Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан полициясе QR-кодларга каршы митинг уздырырга ярамавы турында кисәтте 


Социаль челтәрләрдә шәһәр мэриясе каршында уздырырга ниятләнгән митинглар турында хәбәрләр барлыкка килде.  

Казан полициясе активистларны хакимиятләр белән килештерелмәгән киңкүләм чаралар уздырырга ярамавы турында кисәткән. Бу хакта "Яблоко" фиркасенең Татарстандагы бүлекчәсе башлыгы Руслан Зиннәтуллинга сылтама белән "КоммерсантЪ" яза.

Зиннәтуллин басмага Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Җәмәгать тәртибен саклау бүлеге җитәкчесе Александр Царевский имзалаган шундый документ алуы турында хәбәр иткән. Аның фикеренчә, полициянең активлыгы 25 ноябрьдә Казан мэриясе янында QR-кодларга каршы митинг үткәрергә ниятләүләре турындагы хәбәрләр белән бәйле. Бу хәбәрләр социаль челтәрләрдә чыккан иде.

Шул ук вакытта КПРФның Казандагы вәкилләре "Idel.Реалии"га мэриянең пикет үткәрергә рөхсәт бирмәве турында сөйләгән.

Кисәтү хатында әйтелгәнчә, чарага кадәр 10-15 көн кала гариза бирергә кирәк. Коронавирус пандемиясе сәбәпле, Татарстан хакимияте 30 октябрьдән "гражданнар катнашында киңкүләм чаралар уздыру тыела" дигән карар кабул иткән иде.

  • 11 октябрьдән Татарстанда кафе, ресторан, фитнес үзәк һәм башка күңел ачу урыннарына QR-кодлар белән генә кереп була.
  • 15 ноябрьдән QR-кодлар театр, кинотеатр, цирк, концерт заллары, рәсми физкультура һәм рәсми спорт, мәдәният чараларына кергәндә дә кирәк.
  • 22 ноябрьдән Татарстанда вакцина QR-коды яки сертификаты булмаганнарга җәмәгать транспортында йөрергә ярамый. Татарстан — Русиядә мондый кырыс чаралар керткән беренче төбәк.
  • Казан федераль университетында да студентлар өчен QR-кодлар системын кертү документлары әзерләнә. 1 гыйнвардан студентлар университет биналарына QR-код белән генә керә алачак, дип көтелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG