Accessibility links

Кайнар хәбәр

1 гыйнвардан студентлар Казан университетына QR-код белән генә керә алачак


Казан университетының төп бинасы
Казан университетының төп бинасы

QR-кодлар системы башта Уникс спорт-күңел ачу бинасы өчен кертеләчәк дип көтелә.

Казан федераль университетында студентлар өчен QR-кодлар системын кертү документлары әзерләнә. 1 гыйнвардан студентлар университет биналарына QR-код белән генә керә алачак, дип көтелә. Моның хакта университет ректоры Илшат Гафуров белдерде.

— Без хәзер [документлар] әзерлибез. Барысы да штабның документларына күрә. Башта [QR-кодларны] гомуми урыннар өчен кертәчәкбез. Беренче чиратта, Уникс өчен. Аннары уку биналары өчен. Бүген бу эшне инде башладык, — дип белдерде Гафуров.

Аның сүзләренчә, QR-код системы республика оператив штабы билгеләгән вакытта керәчәк. Бу систем 1 гыйнварга керер дип уйлыйм, диде университет ректоры.

Ноябрь башындагы "ял көннәре"ннән соң Казан университеты үзенең элекке эш режимына кайтты. Уку елы башыннан бер академик төркемнән күбрәк булган лекцияләр дистант рәвешендә уза. Калган дәресләр университетта үткәрелә.

Университетларга QR-кодлар белән генә кертү тәкъдимен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ясаган иде. Ул югары уку йортлары җитәкчеләренә 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне биналарга QR-код яки вакцина ясату тыелуы турында медицина белешмәсе белән генә кертергә киңәш итте.

Моннан тыш Татарстанда бөтен җәмәгать транспортында коронавируска каршы вакцина ясату турындагы QR-код белән генә йөрү таләбе кертелә. Яңа чикләүләр 22 ноябрьдән гамәлгә керәчәк дип көтелә. Җәмәгать транспортында QR-кодларны кондукторлар тикшерәчәк дип хәбәр ителде. Кешеләр ике төрле QR-код күрсәтеп кенә анда йөри алачак:

  • Вакцина яки COVID-19 белән авыру турында "Госуслуги" порталы аша алынган QR-код;
  • Вакцина ясату тыелуы турында медицина белешмәсе турында күрсәтүче QR-код. Хәзерге вакытта Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы республика халкына бердәм код әзерли.

11 октябрьдән Татарстанда кафе, ресторан, фитнес үзәк һәм башка күңел ачу урыннарына QR-кодлар белән генә кереп була. Хезмәт күрсәтү өлкәсенә өстәмә чикләүләр кертелде. Вакцина ясатмаган һәм соңгы алты айда авырмаган 65 яшьтән өлкән кешеләр өчен мәҗбүри изоляция булырга тиеш.

Моннан тыш 11 октябрьдән республикада мәҗбүри вакцина ясау кертелде. Аерым алганда, мәҗбүри вакцинаны 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, медицина, мәгариф, социаль, җәмәгать транспорты, энергетика, сәнәгать, төзелеш, авыл хуҗалыгы, хокук саклау өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр ясатырга тиеш. 9 ноябрьдән вакцинаның беренче компонентын ясатмаган кешеләр эштән читләштерелергә тиеш.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG