Accessibility links

Кайнар хәбәр

QR-кодлар турындагы канун өлгесе думада 16 декабрьдә каралырга мөмкин


Канун өлгеләрен Русия думасында карау алдыннан парламентның түбән пулаты рәисе Вячеслав Володин  Telegram-каналында хөкүмәтнең QR-кодлар кертү инициативасы турында "төрле яклап фикер алышырга" тәкъдим итте. Аның язмасына кимендә 250 мең кеше фикерен белдергән, нигездә бу тискәре фикерләр.

Хөкүмәтнең җәмәгать урыннарында һәм транспортта QR-кодлар куллану турындагы канун өлгеләре Русия Думасында беренче укылышта 16 декабрьдә каралырга мөмкин.

24 ноябрь кичендә Русия парламентының түбән пулаты сайтында Утырышлар календаре белән әлеге карар өлгесе чыкты. 24 ноябрь иртәсендә чыккан планда бу канун өлгеләре юк иде.

12 ноябрьдә хөкүмәт Русия думасына җәмәгать урыннарында һәм транспортта вакцина ясату, яки коронавирус белән авыру турындагы QR-кодларны мәҗбүри куллану турында ике канун өлгесе керткән иде.

Алар беренче чиратта кабул ителер дип көтелде, әмма соңрак документлар бәяләмәләр алу өчен төбәкләргә, Иҗтимагый пулатка, Хисап пулатына һәм Федерация шурасына юлланды.

Канун өлгеләре җәмгыятьтә тискәре кайтавазлар уятты, кайбер шәһәрләрдә каршылык чарлары узды. "Медуза" (Русиядә "ят агент" дип танылды) хәбәр итүенчә, QR-кодлар кертү турындагы канун өлгесен карауны хөкүмәттәге фикер каршылыгы аркасында бер айга кичектергәннәр.

Протест чаралары булу сәбәпле әлеге канун өлгеләрендәге QR-код сүзен "сәламәтлек паспорты" яки башка сүзгә дә алыштырырга мөмкиннәр дип яза "Медуза.

QR-кодларны җәмәгать урыннарында куллануны Русиянең күпчелек төбәкләрендә мәҗбүри керттеләр инде. Татарстанда ул җәмәгать транспорты өчен дә кертелде.

Канун өлгеләрен Русия думасында карау алдыннан парламентның түбән пулаты рәисе Вячеслав Володин Telegram-каналында хөкүмәтнең QR-кодлар кертү инициативасы турында "төрле яклап фикер алышырга" тәкъдим итте. Аның бу язмасы астында һәр теләгән кеше фикерен язып калдыра ала. Володин посты астында QR-код һәм вакцина ясатуга каршы булучылар һәм моны хуплаучылар арасында чын көрәш башланды. Кимендә 250 мең кеше фикерен белдергән, нигездә бу тискәре фикерләр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG