Accessibility links

Германиянең канцлеры социал-демократ Олаф Шольц булачак 


Олаф Шольц

Бундестагка узган өч фирка идарә итүче коалиция төзү турында килешкән. Килешү 24 ноябрьдә тәкъдим ителәчәк.

Германиянең федераль канцлеры вазифасында Ангела Меркельне
Германиянең Социал-демократик фирка лидеры Олаф Шольц алыштырачак. Бундестагка узган өч фирка идарә итүче коалиция төзү турында килешкән. Килешү 24 ноябрьдә тәкъдим ителәчәк.

Бундестагка сайлаулар нәтиҗәсендә социал-демократлар хәзерге хакимияттә алар белән бергә катнашучы христиан-демократларны узып беренче урынга чыкты.

Яңа коалициягә Германиянең социал-демократик фиркасе белән беррәттән "Яшелләр" һәм Ирекле демократик фирка керәчәк, дип хәбәр итә DPA агентлыгы.

Бундестагка сайлаулар сентябрь ахырында узды. Хәзерге канцлер Ангела Меркель кергән Христиан-демократлар блогы парламентта 48 урынны югалтты, социал-демократлар сайлауларга кадәр булганы белән чагыштырганда 53 кәнәфигә күбрәк алды.

Меркельнең вәкаләтләре рәсми рәвештә бетте, әмма ул яңа хакимият оешканга кадәр үз вазифаларын үтәүне дәвам итә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG