Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан җәмәгать транспортында QR-код белән генә йөрү таләбе кертелә


Казанда автобус тукталышы (архив фотосы)
Казанда автобус тукталышы (архив фотосы)

Әлеге тәкъдим белән Татарстан хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республика президенты Рөстәм Миңнеханов чыккан иде.

Татарстанда бөтен җәмәгать транспортында коронавируска каршы вакцина ясату турындагы QR-код яки вакцина ясату тыелуы турында медицина белешмәсе белән генә йөрү таләбе кертелә. Бу хакта Татарстанның коронавируска каршы оператив штабында хәбәр иттеләр. Яңа системның форматын республика вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчелегендә эшче төркем әзерләгән.

Яңа чикләүләр шәһәр, шәһәрара һәм районара транспортларына кагыла. Кешеләр ике төрле QR-код күрсәтеп кенә анда йөри алачак:

  • Вакцина яки COVID-19 белән авыру турында "Госуслуги" порталы аша алынган QR-код;
  • Вакцина ясату тыелуы турында медицина белешмәсе турында күрсәтүче QR-код. Хәзерге вакытта Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы республика халкына бердәм код әзерли.

"Рөстәм Миңнеханов электрон QR-код кына түгел, кәгазь нөсхәсен куллану мөмкинлегенә дә игътибар итте. Әлеге белешмә кәгазен күпфункцияле үзәкләрдә бирәләр. Бу кешеләр өчен җәмәгать транспортында йөрү кыенлыклар тудырмаска тиеш", диелә оперштабта.

Татарстан президенты карары белән юлчылар ташучы оешмаларга QR-кодны тикшерү өчен техник әсбап алырга субсидия бирелергә мөмкин. Шулай ук җәмәгать транспортында халык саны һәм керем кимегән очракта, дәүләттән ярдәм каралачак.

Кешеләрнең QR-код булу-булмавын пассажир ташучылар үзләре тикшерергә тиеш булачак.

Хәзер Татарстан QR-код системын шәһәрара тимер юл һәм очышларга да кертергә тәкъдим итә. РЖД һәм Росавиация оешмаларына мөрәҗәгать әзерләнгән диелә. Чара 22 ноябрьдән кертелер дип көтелә.

Оператив штаб карары әлегә интернетта чыкмады. QR-кодларның кайчаннан башлап кертелүе әйтелмәде.

Элегрәк бу тәкъдим белән Татарстан хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республика президенты Рөстәм Миңнеханов чыккан иде.

Президент 22 ноябрьдән вакцинасы булмаган 60 яшьтән олырак кешеләрнең транспорт карталарын туктатып торырга да тәкъдим итте.

— Коронавирустан үлүчеләрнең 85%ы – өлкән яшьтәгеләр. Бу бик зур сан, аларга әле яшисе дә яшисе. Кемдер вакцина кадатмаган, кемдер аны соң ясаткан һәм антитәнчекләр әле барлыкка килмәгән. Бу – статистика. Мине тәнкыйтьли алалалар, тик без чаралар күрәчәкбез. Безнең башка юлыбыз юк, — диде Миңнеханов.

11 октябрьдән Татарстанда кафе, ресторан, фитнес үзәк һәм башка күңел ачу урыннарына QR-кодлар белән генә кереп була. Хезмәт күрсәтү өлкәсенә өстәмә чикләүләр кертелде. Вакцина ясатмаган һәм соңгы алты айда авырмаган 65 яшьтән өлкән кешеләр өчен мәҗбүри изоляция булырга тиеш.

Моннан тыш 11 октябрьдән республикада мәҗбүри вакцина ясау кертелде. Аерым алганда, мәҗбүри вакцинаны 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, медицина, мәгариф, социаль, җәмәгать транспорты, энергетика, сәнәгать, төзелеш, авыл хуҗалыгы, хокук саклау өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр ясатырга тиеш. 9 ноябрьдән вакцинаның беренче компонентын ясатмаган кешеләр эштән читләштерелергә тиеш.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG