Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда җәмәгать транспортында QR-кодларны кондукторлар тикшерәчәк


Казан эчендә йөрүче автобус
Казан эчендә йөрүче автобус

Транспорт карталарын томалауны. Алга таба аларны вакцина ясаткан кешеләр куллана алачак.

Татарстанда җәмәгать транспортында йөрүчеләрдән QR-кодны ничек тикшерәчәкләре турында ачыклык керде. Әлеге вазифа тулысынча кондуктор карамагында булачак. Бу хакта 12 ноябрьдә Татарстан транспорт министры урынбасары Андрей Егоров матбугат очрашуында сөйләде.

"Беркем дә беркемне урамда тотмаячак. Кондуктор билет бирер алдыннан кешенең QR-кодын тикшерәчәк. Әгәр кешенең коды булмаса, ул транспорттан чыгарга тиеш булачак", диде ул.

Җәмәгать транспортында QR-код белән йөрү таләбе 22 ноябрьдән гамәлгә керәчәк. Әлеге чикләүләр төбәкара транспортка һәм таксига кагылмый.

Татарстанда 60 яшьтән өлкәнрәкләрнең транспорт карталары туктатып торалар. Алга таба әлеге карталарны вакцина узган кешеләр куллана алачак. Хәзер Татарстан рәсмиләре транспорт карталарын "Госуслуги" порталы белән синхронлаштыру эшен башлаган.

"Базаны синхронлаштыру белән дигитал үсеш министрлыгы һәм сәламәтлек саклау министрлыгы шөгыльләнә. Сәламәтлек саклау министрлыгының үз базасы, "Госуслуги"да вакцина ясатучыларның һәм авырган кешеләрнең исемлеге бар. Шуңа нигезләнеп, Татарстан транспорт операторлары кайсы кешеләрнең карталарын томалауны хәл итәчәк. Бүген ташламалы картага ия булучыларның 30 проценты җәмәгать транспортында актив йөри", диде ул.

22 ноябрьдән Татарстанда бөтен җәмәгать транспортында коронавируска каршы вакцина ясату турындагы QR-код яки вакцина ясату тыелуы турында медицина белешмәсе белән генә йөрү таләбе кертелә. Бу тәкъдим белән бер атна элек Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов чыккан иде.

11 октябрьдән Татарстанда кафе, ресторан, фитнес үзәк һәм башка күңел ачу урыннарына QR-кодлар белән генә кереп була. Хезмәт күрсәтү өлкәсенә өстәмә чикләүләр кертелде. Вакцина ясатмаган һәм соңгы алты айда авырмаган 65 яшьтән өлкән кешеләр өчен мәҗбүри изоляция булырга тиеш.

Моннан тыш 11 октябрьдән республикада мәҗбүри вакцина ясау кертелде. Аерым алганда, мәҗбүри вакцинаны 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, медицина, мәгариф, социаль, җәмәгать транспорты, энергетика, сәнәгать, төзелеш, авыл хуҗалыгы, хокук саклау өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр ясатырга тиеш. 9 ноябрьдән вакцинаның беренче компонентын ясатмаган кешеләр эштән читләштерелергә тиеш.

Рәсми саннарга караганда, узган тәүлектә Татарстанда 250 кеше коронавирус йоктырган. Пандемия башыннан республикада 1099 кеше үлде.

Бүгенгә Татарстанда 1 млн 776 мең кеше вакцина ясаткан. Бу 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең 54 проценты прививка кадаткан дигән сүз.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG