Accessibility links

Кайнар хәбәр

Африканың көньягында коронавирусның куркыныч булырга мөмкин яңа штаммы табылган


Галимнәр әйтүенчә күпсанлы мутацияләр аркасында ул тизрәк таралырга һәм иммунитет каршылыгына бирешмәскә мөмкин.

Бу штамм гамәлдәге вакциналарга бирешмәскә мөмкин дигән шөбһәләнү бар.

26 ноябрьдә Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы (WHO) җитәкчелеге Африканың көньягында коронавирусның яңа штаммы - SARS-CoV-2 табылу сәбәпле ашыгыч киңәшмә уздырачак, ул белгечләрдә шөбһәләнү уяткан.

Кайбер белгечләр B.1.1.529 штаммы башкалары белән, шул исәптән дельта белән чагыштырганда да куркынычрак булырга мөмкин дип саный, чөнки ул күпсанлы мутацияләргә дучар булган.

Галимнәр әйтүенчә бу мутацияләр аркасында ул тизрәк таралырга һәм иммунитет каршылыгына бирешмәскә мөмкин.

Бу штамм белән гамәлдәге вакциналар көрәшә алмас дигән шөбһәләнү бар.

Яңа штамм турындагы хәбәрләр аркасында Британия Көньяк Африка республикасына, шулай ук аңа чиктәш илләргә очышларны туктаткан. Сингапур һәм Израиль дә шундый ук карарлар кабул иткән.

Әлегә Африкада, Ботсванада яңа штамм йоктыруның йөзләгән очраклары расланган. Шулай ук Африкада булып кайткан Гонконг сәяхәтчесендә дә яңа штамм табылган.

Белгечләр әйтүенчә, кайбер районнарда яңа штамм киң таралыш алган "дельта"ны нибары берничә көн эчендә кысрыклап чыгарган.

WHO-да әйтүләренчә, әлегә яңа штамм турында мәгълүмат аз, шуңа күрә ул коронавирусның башка төрләренә караганда тизрәк тарала, вакцинага бирешми яки чирнең авыр узуына китерә дип төгәл әйтеп булмый.

Яңа штамм турында килгән хәбәрләр белән беррәттән Европаның күпчелек илләрендә коронавируска бәйле вазгыять тә начарая. Кайбер илләр кешеләр арасында элемтәне киметү өчен локдауннар яки башка кырыс чаралар кертте. Күпчелек илләрдә, шул исәптән Германиядә һәр көн диярлек авыруны йоктыручыларның иң зур күрсәткечләре теркәлә. Шулай да, үлүчеләр саны узган елның көзе һәм кышы белән чагыштырганда, азрак.

Рәсми саннарга күрә Русиядә соңгы көннәрдә коронавирус йоктыру очраклары кими, үлем-китем тотрыклы кала – тәүлегенә 1200дән артык очрак теркәлә. Күпчелек төбәкләрдә җәмәгать урыннарына вакцина ясатмаучылар яки коронавирус белән авырмаучыларны кертүгә кагылышлы чикләүләр гамәлдә. Хакимиятләр QR-кодларны бөтен ил эчендә гамәлгә кертү турында фикер алыша.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG