Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" яшьләре Татарстан байрагы көнендә әләмнәр таратты


Татарстан әләмен таратучылар
Татарстан әләмен таратучылар

"Азатлык" татар яшьләре берлеге лидеры Наил Нәбиуллин сүзләренчә, Татарстан әләмен тарату әлеге көнне искә төшерергә, кешеләрдә милли үзаң үстерүгә ярдәм итә.

29 ноябрьдә "Азатлык"татар яшьләре берлеге активистлары Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камада Татарстан байрагы көненә багышланган чаралар оештырган. Тулаем алганда биш мең татар байраклары таратылган.
Берлек рәисе Наил Нәбиуллин әйтүенчә, моның максаты – моннан 30 ел элек Татарстанның рәсми байрагы кабул ителгән тарихи көнне искә төшерү һәм татарларда милли үзаңны ныгыту.

"Азатлык" татар яшьләр берлеге бу чараны якынча 7-8 ел оештыра.
Соңгы вакытта барган вакыйгаларны барыбыз да беләбез, халыкларның хокукларына тагын да ныграк басым башланды. Бездән президент исемен алырга телиләр, татар теле ихтыяри укытыла... Байрак көнен билгеләп узып, халкыбызның горурлыгын уята, бердәмлеген ныгыта алабыз. Бу чаралар алга таба да дәвам итәчәк әле", дип белдерде берлек рәисе Наил Нәбиуллин Азатлыкка.

29 ноябрьдә республиканың Дәүләт флагы көне билгеләнә. 1991 елда бу көнне әләм Татарстанның Югары шурасы карары белән расланган һәм Русиянең геральдика реестрына кертелгән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG