Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядәге видеокүзәтү камераларын бер системга берләштерергә җыеналар


Биш елда бу проектка 250 млрд сум тотылыр дип көтелә. Аны "Ростех" һәм "Ростелеком" бергәләп тормышка ашырачак.

Русия шәһәрләрендәге видеокүзәтү камераларын бер системга берләштерү турында проект хөкүмәттә карала. Әлеге проект илдәге бөтен видеокүзәтү камераларыннан алынган мәгълүматны анализларга мөмкинлек бирәчәк.

Проектны биш ел эчендә гамәлгә кертергә, аңа 250 млрд сум акча тотарга ниятләнелә, дип яза Коммерсант хөкүмәттәге үз чыганакларына таянып. "Видеокүзәтүнең илкүләм платформасы" дип аталган системны тормышка ашыруны "Ростех" һәм "Ростелеком"ның уртак оешмасына тапшырырга мөмкиннәр, диелә. Бу системда "акыллы" видеокамералар кулланылачак, алар төшереп алган сурәтләргә беренчел анализ ясау сәләтенә ия булачак.

Хәзерге вакытта "акыллы" камераларның үзләренә килгән мәгълүматне анализлау сәләте ни дәрәҗәдә булырга тиешлеге хәл ителә, диелә. Кайбер нокталарда кешенең йөзен тану, машина номерларын уку кебек катлаулырак технологияләр, кайбер урыннарда хәрәкәтне сизә торган гадиерәк камералар урнаштырырга мөмкиннәр.

Белгечләр илдәге видеокүзәтү камераларын бер системга тоташтыруның шәхси мәгълүматлар саркып чыгу куркынычына китерүен искәртә.
"Дәүләт бутен мәгълүматны кулында тотарга тели, бу аңлашыла, әмма системны җимерү яки коррупция аркасында мәгълүмат саркып чыкса, начар ниятле кешеләр бик нечкә мәгълүматка ия булачак. Ул сезнең шәһәр буйлап хәрәкәтләрегезне генә түгел, алга таба һәр адымыгызда ни эшләгәнне анализлап торырга сәләтле булачак" дигән Компьютер һәм мәгълүмати технологияләр оешмалары берлеге мөдире Николай Комлев.

TelecomDaily ширкәте исәпләп чыгарганча, Русиядә бер мең кешегә уртача 100 камера туры килә. Русиядә 13,5 млн күзәтү камерасы урнаштырылган, бу сан белән Русия дөньяда өченче урында тора.

Апрельдә Мәскәүдә Навальныйны яклап узган митинглардан соң анда катнашучыларның өйләренә полиция килде. Протестчыларны шәһәр урамнарындагы камераларның йөзне тану програмы аша ачыкладылар. Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы протестларны бастыруда мондый технологияләр куллануны тәнкыйтьләп чыкты.

Казанда да 23 гыйнвар протестларында катнашучыларны "акыллы" камералар ярдәмендә ачыкладылар.

Белгечләр Русия кешеләрне видеокамералар белән күзәтү ягыннан Кытай юлы белән бара дип саный. Видеокамералар Кытайда Синҗан автоном бүлгесендә яшәгән мөселман уйгырларга каршы кулланылса, Русиядә, мисал өчен, алар халкы диндарлыгы белән билгеле Мордовиянең Азюрка авылында урнаштырылды. Хокук яклаучы Ирек Биккинин әйтүенчә, хәзер әлеге татар авылында 70 видеокамера бар. Тәртип саклау органнары мондый авылларда яшәүчеләрне игътибар белән күзәтә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG