Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айрат Сибагатуллин Казан кирмәне музее мөдире вазифасыннан янә ТНВга киткән


Айрат Сибагатуллин
Айрат Сибагатуллин

Музей җитәкчесе вазифасына хәзер Универсиада авылы мэры булып торучы, 33 яшьлек Илнур Рәхимов киләчәк дигән хәбәрләр бар.

Татарстанның элекеге мәдәният министры Айрат Сибагатуллин "Казан кирмәне" музей-тыюлыгы мөдире вазифасыннан китә. Моны Азатлыкка мәдәният министрлыгында расладылар.

Әлегә музейның рәсми сайтында мөдир вазифаларын башкаручы буларак Азат Нәҗипов күрсәтелгән. Ул моңа кадәр мөдирнең реставрация һәм агымдагы төзекләндерү эшләре урынбасары булып торган иде. Ләкин, мәдәният министрлыгында белдерүләренчә, Нәҗипов "Казан кирмәне" музей-тыюлыгын вакытлыча җитәкли.

Азатлыкка билгеле булганча, Айрат Сибагатуллин мөдир вазифасыннан үз теләге белән киткән.

Медиалар музей җитәкчесе вазифасына хәзер Универсиада авылы мэры булып торучы, 33 яшьлек Илнур Рәхимов киләчәк дип хәбәр итә. Ләкин бу мәгълүмат әлегә рәсми расланмаган.

Рәхимов татар-төрек лицеен һәм Казан федераль университетының халыкара мөнәсәбәтләр бүлеген тәмамлаган. Татарстанның спорт министрлыгында эшләгән, "Спорт проектлары башкарма дирекциясе"нең аккредитация демартаменты җитәкчесе булган. 2015 елдан Универсиада авылының мэры булып тора.

Айрат Сибагатуллин Казан кирмәне музей-тыюлыгын 2020 елдан бирле җитәкләде. 2012-2018 елларда Сибагатуллин Татарстан мәдәният министры булып эшләде. 2018 елның апрелендә "Татарстан-Яңа гасыр" телерадиоширкәтенең башкарма мөдире итеп куелган иде.

Хәзер ул кире ТНВга эшкә кайта. Кайбер мәгълүматларга караганда, ул анда кино департаментын җитәкләячәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG