Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Аналар көне уңаеннан туган телне саклау турында ялгыз пикет узды


Фәнүзә Галимова
Фәнүзә Галимова

28 ноябрь Русиядә Аналар көне. Шул көн уңаеннан Башкортстан татар иҗтимагый үзәге ялгыз пикет уздырды. 

ТИҮ әгъзасы Фәнүзә Галимова Тукай мәйданында "Туган тел белү –анадан!" дигән шигарь күтәреп торды. Аның фикеренчә, туган тел бакчаларда, мәктәпләрдә укытылмаган очракта да, аны гаиләдә саклап калып була.

"Баланың кем булып үсүе иң тәүдә әнисенә бәйле. Ул тумас элгәре карында анасының телен, җырларын, милли көйләр ишетә. Дөньяга килгәч, анасы ярдәмендә туган телдә теле ачыла. Туган телдә балалар бакчасы булмаса да, урыс мәктәбендә укыса да, гаиләдә аралашу туган телдә барса, бала ул телне өйрәнми калмый", диде ул Азатлыкка.

Шул ук вакытта үзе башлангыч мәктәптә барлык фәннәрне дә татар телендә укыган.

"Без өйдә һәрвакыт туган телдә сөйләштек. Биш бала үстек, барыбыз да туган телне өйрәндек. Мин Уфадагы 22нче мәктәптә укыдым, анда башлангыч сыйныфлардагы барлык фәннәр дә татар телендә укытылды. Гаиләдә бишебез дә милләттәшләребез белән гаилә кордык. Мин ирем белән ике кыз үстердем, алар чит илләргә чыгып китте, оныкларымны берничә елга бер тапкыр гына күрә алам. Кызганыч, аларны тәрбияләүдә катнаша алмыйм.

Бездә мәктәпләрдә нинди телдә укыту ата-аналарның теләгеннән тора. Бердәм дәүләт имтиханы дип күпчелек урыс телен сайлый. Аналар туган телне укытуда үҗәтлек, ныкышмалык күрсәтми, баланың теле "бозылмасын" дип өйдә дә урысча сөйләшәләр. Туган телнең югалуында ананың өлеше зур. Шуңа мин нәкъ аналар көнендә моны искә төшерергә дип чыктым. Туган телне балаларга, оныкларга тапшырыйк! Ул безнең иң зур байлыгыбыз!" диде ялгыз пикетта торучы 80 яшен тутырган Фәнүзә Галимова.

Русиядә милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе 2017 елның җәендә Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң кискенләште. Шул ук елның көзендә Русия прокуратурасы Татарстан мәктәпләрен тикшерә башлады, мәктәп мөдирләре белән аерым сөйләшүләр үткәрде. Шуннан соң милли телләр ихтыяри, бары тик "туган тел" дәресе кысаларында гына укытыла башлады. 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.

2020-2021 уку елында татар теле һәм әдәбиятын Татарстан укучыларының 65 проценты өйрәнгән. Республика мәгариф системында 3525 туган тел (урыс теле түгел) һәм әдәбият укытучысы эшли, шуларның 3,4 меңе – татар теле мөгаллиме.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG