Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә очкычлар һәм поездларда мәҗбүри QR-кодлар кертелергә мөмкин


Чикләүләр 2022 елның июненә кадәр дәвам итәргә мөмкин. 

Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы транспортны куллану, кафе һәм кибетләргә керү өчен вакцинация QR-кодын таләп итү турында канун өлгесе әзерли. Моның хакта штаб журналистларга хәбәр итте.

Канун өлгесен оператив штаб хөкүмәт вәкилләре белән әзерли. Алар Русия дәүләт думасына кертелгәч, аерым хәбәр ителәчәк һәм аңлатма ясалачак диелә.

Моңарчы берничә медиа чарасы хөкүмәттә мәҗбүри QR-кодлар турында ике канун өлгесе әзерләнүен хәбәр итте. Вакцина булуы яки соңгы ярты елда ковид белән авыруны раслаган QR-кодлар очкычларда һәм поездларда, төрле җәмәгать урыннарында таләп ителәчәк, дип яза медиа чаралары. Бу чикләүләр 2022 елның июненә кадәр дәвам итәргә мөмкин.

Русия хөкүмәте киңәшмәсендә вице-премьер Татьяна Голикова коронавирус белән көрәшү өчен илдә күмәк иммунитет 80% дәрәҗәсенә җитәргә тиеш дип белдерде. Хәзергә бу күрсәткечне ул 48,4% дип бәяләде.

Җәмәгать транспортында QR-код белән генә йөрү таләбе Татарстанда да кертелә. Мондый тәкъдим белән республика президенты Рөстәм Миңнеханов чыккан иде. 11 октябрьдән Татарстанда кафе, ресторан, фитнес үзәк һәм башка күңел ачу урыннарына QR-кодлар белән генә кереп була. Хезмәт күрсәтү өлкәсенә өстәмә чикләүләр кертелде. Вакцина ясатмаган һәм соңгы алты айда авырмаган 65 яшьтән өлкән кешеләр өчен мәҗбүри изоляция булырга тиеш.

Моннан тыш 11 октябрьдән республикада мәҗбүри вакцина ясау кертелде. Аерым алганда, мәҗбүри вакцинаны 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, медицина, мәгариф, социаль, җәмәгать транспорты, энергетика, сәнәгать, төзелеш, авыл хуҗалыгы, хокук саклау өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр ясатырга тиеш. 9 ноябрьдән вакцинаның беренче компонентын ясатмаган кешеләр эштән читләштерелергә тиеш.

Казанда коронавирустан күмәк иммунитет 54 процент дәрәҗәсенә җиткән, дип белдерде Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков. Ул Казанда эпидемиологик вазгыять киеренке булып кала диде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG