Accessibility links

Кайнар хәбәр

20 августта Алексей Навальныйны агулауга бер ел булды


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Навальный хәзер колониядә, аның тарафдарлары эзәрлекләнә.

20 августта Алексей Навальныйны агулауга бер ел була. Оппозиция сәясәтчесе Томскидан Мәскәүгә оча иде. Очкычта аның хәле начарланды. Пилот очкычны Омскида утыртты. Сәясәтчене мәрткә киткән хәлендә хастаханәгә салдылар.

Ике көннән аның туганнары Навальныйны чит ил клиникасына җибәрә алуга иреште. Ул дәваланырга Берлин клиникасына җибәрелде. Биредә Навальный организмында "Новичок" агуына охшаш агулау матдәсе табылды. "Новичок" Британиядә Русия күзләвенең элекке хезмәткәре Сергей Скрипаль һәм аның кызын агулауда кулланылган иде.

Европаның берничә бәйсез лабораториясе һәм Химик корал тыю оешмасы Навальныйның чынлап та "Новичок" төркеменә караган матдә белән агулануын раслады.

Bellingcat тикшерүе нәтиҗәләренә караганда, сүз Навальныйны үтерергә омтылу турында барган. Бу эштә Русия ФСБсы вәкилләре катнашкан дип фаразлый Bellingcat. Алексей Навальный әлеге агулау артында Русия президенты Владимир Путин шәхсән үзе тора дип саный. Кремльдә бөтен гаепләүләрне кире кагалар һәм агулау фактына да шик белдерәләр.

2021 елның 17 гыйнварында Навальный дәваланудан соң Русиягә кайтты. Аны Мәскәүнең Шереметьево һава аланында тоткарладылар. Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) оппозиция сәясәтчесе чит илгә китеп, "Ив Роше" эше нигезендә сынау мөддәтен бозган дип белдерде. Февральдә мәхкәмә шартлы хөкемне колония хөкеменә алыштырды.

Навальный кулга алынганнан соң Русиядә аны яклап зур протест чаралары узды. Полиция меңләгән кешене тоткарлады. Җинаять эшләре ачылды. Алар нигездә полициягә карата көч куллану турында. Берничә кеше ирекләреннән мәхрүм ителде.

Әлеге вакытта Навальный Владимир өлкәсенең Покров шәһәрендәге колониядә утыра. Анда ул барлыгы 2,8 ел уздырырга тиеш.

Колониядә сәясәтче "качып китү ихтималы" бар дип махсус исәптә тора. Аны бу исемлеккә "Матросская тишина" тикшерү изоляторы комиссясе керткән. Комиссия моны Навальныйның качарга нияте барлыгы турында ачыктан-ачык әйтүе белән аңлата. Оппозиционер бу сүзләрне шаяру иде ди.

Русия тышкы эшләр министрлыгы Навальныйга һөҗүм еллыгына махсус белдерү чыгарып, агулауны Русияне башка дөнья алдында начар яктан күрсәтү өчен алдан планлаштырылган провокация дип атады.

Министрлык Навальный анализларына агуны Германиядә генә салганнар дип саный. Омскида аның организмында бернинди дә агулау матдәләре табылмады диелә белдерүдә.

Тышкы эшләр министрлыгы шулай ук Германияне Мәскәү белән үзара бәйләнешләр мәсьәләсендә тәнкыйтьләде. Аерым алганда белдерүдә Берлин Русия Баш прокуратурасының сигез мөрәҗәгатен җавапсыз калдырды диелә.

Германия һәм гомумән Европа берлеге, АКШ һәм башка кайбер илләр Навальныйны агулау белән бәйле Русиянең берничә рәсми затына чикләүләр кертте. Әлеге илләр сүз Русиядә химик корал куллану турында бара дип саный. Алар оппозиционерга хөкем карары сәяси сәбәпләр белән чыгарылды ди һәм аны азат итәргә чакыра.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG