Видеокүзәтү системнарының иң заманчасы Мәскәүдә урнаштырылган. Мәскәүнең Савеловский районы мәхкәмәсе йөзләрне танучы видеокамералар ярдәмендә кешеләрне күзәтергә 2019 елда ук рөхсәт бирде. Казан да видеокүзәтү өлкәсендә калышмый. "Красная Казань" телеграм каналында 23 гыйнвар Казанда узган протест чараларында катнашучылар турында шәхси мәгълүмат барлыкка килгәч бу ачык күренде. Әлеге телеграм каналны булдыручылар бу мәгълүматны алу өчен "Имин шәһәр" ("Безопасный город") видеокүзәтү системын куллануын әйтте.
"Хәзер битлек яки башлык киеп кенә яшеренеп булмый, чөнки кешене тану өчен бөтен мөмкинлекләр бар", дип язды каналны булдыручылар.
Телеграм канал игътибарны яшүсмерләргә һәм студентларга юнәлтте. Аларның исем-фамилияләре, яшьләре, укыган урыннары турында мәгълүмат каналда чыкты.
Казан юристы Эльза Нисанбекова бу канал авторлары хокук саклау органнары хезмәткәрләре булырга мөмкин, дип саный.
"Бу бөтенләй канунсыз. Башкаларның шәхси мәгълүматын бастыру өчен, ул кеше бу мәгълүматны эшкәртүгә, саклауга һәм бастыруга риза булырга тиеш. Миңа калса, мондый канал артында хокук саклау органнары хезмәткәрләре генә тора ала. Бу "Имин шәһәр" системын алар гына кулланырга мөмкин", диде ул.
Нисанбекова фикеренчә, мондый каналның барлыкка килү максаты - киләчәк митингларда катнашырга теләүчеләрне өркетү. Кешеләр анда үз исемнәрен күреп куркалар", диде ул.
Кытайдан үрнәк алу
Русия видеокамера аша тану системын куллану тәҗрибәсен Кытайдан алган булуы ихтимал, бу ике ил этно-конфессиональ сәясәт һәм югары технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлекне сизелерлек көчәйтте. Аерым алганда, Кытай ширкәтләре Русиядә йөзне тану системнарын куллану тәҗрибәләре белән уртаклашты. Ә бу системнар күзәтү камераларына тоташырга мөмкин.
Видеокамералар Кытайда Синҗан автоном бүлгесендә яшәгән мөселман уйгырларга каршы кулланылса, Русиядә, мисал өчен халкы диндарлыгы белән билгеле Мордовиянең Азюрка авылында урнаштырылды. Юрист Ирек Биккинин әйтүенчә, хәзер татар авылында 70 видеокамера бар. Хокук саклау органнары мондый авылларда яшәүчеләрне игътибар белән күзәтә.
2019 елның җәендә Татарстан мәчетләрендә дә күзәтү алып бару өчен өстәмә камералар урнаштырыла башлады. Мәчетләрнең эчке бүлмәләрендә камералар булуга карамастан, ФСБ һәм Русия эчке эшләр министрлыгы тагын берничә камера куюны таләп итте, алар ярдәмендә алынган мәгълүмат турыдан-туры бу оешмаларга китә диелде. Азатлык сораштырган мәчет имамнары һәм хокук белгечләре бу гамәлләрнең кануни булмавын белдерде. Дин әһелләре шулай ук моны Кытайда мөселманнар артыннан күзәтү алып баруга охшаш булуын да әйтте.
Камералар кешене йөзеннән таный
Гыйнвар аенда узган протестлар алдыннан да кайбер шәһәр үзәкләрендә камералар саны артты. Хакимият соңгы елларда аларның артуын җәмәгать иминлеген арттыру һәм коронавирус эпидемиясенә каршы көрәштә ярдәм булуын әйтә. Ләкин кеше хокукларын яклау оешмалары боларның барысы да шәхси тормышка кагылмау канунын бозарга мөмкин дип искәртә. Русия берничә ел сынаулардан соң, 2020 елның гыйнварында камераларда йөз тану системын эшләтеп җибәрде. Видео күзәтү системы ярдәмендә йөзне тану процедурасы өстәмә чыганакларга мөрәҗәгать итмичә кешене танырга мөмкинлек бирә.
"Агора" юристы Кирилл Коротеев сүзләренчә, бу камерада кешеләрнең исем-фамилияләре һәм паспорт номерлары язылмау сәбәпле, бу шәхси мәгълүмат түгел һәм кануни диелә.
"Проблем шунда, йөз тану системнары кешеләрне тану өчен кертелә, шуңа күрә алар безнең шәхси мәгълүмат белән эш итә. Русия кануннары, Европа шурасының шәхси мәгълүматны автоматик эшкәртү конвенциясе нигезендә, безнең тән турындагы мәгълүмат ул - биометрик шәхси мәгълүмат һәм аеруча сакланырга тиеш, аны куллану бары кеше ризалыгы белән генә мөмкин", диде ул.
Мәктәпләргә дә йөз тану камералары куела
TelecomDaily ширкәте Русиядә 13,5 млн күзәтү камерасы урнаштырылган дип исәпләп чыгарган. Бу сан белән Русия дөньяда өченче урында тора, 1000 кешегә 100ләп камера туры килә дип яза РБК. Камералар саны белән Кытай беренче урында (200 млн данә), икенче урында – АКШ (50 млн). Русиядән соң Германия (5,2 млн), Япония (5 млн) һәм Британия (5 млн).
Русиядә камераларның күпчелеген (58,7%) иминлекне тәэмин итү өчен сәүдә белән бәйле ширкәтләр урнаштырган, тагын 32,8 процент камералар бюджет акчаларына мәктәп, балалар бакчалары, медицина оешмалары, юллар һәм дәүләт оешмаларында урнаштырылган. Физик затлар илдәге камераларның 8,5 процентын урнаштырган.
2020 елның июнендә Русия хакимияте "Ростеx" ширкәте белән мәктәпләрдә йөз тану системын урнаштыру турында килешү төзеде. Русиядә булган барлык мәктәпләр дә кешенең йөзен таный торган видеокүзәтү системнары белән тәэмин ителәчәк диелде. Мәгариф министрлыгы әйтүенчә, бу балаларның хәрәкәтләнүен күзәтү, шулай ук мәктәптәге таныш булмаган кешеләрне ачыклау өчен эшләнә.
Бер мәктәпкә 20гә якын видеокамера кирәк, аларның һәрберсе 10 мең сум тора дип сөйләгән бу җиһазларны җитештерүче ширкәт вәкилләре. Бу камералар Orwell системына тоташтырылган, анысы үз чиратында кеше йөзен таный торган NtechLab модуле белән эшли. Бу мәктәп биләмәләрендә булырга хокуклы кешеләр исемлегенә кермәгән затларны ачыкларга ярдәм итәчәк.
Алга таба әлеге технология мәктәп хезмәткәрләренең эш вакытын контрольдә тоту һәм ата-аналарга балаларының мәктәптә булу-булмавын күзәтеп бару өчен дә файдаланылачак диелә.
NtechLab – Русиянең стартап ширкәте, ул йөз танучы алгоритмнар өчен үз-үзен өйрәтүче нейрон челтәрләр өлкәсендәге алдынгы методларны куллана.
Биометрик мәгълүмат банкы булдырыла
Русия эчке эшләр министрлыгы кешеләрне татуировка, күз тышчасы, тавыш һәм хәрәкәттән тану системын эшләячәген хәбәр итте. Йөрешне тану системы кешене видеокамерага карамаса да, 50 метр ераклыктан ачыклый ала. Ул хәрәкәтне атлау, аяк табаны, кул хәрәкәтеннән анализлый. Аны алдау бик кыен.
Барлык күзәтү технологияләре мәгълүмат базасына килеп терәлә, Русия эчке эшләр министрлыгы бармак эзләре һәм бит сурәтләре белән үзәкләштерелгән биометрик мәгълүматлар банкы булдырырга тели. Анда Русия ватандашлары һәм чит ил кешеләре турында мәгълүмат җыелачак. Аны киләсе өч ел эчендә булдырырга планлаштырыла.
Пандемия вакытында йөз ачыклау системын куллану акланса да, кеше хокукларын яклау оешмалары бу чараларны вакытлыча, ситуациягә туры китереп кенә кулланып, башка вакытта чикләүләр кертүне таләп итә. Русия һәм Беларус хакимияте протестларда катнашучыларның йөзен тану өчен бу технологияләрне инде куллана.
Европа шурасы да йөзләрне ачыклау технологиясе кулланылышына борчылу белдерә. Шәхси мәгълүматны автоматик эшкәртүгә бәйле шәхси затларны саклау Конвенциясе киңәшмә комитеты 2021 елның гыйнварында йөзләрне тану технологияләрен куллану принципларына игътибар итәргә чакырып документ кабул итте.
Бу комитетка Конвецияне кабул иткән 55 илдән, шул исәптән Русиядән вәкилләр керә. Йөзне тану системын куллану тәкъдимнәре хөкүмәтләргә, депутатларга һәм хосусый ширкәтләргә юлланган.
"Бу принциплар нигезендә оешма әгъза булган дәүләтләр йөзләрне тану технологияләрен киңрәк куллана башлау сәбәпле, шәхси мәгълүматны саклау өчен катгый таләпләр кертергә чакыра", диделәр Идел.Realiiга Европа шурасында.
Шулай ук анда җәмәгать урыннарында йөзләрне тану технологияләрен куллану турында ачык сөйләшү уздыру кирәклеге әйтелә. Ә хокук саклау оешмалары тарафыннан яшертен куллану бары иҗтимагый куркыныч янаганда гына мөмкин һәм ул алдан рәсми расланган булырга тиеш диелә.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!