Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хәзер кешеләрне алдап булмый"


Игорь Ясин

3 май дөньяда матбугат иреге көне буларак билгеләнә һәм журналистлар бүген үзләренең ирекләре турында фикер алыша. Азатлык Журналистлар һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре һөнәр берлеге рәистәше Игорь Ясин белән сөйләште.

— Идел буе төбәгендәге киңкүләм мәгълүмат чараларын башка төбәкләрдәгеләр белән чагыштырганда ни әйтер идегез? Биредәге урыс булмаган милләтләрне дә истә тотканда.

Журналистларга үз эшләрен намус белән башкару өчен даими көрәшергә туры килә

— Бездә урыс телле булмаган медиалар барлыгын беркем дә истә тотмый. Без күптән түгел коллегалар белән ул медиаларның нинди хәлдә булуын өйрәнү кирәклеге турында да сөйләшкән идек. Әмма бу бик авыр, зур эш. Минемчә, хәлләр бик әйбәт түгел һәм тагын да начарая бара. Гомумән, төбәкләрдә матбугат иреге авыр хәлдә, ә Идел буе республикаларында шартлар бик кырыс. Чагыштырып караганда, Коми республикасында 7x7 кебек бәйсезрәк медиалар бар. Самар өлкәсендә дә ниндидер бәйсез медиалар бар, әмма аларга басым арта. Тикшеренү уздыра башласаң да, вазгыять бик тиз үзгәрә бара. Сарытау, Самар өлкәләреннән мин белгән күп кенә журналистлар Мәскәүгә күченә, чөнки анда бик авыр. Журналистларга үз эшләрен намус белән башкару өчен даими көрәшергә туры килә. Чөнки мөмкинлекләр бик аз, аларга басым ясала. Мәсәлән Сарытау өлкәсендә бер журналистны "Бердәм Русия" депутаты гаризасы нигезендә ачылган җинаять эше нигезендә елларча эзәрлекләп килделәр. Ул җинаять эшен ахыр чиктә барыбер ябарга мәҗбүр булдылар, әмма берничә ел буе шулай басым ясалды һәм ул күчеп китәргә мәҗбүр булды. Бу еш кулланыла торган ысул. Җинаять эше ачмасалар да, узган кышта Идел буе төбәкләрендә Навальныйны яклаучы протест чараларын яктыртучы күп кенә журналистларны тоткарладылар. Куәт структуралары журналистларга ирекле эшләү мөмкинлеген гел чикләп килә. Мәскәүдә дә 21 апрельдәге протест чараларыннан соң полиция хезмәткәрләре аны яктырткан күп кенә журналистларның өйләренә, шул исәптән, миңа да килде. Инде Мәскәүдә шулай икән, алга таба төбәкләрдә тагын да кырысрак булачак, минемчә. Чөнки төбәкләрдә Мәскәүдәге хәлне бер ишарә дип кабул итәчәкләр, начарайганнан начарая бара. Милли телләрдәге медиалар турында ни әйтергә дә белмим. Аны өйрәнергә кирәк. Азатлык радиосы бердәнбер бәйсез медиа булып кала барадыр.

— Хәзер хакимият үз контроленә ала алмаган медиаларны агентлар дип атый башлады. "Чит ил агентлары" кануны нәрсәгә китерәчәк? Кешеләр андый медиалардан куркамы?

Кайберәүләр моны хакимият тарафыннан бирелгән үзенә күрә сыйфатлы медиа тамгасы буларак та кабул итәчәк

— Минемчә, кешеләргә барыбер. Хәтта кайберәүләр моны хакимият тарафыннан бирелгән үзенә күрә сыйфатлы медиа тамгасы буларак та кабул итә. Кешеләр андый ярлыкны яхшы кабул итсә дә, рекламага бәйле медиалар да бар бит, мәсәлән Медуза. Реклама бирүчеләр хәзер андыйлардан китә, ә аларда реклама бирүчеләр арасында дәүләткә бәйле ширкәтләр дә бар. Бу канун аркасында Медуза кебек медиалар реклама акчаларын югалтачак, әлбәттә. Өстәвенә, "чит ил агенты" дигән тамга куәт структуралары хезмәткәрләренә бу медианы буыгыз, эзәрлекләгез дигән ишарә булып тора. Кайбыр кешеләр андый медиа белән сөйләшүдән курыкмаячак, ә кайберләре куркачак. Барыбер һәр яктан басым баруы күренә. Хакимият моны яшереп тә тормый. Күптән түгел Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков та Медузаның ябылуыннан бернинди куркыныч юк дип белдерде. Алар үзләренә бәйле булмаган киңкүләм мәгълүмат чараларын ябарга теләүләрен яшереп тә тормый.

— Коммунизм чорында кайберәүләр мәгълүматны чит ил радиоларыннан ала иде, һәм ул радиолар томалана иде, аларны тыңларга ярамый иде. Әлегә кешеләргә "чит ил агентлары"н укырга ярый. Аларны укучылар кимемәсме?

— Хәзер кешеләрне алдап булмый бит. Алар барыбер дөрес, объектив, гадел мәгълүмат чыганакларына тартылачак, чагыштырып караячак. Һәм аларга үзләрендә булган мәгълүматны тапшырырга тырышачак. Ул яктан берни дә үзгәрмәячәк. Хакимият бер урында бер медианы сытса, икенче урында башкасы икенче рәвештә барлыкка киләчәк. Хәзер киңкүләм мәгълүмат чарасы буларак теркәлмәгән башка медиалар да күренә. Алар социаль челтәрләр аша эшли. Аларга эшләү авыр, әмма кешеләр аларга тартыла, карыйлар, акча белән дә ярдәм итәләр. Журналистиканы күпме бусаң да, үтереп, тулысынча үзеңә буйсындырып булмый. Бу беркайчан да хакимиятнең көченнән килмәячәк.

— Ә вазгыятьне ничек тә булса үзгәртү журналистларның көченнән киләме?

Басым төрле яктан бара, әмма журналистлар да күп нәрсәгә өйрәнде

— Мин соңгы арада журналистларның үз коллегаларына шундый басым шартларында мобилизацияләнүен күрәм. Ике ел элек булган Иван Голунов эше дә моны ачык күрсәтте. Журналистлар арасында теләктәшлек ачык күренә. Басым төрле яктан бара, әмма журналистлар да күп нәрсәгә өйрәнде. Безнең һөнәр берлеге дә коллегаларыбызга басым нәтиҗәсендә биш ел элек барлыкка килде. Хәзер безнең берлектә 600лап әгъза бар. Бу күп тә түгел, аз да түгел. Әмма хикмәт санда түгел, ә ничек эшләүдә. Былтыр Хабаровски вакыйгаларына бәйле анда җирле оешмабыз төзелде, алар үзләре дә тырышты, без дә ярдәм иттек, һәм анда журналистларга карата барган көчле басымга каршы нидер эшли алдык. Нәрсәнедер эшли алмасак та, зур тәҗрибә тупладык, урындагы кешеләр берләшергә тырыша. Хабаровски, Ингушетия, Коми, Кырымдагы протестларны яктырту проблемнары чыкса, журналистлар буларак эшләргә әзер кешеләр барлыкка килә. Еш кына бу профессионал журналистика булмый, үзешчәннәр, блогерлар була. Әмма шундый басым барганда ул барыбер кайсыдыр рәвешле килеп чыгачак. Мәгълүмат барыбер саркып чыгачак, ниндидер камералар, телефоннар, диктофоннар аша кешеләргә барып ирешәчәк, дөреслекне томалап булмаячак.

— Сезнең һөнәр берлегендә Татарстан яки Башкортстан журналистлары күпме?

— Әлегә анда безнең бүлекчәләр юк. Журналистларның үз хокукларын якларга әзерлеге, оешуы бик күренми. Кайбер аерым теләктәшлек күрсәтү очраклары булса да, оешу җитми.

— Хакимияттән бәйсез медиаларга басым арта барганда, алар белән сөйләшкәндә үз исемен күрсәтергә теләүчеләр дә кимергә мөмкин. Аларның язмаларында исемнәре аталмаган чыганаклар гына бирелә башламасмы?

Лайклар һәм бүлешүләр өчен дә кешеләрне төрмәгә утыртканда хәлләрнең ничек булуын аңлыйсыз инде

— Самардагы коллегалар әйтүенчә, андагы җирле хакимиятләр бәйсез журналистларны беркая кертми дә, аларның сорауларына да җавап бирми. Алар моны күптән әйткән иде, хәзер инде хәлләр тагын да начаррактыр. Кайвакыт ниндидер кайтаваз тудырган мәкаләләр чыкканнан соң куәт структуралары хезмәткәрләре журналистлардан чыганаклар турында мәгълүмат таләп итә, һәм аларның басым ясау мөмкинлекләре тагын да киңәя бара. Лайклар һәм бүлешүләр өчен дә кешеләрне төрмәгә утыртканда хәлләрнең ничек булуын аңлыйсыз инде. Хакимият кемнеңдер авызын томалый алмый икән, аны сатып алырга тырыша, андый медиаларны якын кешеләре аша сатып ала. Шул рәвешле киңкүләм мәгълүмат чараларын контрольгә алу өчен финанс басымы да кулланыла.

— Мәскәү һәм төбәкләрдәге хакимиятләр шөрепләрне артык нык кысып җибәрүләрен аңлыймы? Моны Мәскәү белән төбәкләр бер дәрәҗәдә аңлыймы? Төбәкләр моны Мәскәү басымы аркасында теләмәстән генә эшләмиме? Яки, киресенчә, федераль хакимияткә охшарга теләп, артыгын тырышамы?

— Мин моны ачык кына итеп әйтә алмыйм. Әмма шуны әйтә алам — кемнедер куркытырга, күпмедер вакытка нейтральләштерергә мөмкиннәр. Әмма алар бөтен нәрсәне томалый яки контрольгә ала алмаячак. Бер җирдә кыссалар, икенче җирдә яңа проектлар калкып чыгачак. Өстәвенә хакимият вазгыятьне гомумән аңламый. Алар белән кешеләр арасындагы ара киңәйгәннән киңәя бара. Мәскәү төбәкләрне гомумән аңламый бугай, Кавказны да, Идел буен да аңламыйлар. Шуңа күрә андагы республикаларда җирле медиаларның һәм журналистларның мөмкинлекләре бик зур дип исәплим. Әле яшь журналистлар да үсеп килә һәм без аларны якларга, берләштерергә тырышачакбыз.

— Яңа репрессив ысуллар кайдадыр сыналып башка төбәкләрдә дә яки федераль дәрәҗәдә кулланыла дип әйтеп буламы? Мәсәлән, "Башкорт" оешмасын мәхкәмә экстремистик оешма дип атап тыйганда Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш идарәсен дә шул ук язмыш көтүен беркем дә аңламагандыр.

— Әйе, Ингуш халкының ырулар шурасын, "Башкорт" оешмасын экстремист оешма дип тыйдылар. Хәзер Татар иҗтимагый үзәген дә шул ук маддә нигезендә тыярга телиләр. Бу ысуллар торган саен киңрәк кулланылачак. Һәм бу ысуллар башка төбәкләргә дә таралачак. Идел буенда әлегә алай ук булмаса да, соңгы айларла Хабаровскидагы журналистларга коточкыч басым бара. Шундый ук басым Беларус журналистларына карата да бара. Хабаровски һәм Беларус тәҗрибәсе акрынлап Русия кануннары белән дә ныгытыла. Ә гамәлдә ул кануннар тагын да кырысрак итеп кулланыла. Вазгыять начараю, төбәкләрдә ризасызлык арту белән Беларус, Хабаровски яки башка төбәкләрдә кулланылган ысуллар Татарстанга, Самар өлкәсенә, башка төбәкләргә дә килергә мөмкин. Мөмкин, әмма моңа берләшеп каршы торырга була. Һичьюгы бу турыда сөйләргә кирәк, бик күпләр андагы хәлләрне белми яки бик аз белә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG