Accessibility links

Кайнар хәбәр

ОЗХО илләре Русияне Навальныйга карата химик корал куллануда янә тәнкыйтьләде


Алар Навальныйның "Новичок" белән агулануын күрсәткән бәйсез тикшерү нәтиҗәләренә "тулысынча ышануларын" белдергән.

"Химик коралны тыю оешмасының (ОЗХО) ил-әгъзалары 2020 елның 20 августында Русия Федерациясенең Алексей Навальныйга каршы химик агулаучы матдәне корал буларак куллануын иң кырыс рәвештә тәнкыйтьли. Без әлеге химик коралны куллануга борчылабыз". 29 ноябрьдә ОЗХО илләренең Конференциясендә кабул ителгән "Алексей Навальный турындагы уртак гариза" шундый сүзләр белән башланган. Аны 55 дәүләт имзалаган.

Гаризада Навальныйның кешенең нерв системын зарарлаучы "Новичок" белән агулануын күрсәткән бәйсез тикшерү нәтиҗәләренә "тулысынча ышанулары" искәртелгән.

Гаризаның авторлары шул ук "Новичок" матдәсе 2018 елда Британиядәге һөҗүмдә дә кулланылуын искәрткән. Сүз Сергей һәм Юлия Скрипальнең агулануы турында бара.

Нерв-паралитик матдә белән теләсә нинди агулау – химик корал куллану буларак классификацияләнә. Аны куллану халыкара стандартларга һәм нормаларга каршы килә диелгән гаризада.

ОЗХО әгъзалары Русияне әлеге һөҗүмнең барлык шартларын ачыктан-ачык һәм тулысынча ачыкларга өндәгән.

2021 елның 5 октябрендә ОЗХОның 45 әгъзасы Русия җитәкчелегенә Алексей Навальныйның агулану шартларын тикшерүгә бәйле сораулар юллаган иде.

Русия Федерациясенең ОЗХОга 7 октябрьдә килгән җавабында куелган сорауларга җаваплар юк, диелә 29 ноябрьдә чыккан гаризада.

ТАСС агентлыгы хәбәренә күрә, Русия Алексей Навальный тирәсендәге вазгыять турында Франция, Швеция, Британия һәм Германиядән җаваплар алуны дәвам итәргә ниятли.

Бу хактагы белдерү белән 29 ноябрьдә дәүләтләр конференциясендә ОЗХО каршындагы Русиянең даими вәкиле Александр Шульгин чыгыш ясаган.

Аның сүзләренчә "бу эшләрне сәясәтләштерү, провокацияләү билгеләре бар". "Без Франциядән, Швециядән, Британиядән һәм Германиядән җаваплар алуга ирешәчәкбез һәм бу болганчык вакыйгада дөреслек урнаштыру өчен барысын да эшләячәкбез" дип белдергән ул.

Шульгин әйтүенчә, санап үтелгән дәүләтләр Русия куйган сорауларга барыбер дә җавап бирмәгән. Аның сүзләренчә, Русиянең ил территориясендәге оешмада калган Навальный биоматериалларын бергәләп тикшерү турындагы тәкъдимен ОЗХО секретариаты кире каккан.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG