Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкның "тискәре мөнәсәбәте" аркасында QR-кодлы документның исемен үзгәртергә мөмкиннәр 


Кондуктор автобуста QR-код тикшерә
Кондуктор автобуста QR-код тикшерә

Аңа "сәламәтлек паспорты", "сәламәтлек сертификаты", "яшел паспорт" кебек исемнәр бирү турында фикер алышалар. 

"QR-код"терминын куллануны киметү өчен, Русия хакимиятләре коронавирустан вакциналану, сәламәтлеге сәбәпле вакцина ясатмау яки коронавирус белән авырган булу турындагы документның яңа исеме турында фикер алыша. Бу хакта, президент хакимиятенә һәм хөкүмәткә якын чыганакларына сылтама белән РБК хәбәр итә.

РБК әңгәмәдәшләре сүзләренчә, гражданнарның "нигездә тискәре мөнәсәбәте" аркасында, халык алдында QR-код терминын кулланмаска булганнар.

Хакимиятләр халыкның бу сүзгә тискәре мөнәсәбәттә булуын ничек ачыклавы билгеле түгел. Әмма мәҗбүри вакциналауга һәм җәмәгать урыннарындагы чикләүләргә каршы булучылар өчен "QR-код" сүзе, чынлап та, барлык чикләүләрнең синонимы кебек булды.

РБК чыганаклары әйтүенчә, QR-код – мәгълүматны тапшыру коралы гына, ә вакцина ясатканнар һәм авырганнарның документы башкача аталырга тиеш. "Сәламәтлек паспорты", "сәламәтлек сертификаты", "яшел паспорт" һәм башка вариантлар турында фикер алышалар. Белгечләр әйтүенчә, вакциналану турындагы QR-кодлы документлар күпчелек илләрдә, аерым алганда Европа берлегендә кулланыла, кагыйдә буларак, анда аларны "паспортлар", "яшел сертификатлар" дип атыйлар.

Күптән түгел Русия думасына кертелгән QR-кодлар куллану турындагы канун өлгеләрендә әлегә "документлар" дигән абстракт термин кулланыла, текстта әйтелгәнчә аларның "ике үлчәмле штрихлы коды (QR-коды) бар".

Әлегә канун өлгеләре турында төбәкләрдә фикер алышулар бара. Русия думасы аларны беренче укылышта, 16 декабрьдә карар дип көтелә. "Ведомости" язуынча, җәмәгать урыннарында һәм транспортта QR-кодлар куллану турындагы кануннарны быел кабул итмәячәкләр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG