Accessibility links

Кайнар хәбәр

CIT: Украина чигенә "сагайтырлык күләмдә" хәрби техника китерелә 


Тикшеренүчеләр яңа техниканы Воронеж өлкәсенә күчереп урнаштыруларын, шулай ук эшелоннарның Ставропольдән Кырымга таба күчерелүен сөйли. 

Conflict Intelligence Team аналитиклары социаль челтәрләрдә яңа фото һәм видеолар тапкан, алар Русия гаскәрләренең һәм хәрби техникасының Украина белән чиктәге өлкәләргә таба күчерелүе турында сөйли диелә.

Тикшеренүчеләр яңа техниканы Воронеж өлкәсенә күчереп урнаштыруларын, шулай ук эшелоннарның Ставропольдән Кырымга таба күчерелүен искәртә. "Күренгәнчә, Украина чигенә гаскәрләрдән тыш, сагайтырлык күләмдә техника китерелә, моны гамәлдәге хәрби бүлекләрне яңадан коралландырулары белән тартып-сузып кына аңлатып карарга мөмкин", диелә язмада.

Аналитиклар фикеренчә, гаскәрләрне күчереп урнаштыру чагыштырмача акрын бара. Шулай да, мондый темпларда гыйнварга кадәр дәвам итсә, чиктә һәм Кырымда гаскәр төркемнәренең саны апрельдә булган күрсәткечләрдән шактый артып китәчәк диелә.

Күзләүләрнең "Украина хакимияте контролендәге җирләрдә булырга мөмкин бу операция киләсе ел башыннан да иртәрәк әзер булмаячак" дигән бәяләмәсе белән тикшеренүчеләр килешкән.

14 ноябрьдә Украина президенты Владимир Зеленский Украина белән чиктә 100 меңгә якын Русия солдаты барлыгын белдергән иде. Көнбатыш илләренең Киевка Украина белән чик тирәсендә актив рәвештә Русия гаскәрләре күчеп йөрүе турында мәгълүмат җиткерелгәнен әйтте. Чиктә Русия гаскәрләренең күченеп йөрүе аркасында, Көнбатыш илләре һәм Киев Украинага бәреп керү булырга мөмкин дип сагая.


Мәскәү бу фаразларны "провокация" дип атады һәм төбәктә НАТОның хәрби активлыгы артуына борчу белдерде.

21 ноябрьдә Украина саклану министрлыгының баш күзләү идарәсе җитәкчесе Кирилл Буданов Military Times басмасына Русия Украинага каршы хәрби хәрәкәтләрен 2022 елның гыйнварында яки февралендә башларга мөмкин дип белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG