Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ростех" киңкүләм чуалышларны алдан фаразлаучы програм чыгармакчы


Програм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә чыккан язмаларны, "акыллы" камералар һәм башка чыганаклардан алынган мәгълүматларны анализлау ярдәмендә мондый вакыйгалар турында алдан белергә тиеш.

"Ростех" дәүләт корпорациясенә караган "Дәүләт мәгълүматлаштыру үзәге" 2022 елга төбәк һәм федераль хакимиятләренә киңкүләм чуалышларны фаразларга ярдәм итүче програм уйлап табачак, дип сөйләгән "Коммерсантъ" чыганагы.

Аның сүзләренчә, бу эшләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының "Имин шәһәр" ("Безопасный город") проекты кысаларында алып барыла.

"Имин шәһәр" проекты офисы җитәкчесе Андрей Мишурин програм уйлап табу турындагы мәгълүматны раслаган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында белдерүләренчә, програмның методика проекты килештерү өчен хакимият оешмаларына юлланган. "Коммерсантъ" алар белән танышкан. Киңкүләм тәртипсезлекләрнең мисаллары буларак анда 2016 елда Мәскәүнең Ховански зиратындагы сугышу, 2013 елда узган "Ставрополь – Кавказ түгел" чарасы, 2010 елда Мәскәүнең Манеж мәйданындагы бәрелешләр китерелгән.

Бу програм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә чыккан язмаларны, "акыллы" камералар һәм башка чыганаклардан алынган мәгълүматларны анализлау ярдәмендә мондый вакыйгалар турында алдан белергә тиеш.

Әгәр тәртипсезлекләр инде башланган булса, програм халык төркеменең үз-үзен тотышын анализлаячак һәм куәт оешмалары вәкилләренә эш тәртибен тәкъдим итәчәк диелгән басма хәбәрендә.

Хәзерге вакытта төбәкләрдә шундый ук эшне, халыкның рәсми сайтларда һәм социаль челтәрләрдәге эзләү нәтиҗәләрен берләштерүче, Төбәк белән идарә итү үзәкләре (ЦУР) дигитал платформалары башкара.

2020 елдан башлап бу системны президент хакимиятенең элеккеге хезмәткәре Алексей Гореславский җитәкләгән "Диалог" сәүдәгә корылмаган автоном оешмасы тормышка ашыра.

Проектның максаты — халык белән түрәләрнең аралашуын онлайн форматка күчерү генә түгел, социаль челтәрләрдә халыкның канәгатьсезлеген күзәтеп бару да.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG