Accessibility links

Кайнар хәбәр

AI Русиядә протестларда катнашучыларны видеокамера белән күзәтүне тәнкыйтьләп чыкты


Мәскәү урамнарында
Мәскәү урамнарында

Русиядә тыныч протестларны эзәрлекләү бөтенләй яңа дәрәҗәгә чыга дип белдерә хокук яклаучылар.

Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы протестларны яңа технологияләр ярдәмендә бастыручы илләрне тәнкыйтьләп чыкты. Аерым алганда, видеокамералар белән күзәтү һәм интернетны өзү кебек ысуллар телгә алынды.

Хокук саклау органнары Мәскәүдә Навальный яклы митингларда катнашкан кешеләрне йөзне тану програмы аша таба алуы әйтелә. "Элек протестчыларга митингта полиция тарафыннан кыйнаулар һәм кем икәнен карап тормый токарлаулар яный иде. Хәзер исә, боларга дучар булмасагыз да, бу әле үзегезне иминлектә хис итә аласыз дигән сүз түгел – репрессия машинасы сезнең кем икәнлегегезне белә һәм теләсә-кайсы мизгелдә сезне алырга килергә мөмкин. Тыныч җыелышлар уздыру хокукын тормышка ашыру Русиядә моңарчы беркайчан да бу кадәр куркыныч белән янамый иде. Хакимиятнең тыныч протестларны эзәрлекләве бөтенләй яңа дәрәҗәгә чыга" дип белдергән Amnesty International оешмасының Русия вәкиллеге җитәкчесе Наталья Звягина.

21 апрельдә төрмәдә утыручы Навальныйга бәйсез табиб кертүне таләп итеп Русия шәһәрләрендә митинглар узды. Бу юлы полиция кешеләрне күпләп тоткарламады, әмма аннан соңгы көннәрдә йөздән артык кеше өенә полиция килеп, бу кешеләр тоткарланды. Әлеге мәгълүматны, аерым алганда, ОВД-инфо китерде.

Тоткарланучылар арасында акциягә редакция биреме белән чыккан ким дигәндә биш журналист та булган диелде. Тоткарланучыларга күзәтү камералары төшергән видеога нигезләнеп, килешенмәгән минингта катнашу яки социаль челтәрләрдә язма чыгарып, митингка кеше чакыру яки аны оештыру дигән маддәләр нигезендә гаеп белдерелә.

"Матбугат иреге, бәйсез мәгълүмат алу мөмкинлеге һәм иҗтимагый фикер алышуларда үз-үзеңә куркыныч тудырмыйча катнаша алу – ачык чара яки дигитал киңлектә булсынмы – бу кешенең иң төп хокуклары булып тора" дип белдерде Amnesty International җитәкчесе Маркус Бееко. Соңгы вакытларда COVID-19 пандемиясенә сылтанып, тәнкыйть авазларын тагын да ешрак томаларга тырышалар, диде ул.

Amnesty International белдерүе 3 майда, Бөтендөнья матбугат иреге көнендә чыкты. Бу көнне ЮНЕСКО хөкүмәтләргә медиа иреген яклау мөһимлеген искәртү өчен игълан итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG