Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австриядә вакцина ясатудан баш тарткан өчен 7200 евро күләмендә штраф түләтергә ниятлиләр


Вена шәһәрендә
Вена шәһәрендә

Сәламәтлеге рөхсәт итмәүчеләргә, көмәнле хатын-кызларга һәм 12 яшькә кадәр булган балаларга гына вакцина ясатмау рөхсәт ителә

Австрия хакимиятләре COVID-19дан вакцина ясатудан баш тарткан өчен штраф кертергә ниятли диелә мәҗбүри вакциналау турындагы канун өлгесенең беренчел версиясендә. Канун өлгесен Die Presse газетасы чыгарды. Яңа чараларны 2022 елның февралендә кертергә мөмкиннәр.

Штрафның күләме – 3600 евро булачак яки дүрт айга иректән мәхрүм итәчәкләр.

Әгәр кеше хакимиятләрнең вакцина ясатырга кирәклеге турындагы белдерүен ике тапкыр игътибарга алмаса, штраф күләме күбрәк – 7200 евро булачак диелә.

Канун өлгесенә яраклы, Австриядә яшәгән барлык кешеләргә, шул исәптән вакытлыча яшәүгә рөхсәт алучыларга да вакцина ясату мәҗбүри булачак. Сәламәтлеге рөхсәт итмәүчеләргә, көмәнле хатын-кызларга һәм 12 яшькә кадәр булган балаларга гына вакцина ясатмау рөхсәт ителә.

Мәҗбүри вакциналау турындагы канун өлгесен рәсми рәвештә 6 декабрьдә тәкъдим итәргә ниятлиләр.

Австрия Европа берлегендә ватандашларын мәҗбүри вакциналау турында игълан иткән беренче ил булды, әлеге чара 2022 елның 1 февраленнән башланачак.

22 ноябрьдән Австриядә тулаем локдаун гамәлдә. Ул 20 көн дәвам итәр дип фаразлана.

Локдаун алдыннан игълан ителгән чикләүләргә каршы Венада протест чарасы узды, ул пандемия башыннан уздырылган иң зур каршылык чарасы булды. Хакимиятләр бәяләмәсенә күрә, шәһәр урамнарына якынча 35 мең кеше чыккан.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG