Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сиңа нәрсә кирәген үзем беләм". Гаиләдә абьюз ничек башлана?


"Сиңа нәрсә кирәген үзем беләм". Гаиләдә абьюз ничек башлана?
please wait

No media source currently available

0:00 0:43:20 0:00

25 ноябрь - Хатын-кызларга карата көч куллануны юк итү көнендә "Татарча подкаст"ның чираттагы чыгарылышында гаиләдә хатын-кызларны кыйнау, аларга карата психологик басым турында сөйләштек. Үз тарихын Чаллыдан Гөлшат Сабирова сөйләде. Ул абьюз мөнәсәбәтләрдән китеп, тормышын яңадан кора алган.

Подкастта күтәрелгән мәсьәләләр:

Таймингын син куярсың бит? Кыскарт, если чо

Иң башта, гадәттәгечә, дөньядагы һәм Русиядәге статистика. "Счетчик фемицида": бер ел эчендә Русиядә ничә хатын-кыз үтерелә. Һәм бу чынбарлыкны күрсәтәме?

Инстаграмдагы "Серләшик" сәхифәсендә хаты-кызлар ирләре кыйнаулары турында бик күп яза. Подкастта катнашучылар моңа гаҗәпләнә.

Абьюзның беренче билгеләрен сизеп буламы? Үзе дә кыерсытылуларга дучар булган Гөлшат Сабирова җавап бирә.

Кыйналып яшәгән хатын-кыз ник түзә, ник китми? Подкастның төп соравы шушы булды.

Абьюзер белән аерылу өчен гаризаны ничек дөрес язарга? Дөрес язмасаң, дәүләт сезне аерырга атлыгып тормый.

Көнләшү - ул яратумы, әллә шулай ук басыммы?

Абьюздан качу стратегиясе.

Туганнар роле. Кемнең әти-әнисе, кемнең апасы ярдәмгә килә. Ә кем ялгызы кала.

Иргә үпкә һәм үч алу хисе туганда нишләргә?

Хатын-кыз ни өчен үзен гаепле саный? Моңа милли тәрбия ни дәрәҗәдә йогынты ясый: "Токмач кисә белмәсәң, кияүгә алмыйлар"​.

Абьюзерны үзгәртеп булмый. Качарга гына.

Нәрсә ул газлайтинг?

Җәмгыять ник кимсетелгән хатын-кызны гаепли? Кулын кисәр дәрәҗәгә җиткерерлек итеп, Маргарита Грачева иренә нинди начарлык эшләгән?

Регина Тодоренко: хайп, хейт, һәм бик яхшы видео.

Европа кануннары: "саклау ордеры" ирләрне кабат хатыннарына көч куллануны кабатлаудан туктатып кала.

Русия кануннары: авырлы хатынын типкәләгән өчен дә, җәмәгать урыннарына битлек кимичә чыккан өчен дә бер үк җәза.

Депутат Оксана Пушкинадан гаиләдә көч куллану корбаннарын яклау турында яңа канун өлгесенә ник чиркәү һәм җәмгыять каршы?

Ә татар эстрадасында бу турыда ачыктан ачык белдерүчеләр бармы?

Хатын-кызларның хокукларын яклаучы махсус үзәкләр бармы?

Җәмгыятьтә аерылышуларга караш үзгәрәме. "Барган җиреңдә таш бул" мәкале актуальме?

Подкаст Гөлшатның элекке иренә бәхет теләү белән тәмамлана.

XS
SM
MD
LG