Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: дөньяда һәр дүртенче хатын-кыз гаиләсендә кыерсытылудан куркып яши


БМО әзерләгән хисапта әйтелгәнчә, пандемия башланганнан соң хатын-кызларга карата көч куллану очраклары ешайган.

Коронавирус пандемиясе көндәлек тормышта хатын-кызларга карата көч кулланулар артуына китергән.

Бу хакта ел саен 25 ноябрьдә билгеләнә торган Халыкара көч куллануны булдыраму көне алдыннан БМО чыгарган яңа хисапта әйтелгән. Ул 13 илдә яшәүче хатын-кызлар арасында уздырылган сораштыруга нигезләнгән.

Сораштыруда катнашкан һәр икенче хатын кыз үзенә яки яхшы танышына карата гаилә әгъзаларының рәхимсезлек күрсәткәне булуын таныган.

Сораштыруга күрә, дөньяда һәр дүртенче хатын-кыз гаиләсендә кыерсытылудан куркып яши. Аларга партнерлары яки гаиләләренең башка әгъзалары җенси һәм физик көч куллана, диелә.

Шулай ук хатын кызларның 40 проценты пандемия башланганнан соң үзен урамда имин хис итмәвен әйткән. Биш хатын-кызның өчесе җәмәгать урыннарында җенси бәйләнүләр белән каршылашуын белдергән.

"Сиңа нәрсә кирәген үзем беләм". Гаиләдә абьюз ничек башлана?
please wait

No media source currently available

0:00 0:43:20 0:00

25 ноябрьдә Азатлыкта чыккан "Татарча подкаст"ның чираттагысы гаиләдә хатын-кызларга карата көч куллануларга багышланды. Анда Чаллыдан Гөлшат Сабирова үз тарихын сөйләде. Ул ире тарафыннан башта финанс, психологик басымга дучар булган. Әнисе һәм балалары янында аңа кул күтәрүгә җиткәннән соң Гөлшат план кора һәм чыгып китә. Алдан фатир арендага ала, аерылышырга гариза бирә. Аның сүзләренчә, хатын-кыз абьюзны башта сизми: акча бирмәү, укытмау, эшкә җибәрмәүнең ниндидер басым икәнен аңлап бетерми. Ә инде аңлап алганда соң булырга мөмкин.

Подкастта шулай ук кыйналган хатын-кызларны, беренче чиратта, үзләрен гаепләп калдыру темасы да күтәрелде. Кыйналганнан, көчләнгәннән соң хастаханәгә барган очракта хәтта табиб та "кыска итәк кигән идеңме?", "исерткеч эчемлек эчкән идеңме?" дип сорарга мөмкин. Һәм бу хатын-кызны да тагын да йомылырга мәҗбүр итә.

Моннан тыш, Русиядә гаиләдә көч куллануга каршы канун булмау да абьюзерларның кулларын чишә. Бу канунга каршы булучылар аны думадан уздыруга юл куймады.

Подкастта кыерсытылуларга дучар булган хатыннарга барып сыеныр урыннар исемлеге дә бирелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG