Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехиядә COVID-19 арту сәбәпле гадәттән тыш хәл тәртибе кертелде


Милош Земан
Милош Земан

Күңел ачу урыннары 22.00 сәгатькә кадәр генә эшләячәк. Раштуа базарларының эшчәнлеге һәм урамнарда хәмер куллану тыела. Спорт чараларына һәм мәдәни чараларга мең кешегә кадәр генә керергә рөхсәт ителәчәк.   

Коронавирус белән бәйле вазгыять начараю сәбәпле, Чехия хакимияте илдә гадәттән тыш хәл кертелүе турында игълан иткән.

Ул 26 ноябрьдә гамәлгә керәчәк һәм 30 көн дәвам итәчәк. Әлеге чара киләчәктә хакимиятләргә чикләүләр кертергә мөмкинлек бирәчәк, канунга яраклы, гадәттән тыш хәл тәртибе булмаганда, аларны кертә алмыйлар.

Чехиянең министрлар кабинеты ашыгыч утырышта җомга киченнән гамәлгә керәчәк чикләүләрне дә хуплаган. Өлешчә алганда, рестораннар, клублар, дискотекалар һәм башка күңел ачу урыннары 22.00 сәгатькә кадәр генә эшләргә тиеш. Раштуа базарларының эшчәнлеге һәм урамнарда хәмер куллану тыела. Спорт чараларына һәм мәдәни чараларга мең кешегә кадәр генә керергә рөхсәт ителәчәк.

Моннан тыш, пәнҗешәмбе көнне илнең президенты Милош Земанның коронавирус йоктыруы билгеле булды. Хроник авыруыннан ай ярым дәваланганнан соң, аны шул көнне генә хастаханәдән чыгарганнар иде. Нәтиҗәдә, 77 яшендәге сәясәтче янә хастаханәгә кайта.

Бу атнаның сишәмбесендә Чехиядә коронавирусны бер тәүлектә 25 мең кеше йоктыруы ачыкланды, бу пандемия башыннан бирле иң зур күрсәткеч.

Ил хастаханәләрендә хәзер коронавирус йоктырган якынча алты мең авыру дәвалана, аларның 850се интенсив терапия палаталарында ята.

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматына күрә, авыр хәлдә яткан пациентларның 70 проценты - COVID-19дан вакцина ясатмаучылар.

Алданрак Чехиядә коронавируска каршы вакцина ясатуы яки аның белән авыруы турындагы сертификаты булмаучыларга гомуми туклану урыннарына, кино, чәчтарашханә, спорт залларына һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендәге башка урыннарга керү тыелган иде.

Чехиядә хәзерге вакытта халыкның 58,5 проценты тулысынча вакциналанган, бу Европа берлегендәге уртача күрсәткечтән (65,8 процент) түбәнрәк.

Сәламәтлек саклау министры Адам Войтех әйтүенчә, көн саен авыруны йоктыру һәм һоспитальләргә китерелү очраклары, мөгаен тагын да артачак. Әмма ил хөкүмәте игълан ителгән чаралар ярдәме белән, яңа чикләүләр кертергә кирәк булмас дип өметләнә.

Reuters язуынча, коронавирус йоктыру дәрәҗәсе ягыннан Словакия һәм Австриядән соң, Чехия өченче урында тора. Словакия һәм Австрия хакимиятләре локдауннар керткән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG