Accessibility links

Баш табиблар вакцинага каршыларны "кызыл зона"ны күрергә чакырды


Хат 12 танылган җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтчесенә, "шулай ук вакцинага каршы булучы башка кешеләргә" атап язылган. 

Русиянең эре хастаханәләренең баш табиблары вакцинаны тәнкыйтьләп чыгыш ясаган берничә җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтчегә ачык хат белән мөрәҗәгать иткән. Хатта аларга коронавирус инфекциясе белән авыручылар яткан "кызыл зона"ларны һәм реанимацияләрне, шулай ук моргларны барып күрергә тәкъдим ителгән. Бу хакта РБК хәбәр итә.

Хат 12 танылган җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтчесенә, "шулай ук вакцинага каршы булучы башка кешеләргә" атап язылган. Араларында – КПРФ һәм "Гадел Русия" лидерлары Геннадий Зюганов һәм Сергей Миронов, "Бердәм Русия"дән Русия думасы рәисе урынбасары Пётр Толстой, "Суть времени" хәрәкәте лидеры Сергей Кургинян, актриса Мария Шукшина, җырчылар Наталья Ветлицкая һәм Катя Лель, актерлар Егор Бероев һәм Оскар Кучера, "Алиса" төркеме лидеры Константин Кинчев, музыкант Юрий Лоза бар.

"Русия ватандашларын COVID-19дан вакциналауларына карата сезнең карашыгыз безгә билгеле. Без хәзер барыбыз да бераз мәшгуль, һәм сез, мөгаен, ни белән мәшгуль булуыбызны аңлыйсыздыр. Әмма сезне күпме кеше укуын, тыңлавын һәм сезнең сүзләргә колак салуын исәпкә алып, без сезне "кызыл зоналардан", реанимацияләрдән һәм хастаханәләрнең паталогоанатомия бүлекләреннән йөртеп чыгу өчен вакыт табарбыз. Бәлки шуннан соң карашыгызны үзгәртерсез һәм кешеләр азрак үлә башлар", диелгән мөрәҗәгатьтә.

Хатны имзалаучылар арасында Мәскәүнең Коммунарка һоспитале баш табибы Денис Проценко, Мәскәүнең 52нче дәүләт клиник хастаханәсе баш табибы Марьяна Лысенко, 16нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы Валерий Вечорко, 67нче хастаханәнең баш табибы Андрей Шкода бар.

Мәскәү табибларыннан тыш хатны Петербур, Самар, Сочи, Краснодар, Ханты-Мансидан булган баш табиблар имзалаган. Кул куючыларның күбесе – хакимияткә якын "Бердәм Русия" фиркасе әгъзалары, Проценко фирканең сайлау алды федераль исемлегендә булган иде.


КПРФ лидеры Геннадий Зюганов табибларның бу хатына җавап биргән инде. Ул беркайчан да вакцина ясатуга каршы чыкмавын, үзенең өч мәртәбә вакцина ясатуын, әмма бу чарага мәҗбүр итүләре белән килешмәвен белдергән. Аның сүзләрен "Интерфакс" китерә.

Октябрь уртасында, эпидемиянең чираттагы дулкыны үсеш алганда Коммунарка һоспиталенең баш табибы Денис Проценко хезмәттәш-табибларын коронавирус таралуга бәйле вазгыятьне аңлатканда халык белән "ачыктан-ачык һәм матур итеп күрсәтергә тырышмый гына" аралашырга чакырган иде. "Халыкка аңлату ягыннан без сезнең белән эшләп җиткермибез әле" диде ул.

"Известия" хәбәренә күрә, Росздравнадзорның төбәк бүлекчәләре прокуратура һәм тикшерү комитетына 37 антиваксер турында мәгълүмат тапшырган. Оешманың матбугат хезмәтендә басмага белдерүләренчә, вакцина ясатуга каршы булганнарны төбәк мәгълүмат чараларын, социаль челтәрләр һәм мессенджерларны күзәтеп барып ачыклаганнар.

Алданрак Росздравнадзор төбәктәге бүлекчәләренә коронавирус инфекциясеннән "вакциналауның зыяны турында ялган мәгълүмат" таратучылар турында прокуратурага һәм тикшерү оешмаларына хәбәр итәргә кушкан иде.

Оешмада әйтүләренчә, вакцина ясатуга каршы агитациядә исәнлек һәм иминлеккә куркыныч тудырырдай хәл турында ялган мәгълүмат таратуга кагылышлы җинаять билгеләре булырга мөмкин. Моның өчен өч елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар.

Ноябрьдә хөкүмәт Русия думасына җәмәгать урыннарында һәм транспортта вакцина ясату, яки коронавирус белән авыру турындагы QR-кодларны мәҗбүри куллану турында ике канун өлгесе керткән иде. Хөкүмәтнең бу канун өлгеләре Русия думасының декабрьдә булачак беренчел эш графигына кертелмәгән.

Коронавирус вакцинасы: кемгә ышанырга һәм ничек тәвәккәлләргә
please wait

No media source currently available

0:00 0:55:18 0:00

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG