Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Листвяжная"дагы казадан соң Кузбасс шахталарында 449 хилафлык табылган 


"Листвяжная" шахтасында
"Листвяжная" шахтасында

Кайбер шахталарда эвакуация юллары җиһазландырылмаган, эвакуация юллары планда күрсәтелгәнчә булмаган, электр үткәргечләр төзек түгеллеге ачыкланган. Эшчеләргә иминлек техникасы турында инструктажлар уздырылмаган, алар шәхси саклану чаралары һәм махсус киемнәр белән тәэмин ителмәгән. 

"Листвяжная" шахтасындагы булган һәлакәттән соң башланган тикшерү барышында Баш прокуратура Кузбасс шахталарында канун бозуның 449 очрагын ачыклаган.

Тикшерүләр 31 шахтада узган. Административ хокук бозулар турында 180 эш ачылган, ваемсызлык турында бер җинаять эше кузгатылган.
Кимчелекләр, беренче чиратта иминлек һәм янгын иминлеген тәэмин итү җиһазларына белән бәйле. Мәсәлән, кайбер шахталарда эвакуация юллары җиһазландырылмаган, эвакуация юллары планда күрсәтелгәнчә булмаган, электр үткәргечләр төзек түгеллеге ачыкланган. Хезмәтне саклау өлкәсендә дә кимчелекләр ачыкланган: иминлек техникасы турында инструктажлар уздырылмаган, эшчеләр шәхси саклану чаралары һәм махсус киемнәр белән тәэмин ителмәгән, диелә Баш прокуратура хәбәрендә.

25 ноябрь иртәсендә Кемерово өлкәсенең Белов шәһәрендәге "Листвяжная" шахтасында шартлау булды һәм янгын чыкты. Нәтиҗәдә 51 кеше, шул исәптән биш коткаручы үлде. 70тән артык кеше имгәнде, аларның 64-е хастаханәләргә урнаштырылды.


29 ноябрьдән "Листвяжная" шахтасы һәлак булучыларның гаиләләренә түләүләр бирә башлаячак. Уртача алганда һәр гаиләгә алтышар миллион сум акча биреләчәк, дип хәбәр ителә. Беренчел исәпләүләргә күрә, үз өсләренә алган бу бурычлары өчен шахта хуҗалары 300 миллион сумнан артык акча бүлеп бирәчәк.

Һәлак булучыларның гаиләләренә фатирлар сатып алачаклар яки хәзерге торак шартлары нинди булуга карамастан, торак мәйданын арттырачаклар. Һәлак булучыларның балаларын югары уку йортында укытуны түләячәкләр, гаиләләрнең гамәлдәге кредитларын каплаячаклар.

Беренчел фаразга күрә, шахтачылар һәм тау коткаручылары метан шартлау сәбәпле һәм аның нәтиҗәләре аркасында һәлак булган.

Һәлакәттә имгәнүчеләрнең туганнары әйтүенчә, соңгы елларда "Листвяжная" шахтасында дистәләрчә кимчелек ачыкланган, әмма оешма җитәкчелеге аларны бетермәгән, шахтачыларны гомер өчен куркыныч шартларда эшләргә мәҗбүр иткәннәр.

Шахтачылар әйтүенчә, "Листвяжная" җитәкчеләре даими рәвештә датчикларны каплаган, шул рәвешле оешмада метан концентрациясенең чын дәрәҗәсен яшергәннәр. Ростехнадзор мәгълүматына күрә, 2021 елда "Листвяжная" шахтасында 127 тикшерү узган, 914 кимчелек ачыклануы аркасында аның эшчәнлеген тугыз мәртәбә туктатып торганнар. Һәлакәт булган җир асты юлында соңгы тикшерү, янәсе, фаҗига булыр алдыннан, 24 ноябрьдә узган. Тикшерү мәгълүматына күрә, чынлыкта күзәтүче оешмалар тикшерү уздырып тормый гына актлар төзегән булган.

Фаҗига турындагы эш нигезендә биш кеше – шахта мөдире, аның урынбасары, участок җитәкчесе һәм Ростехнадзорның ике инспекторы кулга алынган.

Алданрак Кемерово өлкәсе хакимиятләре төбәктә гадәттән тыш хәл тәртибе керткән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG