Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәҗәп Эрдоган: "Төркия Мәскәү белән Киев арасындагы сөйләшүләрдә арадашчы булырга әзер" 


Рәҗәп Эрдоган һәм Владимир Путин
Рәҗәп Эрдоган һәм Владимир Путин

Төркия кырымтатарларның хәленә игътибарны җәлеп итеп, тынычлыкны тәэмин итү яклы, дигән Эрдоган 

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Ашхабадтагы Икътисади хезмәттәшлек оешмасының саммитында журналистларга Русия белән Украина мөнәсәбәтләрендәге киеренкелекне җайга салуга Төркия өлеш кертергә әзер, дип белдергән. Бу хакта Төркиянең "Анадолу" агентлыгы хәбәр итә.

Төркия лидеры сүзләренчә, моның өчен Әнкара Украина тарафы белән дә, Русия президенты Владимир Путин белән дә "элемтәләрне җайлаган".

"Украинадагы вазгыятькә карашыбыз бөтен кешегә билгеле. Төркия кырымтатарларның хәленә игътибарны җәлеп итеп, тынычлыкны тәэмин итү яклы. Без Русия белән бу мәсьәлә турында берничә мәртәбә фикер алыштык. Элемтәләр дәвам итә. Төбәк сугыш зонасына әйләнмәс һәм тынычлык урнашыр дип өметләнәбез. Әнкара процессларның уңай үсеш алуы яклы. Төркия арадашчылыкка әзер. Бу мәсьәлә турында ике як белән фикер алышырга әзер", дигән Эрдоган.

26 ноябрьдә матбугат очрашуында Владимир Зеленский Эрдоган аша Путинга Украинаның сәяси тоткыннары исемлеген тапшыруын хәбәр итте, Киев аларның азат ителүен таләп итә.

"Исемлек Төркиягә тапшырылды. Күптән түгел президент Эрдоган белән сөйләштем. Ул Русия президенты белән очрашты һәм исемлекләр элемтә төркемнәре дәрәҗәсендә Русия тарафына тапшырылды. Мин Эрдоганга рәхмәт әйтергә телим. Чөнки моны ул сорады, аеруча кырымтатарлар өчен сорады, чөнки бу аның өчен шәхси мәсьәлә. Русиядән җавап көтәбез, әмма әлегә җавап юк", дигән Зеленский.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Зеленский сүзләренә аңлатма бирүдән баш тартты.

Алданрак Кырымның мәгълүмат чаралары белән әңгәмәсендә Зеленский Русия тоткынлыгыннан Украинаның сәяси тоткыннарын, шул исәптән кырымларны азат итү процессын Кремльдә тоткарлауларын белдегән иде.

Украина Югары радасының кеше хокуклары вәкаләтле вәкиле Людмила Денисова әйтүенчә, Украина һәм Русия арасында тоткыннар белән алмашу хәзерге вакытта Русия хакимиятләренең карашлары аркасында тулысынча диярлек туктап калган.

Русиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров аннексияләнгән Кырымда кеше хокуклары бозылу турындагы сүзләрнең уйлап чыгарылган булуы турында берничә мәртәбә белдерде.

Кырымның Русия куйган башлыгы Сергей Аксенов әйтүенчә, Кырымда сәяси тоткыннар юк.

Шул ук вакытта соңгы вакытта Русия гаскәрләренең Украина белән чик янында туплануы аркасында вазгыять киеренкеләнергә мөмкин дигән хәбәрләр бар. Бу хакта шул исәптән Көнбатышта да хәбәр итәләр.

Узган атнада Bloomberg мәгълүмат агентлыгы Америка күзләвенә сылтама белән, Русиянең үз гаскәрләрен актив рәвештә Кырымга күчерүен хәбәр иткән иде.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG