләрдән Төркиягә килеп күчемсез милек ачучылар да күбәйде. Арендага бирелә торган фатирлар бәяләре нык артты. Доллары булган чит ил кешеләре Төркиядә фатирлар сатып алалар.

Бурса шәһәрендә яшәүче милләте белән төрек булган Сонер Солмаз Эрдоган хакимияте икътисадны дөрес алып бармый дип саный.

"Беренчедән, Төркиядә җитештерү әзәйде. Ризык җитештерү дисеңме, сәнәгать җитештерү дисеңме. Бу хәл Төркиядә кимендә биш-алты ел күзәтелә. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү дә кимеде, чөнки чыгымнар күп - бөтен әйбер кыйммәтләнде. Бензин кыйммәт, ашламасы кыйммәт, терлек ризыгы кыйммәт. Җитештерү азайганнан соң һәр әйберне чит илдән күпләп кертә башладылар. Иттән алып бодайга, дөгегә кадәр, фабрикаларда кулланылган материалларның да күбесе чит илдән килә. Бу хәл аркасында Төркиядәге доллар гел илдән чыга, ил эчендә доллар азайды. Экспорт әзәйде, импорт күбәйде, илгә бер доллар килсә, биш доллары чыгып китә . Беренче сәбәбе бу.

Икенчесе, Үзәк банк эшчәнлегенә Эрдоган нык тыкшына. Гадәттә акчага бәйле сәясәтне Үзәк банк хәл итәргә тиеш, нишләргә икәнне алар белә. Төп процентны банк үзе хәл итәргә тиеш, әмма Эрдоган аларның эшчәнлегенә дә тыкшына. Аның карарларын кабул итмәгән өчен Эрдоган 2021 елда Үзәк банк җитәкчесен дүрт тапкыр алыштырды", диде Солмаз.

2021 елда төрек лирасы зур төшү кичерде. Reuters агентлыгы санаганча, ел башыннан лира бәясе 40% чамасы төште. Узган атна башыннан аның бәясе 20%ка диярлек төште.

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Үзәк банкының төп процентын арттыруга даими каршы чыкты, аның фикеренчә, бу инфляцияне арттыра. Март уртасында ул төп процентны​ 17%тан 19%ка күтәргән Үзәк банкы җитәкчесе Наҗи Акбалны эшеннән алды. Үз вазифасында нибары 4 ай гына эшләгән банк җитәкчесенең эштән азат ителүе бер көндә (22 март) лира курсының 15%ка төшүенә китерде. 2019 елдан бирле президент Үзәк банкының өч җитәкчесен эшеннән алды.

Үзәк банкының яңа җитәкчесе төп процентны төшерү эшенә кереште. Сентябрьдә банк аны 18%ка, октябрьдә 16%ка төшерде. 19 ноябрь көнне Төркия Үзәк банкы төп процентны 15%ка төшерде һәм акча-кредит сәясәтенең алга таба да йомшартаячагын белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG