Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илфат Фәйзрахманов: "Мине авызлыклап булмый"


Илфат Фәйзрахманов

"Безнең гәҗит" мөхәррире Илфат Фәйзрахманов бүген, 29 мартта 60 яшьлек юбилеен билгели. Азатлык туган көнен сәбәп итеп алып сүз иреге, журналистикадагы хатын-кызлар, "Татмедиа" белән мөнәсәбәтләр һәм татар теле язмышы турында сөйләште.

— Илфат әфәнде, Сез – төрле чорда эшләгән журналист, мөхәррир, шуңа чагыштыра аласыз, бүген журналистларның сүзе үтәме? Журналист үзе, аның материаллары никадәр кыйммәтле?

— 1990нчы елларда журналист булып формалаштым, ул вакытта иреклек бит, журналист – абруйлы кеше. Хакимияткә баш иеп бару, хат язу, җавапларын көтү гадәте юк иде. Журналист теманы тикшерә, язып чыга, материалга шунда ук реакция күрсәтелә. Өркеп торалар иде. Телевидениедә эшләгәндә дә журналистның көче сизелде, журналист – ул бер йолдыз, хокук өчен көрәшүче, дөреслекне сөйләүче. Хәзер исә шулкадәр дөньяларның асты өскә килде, хәзер журналист хакимиятнең йомышчы малаена әверелде. Түрәләр журналистлар белән матбугат хезмәте аша гына эш итә, шундый тәртип, алар кайсы журналистның соравын кабул итүне үзләре хәл итә. Теләсә, җавапсыз да калдырырга мөмкин. Кешесенә, матбугатына карап эш итәләр. Өстенлек дәүләт матбугатына бирелә, әлбәттә. Бу гадәти күренешкә әверелде. Журналистиканы гомуми шәрехләгәндә "журналисты погоду не делают, но испортить могут" дигән әйтем туры киләдер. Моңа без үзебез гаепледер, журналист фуршетта кунак булып, бүләк алып бозылып бетте.

Тияргә ярамаган, тәнкыйтьләргә рөхсәт ителмәгән түрәләр дә шактый

Мин үзебезне тешсез дип әйтә алмыйм. Язабыз, башкалар тотынмаган материаллар да чыга. Укыйлар, реакция дә бар. Әмма, дөрес, иң мөһим мәсьәләләрне хәл итәбез, зур проблемнарны күтәребез дип күкрәк кага алмыйм.

Без вакландык, авылда ызан бүлешүчеләр, күршеләр белән уртак фикергә килмәүчеләр, кайдадыр ут янмый, кайдадыр юл юк, кайдадыр ниндидер низаг, башбаштаклык – менә шулар белән мәш килә матбугат. Бу зур мәсьәләләрне яктыртуга юл куймауга да бәйле. Тияргә ярамаган, тәнкыйтьләргә рөхсәт ителмәгән түрәләр дә шактый, без генә түгел, башкалар да кагыла алмаган темалар бар.

— Авыр темага алынмау турыдан-туры Русиядәге сәяси вазгыятькә, сүз иреге булмауга бәйле, журналистлар өркетелгән, иминлек проблемы да бар. Төбәктәге журналист шулай фикер йөртә: билгеле журналист Иван Голуновка наркотик ыргытканны, мине, аз акчага эшләгән кешене бәреп китәргә дә сорап тормаячаклар, аз хезмәт хакын алып ник үземне куркыныч астына куям соң әле?

— Бу редакция җитәкчелегеннән тора. Әгәр дә баш мөхәррир коллективка әти-әнисе, адвокаты була алмый икән, журналистларын уттан чыгарырга әзер түгел икән, тегендә-монда тыгылып та йөрисе түгел. Горурланып әйтә алам: кул астымда эшләүчеләр миңа, мин аларга ышанам. Журналистлар редакция биреме белән юлга чыгып китә, мин алар өчен җаваплы. Төрле чаклар була, әлбәттә, проблемнар тудырып йөрүче журналистларны куып чыгарган очраклар да, аннары миңа янап шалтыратучылар да була. Телефоннан үзләренчә кисәтә башласалар, мәхкәмә аша сөйләшик дигәнгә барып җиткәч, сүрелгәннәре дә була. Журналист булу имин түгел, әлбәттә. Төрле хәлләр була ала. Әле кемдер шалтырата, проблемны сөйли, әмма шул ук вакытта "безне генә бутамагыз, кыстырмагыз", "сөйләсәм дә, исемемне күрсәтмәгез" диләр. Ягъни берсенең дә сөйлисе килми, амбразурага журналист кына ыргылсын дип фикер йөртәләр. Кешеләр, журналист, хокук яклау оешмалары берлектә эшләгәндә генә ниндидер проблем хәл ителә. Әмма әлегә журналистлар гына хәл итсен дигән караш бар.

Федераль дәрәҗәдәге журналистлар белән безне чагыштырып булмый, алар кебек эшли алмыйбыз, финанс та, мөмкинлекләр дә юк, мәгълүмат чыганаклары аксый, кадрлар да җитми. Татарстандагы, авыллардагы проблемнар белән чикләнәбез булып чыга.

— Әмма авылдагы башбаштаклык та мөһим тема, анда да кеше хокукларын бозу очраклары адым саен, авыл кешесе түзәргә дә өйрәнгән, үз хокукларын яклый да белми. Авылда яшәп ятучыларның хокуклары башкаларга караганда ныграк та бозыла кебек, алар ныграк куркытылган.

Журналист бүген мәсьәләне күтәреп кенә калмый, аның эше кешеләрнең юридик проблемнарын хәл итүгә әйләнә

— Безнең өчен авыл белән шәһәр аермасы юк, мөһим икән тема – аны ачыкларга тырышабыз. Килешәм, авыл җирендә кеше хокуксызрак, хакимият башлыклары үзен хан кебек тоткан очраклар күп. Кеше чебен дәрәҗәсендә. Журналист бүген мәсьәләне күтәреп кенә калмый, аның эше кешеләрнең юридик проблемнарын хәл итүгә әйләнә. Ә без хокук яклаучылар да, прокуратура да, мәхкәмә дә түгел. Кызганыч, журналист тегендә бара, монда чыгып китә, болар барысы да учакларны сүндерү генә, чөнки проблемнарның күбесе системлы. Кукмарада яки Актанышта булган проблем уникаль түгел, алар бөтен җирлеккә дә хас. Әле генә әйтүемчә, хәлиткеч проблемнарны күтәреп, аны юкка чыгару авыр.

— "Безнең гәҗит" кебек татар телендәге бәйсез басманы укучы түрәләр бар дип уйлыйсызмы? Хакимият дәүләт газеталарын, ТВ, мәгълүмат агентлыкларында чыккан материалларны укый да, барысы да ал да гөл дигән нәтиҗә ясыйлар дигән фикер юкмы?

— Ниндидер мөһим язма басылып чыга икән, иренмибез, кемгә кагыла бу мәсьәлә – барлык министрлык, идарә, ведомстволарга җавап таләп итеп сорау җибәрәбез. Укыйлармы – әйтә алмыйм. Беләсезме, безне өлкән буын кешеләре укый, аерым җитәкчеләрнең әти-әниләре дә укып балаларына җиткерә дип беләм. Урау юллар белән булса да, килеп ирешә бу турыда хәбәрләр.

— Сез беренче булып хосусый татар газетын ачучы нәширләрнең берсе. Ашаган түгел, тураган белә дигәндәй, бәйсез газетны асрау никадәр авыр?

Татар да үз телендә сәясәт турында матбугатны укый дигәнне исбтлый алдым

— Беренчеләр сафында мин юк. Миннән алдан эшне җайга салучылар бар. Үземне поездның соңгы вагонына кереп утыручы дип хис итә идем ул чакта. Миннән соң да, шөкер, татар матбугаты үсүдән туктамады, төрлесе ачылды, ачылып тора, һәркайсының үз укучысы бар. Әмма "Безнең гәҗит" – ул иҗтимагый-сәяси газет, әле дә шул юнәлешкә тугры калды. Без авырлык белән аякка бастык чынында. Татарны сәясәт кызыксындырмый, газет үләчәк дигән сүзләрне күп әйттеләр. Әйе, без зур тиражлар белән мактана алмыйбыз, әмма мин татар да үз телендә сәясәт турында матбугатны укый дигәнне исбтлый алдым. Укучыларым белән горурланам: алар – фикерли торган катлау. Тиражны арттырыр өчен җиңел темаларны да кертеп карадым, әмма укучыларым: "Безгә мондый газет кирәкми" дип шалтыратты. Без абунәчеләр акчасына яшибез, читтән акча килми, салымнар да җитәрлек, түләп кенә өлгер. Редакциядә кеше күп түгел, журналистлар да өчәү генә. Мин баш мөхәррир булудан тыш корректор да, бухгалтер да, кайчак версткалаучы да. Бәләкәй коллектив белән зур эшләр башкарып ятабыз.

— Соңгы елларда икътисади вазгыять куанырлык түгел: бәяләр арта, ә кешеләрнең керемнәре элеккечә калды. 600-700 сум да акча дип уйлаучылар бар, кызганыч, газет яздыру кайгысы юк дип фикерлиләр. Русиядәге сәяси-икътисади кризис сезнең бизнеста үзен ничек сиздерде?

— Ничек кенә сиздек әле! Чыннан да, халыкта акча юк, хезмәт хакы кечкенә, аңа ашыйсы да, киенәсе дә дигәндәй, гаиләне карарга кирәк. Газетка язылу да чыгымлы. Мин аларны аңлыйм, хәзер газетларны күпләп яздырту юк ул. Беләсезме, татар авылларында кеше шулай итә: берничә күрше берләшә дә берсе "Безнең гәҗит"не, икенчесе "Ирек мәйданы"н, өченчесе "Акчарлак"ны яздыра, аннар алар үзара бүлешеп бер-берсенә биреп укый. Без риза. Укысыннар гына! Без дә бит укучыларыбыз кебек чыгымнар каплый-каплый, суза-тарта бизнесны алып барабыз. Почта чыгымнары арта, алар хезмәт бәяләрен күтәреп кенә тора, типография чыгымнары бар, кәгазь, буяу, журналистларның командировкалары, хезмәт хаклары, ТХК бәяләре – барысы да чыгым. Әле ачуым да килмәгәе, "Русия почтасы" бәясен күтәрә, ә эшен сыйфатсыз башкара. Шулкадәр мыскыллы караш.

"Безнең гәҗит" нәшер ителә башлаганда тираж 2 меңләп иде, ул вакытта ярты елга язылу бәясе 120 сум булганын хәтерлим. Шуның 80 сумы редакциягә кала иде. Хәзер исә без бәяне 765 сумга кадәр күтәрергә мәҗбүр булдык, ә шул акчаның өчтән бере генә редакция хисабында кала. Арттырмаска тырышабыз бәяне, әмма күпмегә түзәрбез – әйтә алмыйм. Кешегә дә, эшмәкәргә дә авыр, проблем өстенә проблем.

— Моннан соң да барыбер татар газетын ачарга киңәш итәсезме?

Татар матбугаты күптөрле булган саен күңелле, көндәшлек арткан саен сыйфатлы продукция чыга

— Яратып эшләсәләр, телиләр икән, ачсыннар, әлбәттә. Бу кирәк тә! Татар матбугаты күптөрле булган саен күңелле, көндәшлек арткан саен сыйфатлы продукция чыга. Кеше сайлап алсын. "Җитте, ябам газетны" дигән чагым булды, ул вакытта миңа нәшир Раиф Усманов булышты. Аның да авыр чагында мин аңа терәк булдым. Газет ачам дигән кешегә булышам, ярдәм итәм, бер-беребезгә өйрәтеп, киңәшләшеп эшләсәк кенә, алга барачакбыз. Кем ни тели – шуны ачсын. Газет, сайт, радио, ТВ – татарча гына булсын. Ул очракта барыбыз да отачакбыз гына. Кеше нәрсә укыйм, нәрсә карыйм, нәрсә тыңлыйм икән дип сайлап утырсын әйдә.

— Татар матбугатының төп укучысы – авыл кешесе. Соңгы елларда кешеләр авылдан шәһәргә күчә. Казанда ярты миллион татар яши, әмма алар татарча укымый. Сәбәбе нидә? Татар телен белмиме ул, әллә татар газетлары шәһәрдә яшәүчеләр өчен мөһим темаларны күтәрмиме? Авылларда яшәүчеләр саны кими, берничә елдан соң авылдагы әбунәчеләрне дә туплау проблем булачак.

— "Безнең гәҗит" укучыларын авылныкына, шәһәрнекенә бүлми. Актуаль темалар бар икән – язабыз. Ул авылга да, шәһәрдә яшәүчеләргә дә кызык. Әмма, дөрес, татар матбугатының төп укучысы авылда. Ә салалар бетеп бара. Үземнең туган авылда да хәлләр куанырлык түгел, яшьләр юк, фермада эшләүләр – Үзәк Азиядән кайтканнар. Кешеләр шәһәргә китү ягын карый, чөнки авылда эш юк. Урта буын укый әле газетны, ә яшьләр укымый, алар өчен телефондагы интернет – төп мәгълүмат чыганагы. Аларга телевизордагы дошманнар эзләү идеологиясе кызык та, кирәк тә түгел. Анысына шөкер. Газет шәһәрнеке, авылныкы була алмый, мин аерым категорияле газетны чыгара да белмим. Әлегә телне белә ул татар. Газетны укудан "Русия почтасы" биздерде. Чит илдә вакытлы матбугат уку һаман да бар. Шуңа да тоташ дигиталга күчү яклы түгелмен, басма матбугаттан ваз кичү дөрес түгел. Аналитика да кирәк, матбугатның өстенлеге шунда ул.

— 10 елдан соң татарча газетны укучы калырмы? Татар редакцияләре зар елый, укучы түгел, язучы да юк. Татарча фикерләүче, язучы журналистларны табу бик авыр.

— Әйтүе авыр. Газетлар калыр ул, кырыс шартлар да озак дәвам итә алмый, сәяси вазгыять үзгәрергә мәҗбүр булачак. Татар теленә килгәндә, оптимистларча уйларга тырышам, әмма чынбарлык киресенчә фикерләргә мәҗбүр итә. Журналистлар чыннан да проблем, табып булмый аларны. КФУда татар журналистикасы факультеты да, бүлеге дә юк, алар милли кадрларны әзерләми. Элек татар теле, әдәбияте һәм тарихы факультетыннан да шәп кадрлар чыга иде, хәзер бусына да өмет юк. Рәтле фикер төзүче булса иде ул.

Русиядә милләтләргә карата мөнәсәбәт, халыкларны юк итү сәясәте үзгәрергә тиеш

Без – татар гаиләсе, хатыным белән өч бала тәрбияләдек, дүрт оныгыбыз бар. Өлкән оныгым татарча сөйләшә, аннан кечерәк оныгым Мөхәммәд татар мохитендә яшәп тә урысча сөйләшә. Теле татарча ачылды, әмма интернет, телевизор үзенекен итте. Аңа ияреп тагын икесе дә урысча гына такылдый. Аларга карыйм да, мәктәпләрдә ике татар теле дәресе калганын искә төшерәм дә, никадәр татар булып сакланачакбыз дип йөрәк сыкрап куя. Язма телен югалткан милләт озак яшәми. Бүген татарча сөйләшәсә дә, әмма татарча укый- яза белмәгән буынның баласы инде татарча сөйләшә алмаска да мөмкин. Бу киләчәкне күрергә куркам. Русиядә милләтләргә карата мөнәсәбәт, халыкларны юк итү сәясәте үзгәрергә тиеш.

— Кайсы редакцияне алма, бу очракта татар гына түгел, барысы да, хатын-кызлар белән шыплап тулган. Илфат әфәнде, бу проблеммы cезнең өчен?

— Миңа хатын-кызлар белән эшләү җиңел, алар җаваплы, эшне җиренә җиткереп башкаралар. Егетләр юк икән, нишләтәсең, шундый вазгыять. Журналистика акча аз түләнә торган өлкә, шуңа мал табарга бурычлы ирләр монда килми. 15-20 мең сум алган ир-егеткә ничек тикшеренүләр алып барырга тәкъдим итеп була? Оят. Абруйлы һөнәр түгел икән, алар кача моннан. Аннары ир журналистларга басым ясау юллары нык күп, хатын-кызлар бу яктан иминрәк.

— Журналистларны блогерлар алмаштырды бугай...

— Авылга кайттым, менә – бәлеш, менә – чәкчәк, бусы – безнең бозау дигән блогерларның көннәре санаулы, бер карарлар, ике карарлар – бетте. Журналист кебек эшләүче блогерлар татарда юк әлегә, урысларда бар. Татарда андыйлар үсеп чыгар дип ышанам. Блогерларны да авызлыкларга телиләр. Кысу ягын гына карыйлар. Әмма алар да тикшереп эш итәргә өйрәнергә тиеш. Tik-Tok-та утырып кына игътибарны җәлеп итеп булмый, тикшерелгән мәгълүмат тарату мөһим, чөнки бу – ышаныч мәсьәләсе. Роскомнадзор лицензиясе булган матбугат кына ышаныч тудыра ала. Роскомнадзор лицензиясе булган матбугат һәр сүзе өчен җавап бирә, алар ялган таратмый. Блогерлар сафсата сатып ялгыш юлга да кереп китәргә мөмкин, ләкин канун бозмыйлар икән, эшләсеннәр.

— Лицензия пропаганда таратучы матбугатта да бар...


— Мин "Безнең гәҗит"не күз алдымда тотып әйттем. Әлбәттә, лицензиясе булган барлык матбугат чарасы да гадел, дөреслекне сөйли дип әйтеп булмый, кызганыч. Көне-төне Байденның картлыктан интегүе, Украинадагы коточкыч хәлләр турында сөйләүче федераль каналларны күздә тотып әйтмәдем. Алар пропаганданы яшерен бирергә кирәк дип тә тапмыйлар.

— Илфат әфәнде, сезне бәйсез нәшир дип беләбез, үз сүзгезне әйтәсез, әмма соңгы вакыттагы күзәтүләргә караганда, "Татмедиа" агентлыгы үзенең янына хөр фикерле кешеләрне туплый башлады, алар арасында сез дә бар. Хезмәттешлек арытабан сезне нинидер кысаларда тоту, авызлыкларга тырышуга барып җитәр дип курыкмыйсызмы?

— "Татмедиа"га яңа кешеләр килгәч, безгә игътибар, илтифат артты. Берничә җыелыш булды, без дә чакырулы идек. Сүз хосусый газетлар чыгаручы берничә нәшир турында бара. Бу түгәрәк өстәлләрдә проблемнарны уртага салып сөйләшү иде, "Татмедиа"ның еллык коллегиясендә дә чыгыш ясадым. Бөтен матбугатның төп проблемы – татар укучысын югалтмау. Киңәшләшеп эшләү мөһим. Бездә тираж җыю тәҗрибәсе бар, дәүләт газетларының өйрәнәсе килә икән, рәхим итсеннәр. Курыкмыйм. Мине авызлыклый да, кулга төшерә дә алмыйлар, мине сатып алу мөмкин түгел. Андый ишарә булса, сау булыгыз диям дә китәм, миңа иреклек мөһим.

Андый ишарә булса, сау булыгыз диям дә китәм, миңа иреклек мөһим

— Тикшерәсез, язасыз, тарткалашасыз нәтиҗә юк диярлек, журналистларны күрмәмешкә салышалар дигән фикерне әйттегез. Илфат әфәнде, күңел төшенкелегенә бирелгән чаклар еш буламы?

— Мин – оптимист кеше. Бүген игътибарсыз калдыралар, иртәгә дә күрмәмешкә салышалар... Әмма тамчы ташны яра. Аларга карап эшне туктатырга җыенмыйм. Янасалар да, куркытсалар да, бернинди реакция күрсәтелмәгән чакта да эшләүне дәвам итәргә кирәк. Булмый инде бу дип мин кулны селтәсәм, Азатлык, "Ирек мәйданы", "Акчарлак" һәм башкалар да эшләүне туктатса, ни булачак? Мәгълүматны табу, чыганакларны тикшерү, кибәкне орлыктан аеру, бу пропаганда артында ни торганын кешеләргә аңлатып бирү – безнең бурыч.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (16)

XS
SM
MD
LG