Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тиражлар кими, шулай да басма матбугат бетмәячәк"


Башкортстан басмалары

Тиражлар кимүгә карамастан, мөхәррирләр гәзит-журналларның киләчәге бар дип саный.

Башкортстанда басма матбугатның тиражлары аз-азлап кына төшүгә бара. Бары тик башкорт телендә нәшер ителүче "Башкортостан" гәзите генә бераз арттыра алган. Узган елда гәзит тиражы 6 мең булса, агымдагы елда 6159 данә булып чыга. Шул ук статустагы татар телендә нәшер ителүче "Кызыл таң" гәзите узган елның беренче яртыеллыгында 5337 булса, әле 4910 данә булып чыга.

Яшьләр гәзитләре арасында татар телендә нәшер ителүче "Өмет" узган елның беренче яртыеллыгында 13 мең булса, әле 12 мең тираж җыйган. Шул ук статустагы башкорт яшьләре гәзите "Йәшлек" 9700дән 9500гә калган.

Журналлар белән дә хәл шул чама. Аларның һәрберсе күпмедер укучысын югалткан. Мәсәлән, "Башкортостан укытыусыһы" журналы 12 меңнән 10 меңгә, хатын-кызлары өчен чыгучы "Башкортостан кызы" 4700дән 4200гә, "Тамаша" исемле мәдәният һәм сәнгать журналы 1 меңнән 800гә калган. Татарча нәшер ителгән "Тулпар" узган яртыеллыкта 2031 данә булса, әлеге вакытка аңа 1725 кеше язылган. "Тулпар" ике айга бер чыгу сәбәпле, әле аңа язылу тәмамланмаган, шулай булгач, берникадәр артыр дигән өмет бар. Татар телендәге "Әллүки" балалар журналының 2019 елдагы беренче саны 2522 данә булып басылса, бүгенге көнгә аңа 2277 кеше язылган.

Шулай, гәзит-журналларның тиражлары аз-азлап кимеп бару тенденциясе күзәтелә. Азатлык моның сәбәпләрен сорап берничә баш мөхәрриргә мөрәҗәгать итте. "Башкортостан" гәзите мөхәррире Вәдүт Исхаков:

Вәдүт Исхаков
Вәдүт Исхаков

"Бездә кимү тенденциясе туктады. Былтыр – 2019 елда алдагы еллар белән чагыштырганда тираж күпкә артыграк та булды, быел да шул хәл күзәтелә. Быел 6150гә җиттек. Кәгазь гәзитнең киләчәген төрлечә фаразлыйлар. Кемнәрдер ул бетүгә бара дип исәпли, минемчә, аның киләчәге үзеннән тора. Әгәр гәзитне эчтәлеклерәк итеп чыгарабыз икән, халыкка зәвыгына карап кызыклы язмалар бирәбез икән, әлбәттә, халык алдырачак. Әгәр үзебез тырышсак, халык мәнфәгатенә җавап биргән язмалар бирсәк, басма гәзит сакланыр дип уйлыйм. Чөнки халыкны коры, буш язмалар белән алдап булмый. Гәзит тә тауар кебек. Ул тауарның сыйфаты журналистларның сәләтеннән, кызыклы, фәһемле язмаларны бирә белүеннән тора дип исәплим", диде "Башкортостан" гәзите мөхәррире Вәдүт Исхаков.

"Йәшлек" гәзитенең баш мөхәррире Артур Дәүләтбәков:

Артур Дәүләтбәков
Артур Дәүләтбәков

"Соңгы елларда тиражларның кимүе республика буенча гына түгел, бар илдә күзәтелде. Әлбәттә, без дә югалттык. Югалтулар 2015 елдан башланды. Ул елда гәзиткә язылу бәяләрен арттырып куйган иделәр. Шуннан без 1400 укучыны югалттык. Бәяләрнең артуын халык авыр кабул итте. 2016 елда 10 мең данәгә җиткерә алдык. Ә инде 2017 – 10 мең, 2018 – 9250, 2019да 9520 гә җиттек. Быел 9500 булып чыгабыз. Даими укучыларыбыз бар. Тираж төшүгә төрле факторлар йогынты ясый. Безнең республикада гәзит-журналларга язылу бәясе артык кыйммәт булуы белән аерыла. Шуңа карамастан халык яраткан басмаларына языла.

Cезнең эшегез тираж җыю түгел, ә гәзит чыгару, аны тарату – дәүләт бурычы

Күренекле дәүләт эшлеклесе Урал Насыйровның бер сүзе ошый. Ул сезнең эшегез тираж җыю түгел, ә гәзит чыгару, аны тарату – дәүләт бурычы, дигән иде. Ләкин, үкенечкә каршы, дәүләт сәясәтен интернет аша үткәрергә тырыша. Халык та интернетта укыйбыз дип басма матбугатка тартылмый. Шул ук вакытта чит илләрдә кәгазь басмаларга игътибар арта баруын беләбез. Анда халык гәзит укый. Без интернетның никадәр зыянлы икәнен күз алдына да китермибез. Кешеләрнең күзләре зәгыйфьләнә баруы күзәтелә. Бер вакыт халык басма матбугатка кире кайтыр һәм тиражлар бермә-бер артыр дип уйлыйм. Бүген нинди хәл күзәтелүгә карамастан, басма гәзитнең киләчәге бар", диде "Йәшлек" гәзитенең баш мөхәррире Артур Дәүләтбәков.

Татар яшьләренең “Өмет” гәзите мөхәррире Рәдис Ногманов:

Рәдис Ногманов
Рәдис Ногманов

"Узган елның беренче яртыеллыгында 13 мең иде, икенче яртыеллыкта 10га калдык, әле 12 мең тираж җыйдык. Икенче яртыеллыкта ел саен шулай кимү күзәтелә. Башкалар белән чагыштырганда мин тираждан канәгать. Мәсәлән, миндә 2003 елгы мәгълүматлар саклана. Анда “Башкортостан” гәзите – 51, “Кызыл таң” – 41 мең, без – 40, “Йәшлек” 36 мең тираж белән чыккан. Шуны карадым да башкалар арасында безнең хәлләр бик үк начар түгел дигән фикергә килдем.

Тираж кимү, беренчедән, авыл мәктәпләренең кимүенә бәйле

Безнең төп укучылар булган Дүртөйле, Борай, Чакмагыш, Бүздәк, Әлшәй районнарында тираж кимүен тикшергән идем. Кимү, беренчедән, авыл мәктәпләренең кимүенә бәйле. Мәсәлән, шул ук Борай районында соңгы ун елда авыллардагы урта белем бирү мәктәпләре ике тапкырга кимегән. Балалар кимеп авыл мәктәпләре ябылгач, авыллардагы аз санлы балаларны автобуслар белән район үзәкләренә йөртәләр. Анда аларның теле урысчага әйләнә. Икенчедән, хуҗалыкларның бөлгенлекккә төшүе күзәтелә. Мәсәлән, Дүртөйле районын алыйк, эшчеләренә күпләп гәзит яздырган хуҗалыклар бөлгенлеккә төште. Алар үзләренең эшчеләренә хезмәт хакы түли алмый. Шулай ук почталарның берләшүе дә авырлык тудырды. Мәсәлән, Илеш почтасы Дүртөйлегә кушылды. Бәләбәй почтасына Бишбүләк һәм Ярмәкәй почталарын куштылар. Бакалы Чакмагышка кушылды. Бу хәл бар республика, бар ил буенча күзәтелде. Әлеге кушылулар үзен нык сиздерде. Районнарда матбугатка язылуны күзәтүче, әлеге эшне оештыручы үзәк күрше районга күчкәч, почтасыз калган районнарда гәзит-журнал алдыручылар сизелерлек кимеде. Ләкин безнең татар халкында уку мәдәнияте бар. Батып баручыларны коткару аларның үз эше. Без сыйфатлы басма чыгарсак, халык яшәсә, бетмәбез дип уйлыйм. Дәүләттән дә күбрәк ярдәм көтәсе килә. Гәзитләр дәүләт заказын үти икән, дәүләт матбугатка язылуга да ярдәм итәргә тиеш", диде "Өмет" гәзите мөхәррире Рәдис Ногманов.

"Башкортостан укытыусыһы" журналының баш мөхәррире Салават Кәримов иң оптимист мөхәррир булып чыкты:

Салават Кәримов
Салават Кәримов

"Узган елдан тиражыбыз ике меңгә кимеде. Тираж төшүне укытучыларның саны кыскару белән дә аңлатып булыр иде. Без һәр икенче санда кайда күпме алдырулары турында мәгълүмат бирәбез. Узган елның ул санында республикада 34 мең укытучы эшләве әйтелгән. Быел укытучылар саны билгеле түгел. 34 мең укытучының узган елны 12 меңе безне алдырган, гомумән, бу начар түгел, чөнки укытучылар эшләрендә күбрәк электрон кулланмалар белән файдалана. Дәрес, фән өчен электрон мәгълүмат җайлырак. Ә безнең журналның көче милли төбәк компонентын бирүдә. Математика, физика, химия кебек фән укытучылары журналга мөрәҗәгать итеп тормый турыдан-туры интернет белән файдалана. Безне укытучылар төбәк компоненты өчен ала. Мәктәп китапханәләренә яздыралар. Дөрес, элекке кебек 100 процент китапханәләр алдырмыйлар. Моның сәбәбе төрле. Казнадан акча бүленмәүгә дә сылтанып язылмаган китапханәләр бар.

Бөтен тиражлар беткәндә дә без калачакбыз, чөнки мәктәпләр, укытучылар бетмәячәк

Социаль челтәрләрдә эшне алып барабыз, аена 3-4 мең кеше карый, бу башкалардан кайтышрак, ләкин басма журналыбызның тиражы зур булгач, моңа бик көенмибез. Күршеләр, ягъни Татарстанның "Мәгариф" журналы тиражы быел 3 меңгә торып калды. Аларның сайтларына күбрәк керәләр. Ләкин мин күбрәк көчне басма журналга бирәм. Чөнки басмабызны укытучылар өстәленә салып җайлап карап чыга ала. Ә электрон журналга без басма журналда булганның яртысын, гомум мәгълүмат кына бирәбез. Тулысынча бирсәк, басма тираж кимиячәк. Икътисади яктан караганда, басма матбугат кына файда китерә. Димәк, файдалы эш белән шөгыльләнәбез дисәк, журналларны, гәзитләрне чыгарырга, таратуны яхшырак оештырыга кирәк. Интернет басма матбугатка зыян китерә. Башка басмалардан аермалы буларак, эшләр өчен ярдәмче кулланма буларак чыгарабыз, безнең басманы эштә кулланалар. Бөтен тиражлар беткәндә дә без калачакбыз, чөнки мәктәпләр, укытучылар бетмәячәк", дип исәпли "Башкортостан укытыусыһы" журналының баш мөхәррире Салават Кәримов.

"Тамаша" исемле мәдәният һәм сәнгать журналы мөхәррире Сөләйман Латыйпов:

Сөләйман Латыйпов
Сөләйман Латыйпов

"Тамаша" узган елны уртача бер мең тираж җыйды. Быел сигез йөзгә җиттек. Интернетта, социаль челтәрләрдә дә эшлибез. Сәхифәгә журналны тулысынча куябыз, ләкин ул тиражга зыян китерми. Кәгазь формат безгә файда китерә, безне урта һәм өлкән яшьтәгеләр укый. Алар интернетка караганда басма журналны укуны якынрак күрә. Кәгазь басма безгә рекламнан файда китерә. Безгә аена 100 мең сум табарга дигән план куелган. Без аны арттырып үтибез. Безгә кайбер чакта рекламга чират та булып китә. Реклам безнең өчен проблем түгел. Мин кул сузып реклам өчен акча сора йөрмим, минем арттан йөриләр", диде "Тамаша" исемле мәдәният һәм сәнгать журналы мөхәррире Сөләйман Латыйпов.

Матбугатка язылу хакының яртысын почта хезмәте тарату өчен ала. Шул ук вакытта күп кенә авылларга почта атнасына бер тапкыр гына баруы билгеле. Шуннан чыгып атнасына өч тапкыр чыгучы "Башкортостан" һәм "Кызыл таң" гәзитләре агымдагы елда атнасына ике тапкыр чыгуга күчте. Дөрес, гәзитләрнең бит саны артты. Укучы атналык ике гәзиткә, яки 24 битлек калын җомга санына аерым языла ала. Җомга саннары кече форматта чыга. Алар яшьләр гәзитләре белән бер форматта һәм алардан бераз арзанрак та. Ягъни, яшьләр басмалары белән көндәшлек туды.

Республика гәзитләренең күпчелеге бер урында – Матбугат йортында урнашкан. Журналларның күпчелеге китап басмаханәсе бинасында иде. Ел башы белән журналларны Матбугат йортына күчерделәр. Хәзер Матбугат йорты шыплап тулды. Беренче дулкын үзгәрешләр оптимальләштерү сылтавы белән гәзит-журналларны кушудан гыйбарәт булган иде. Мәсәлән, "Башкортостан" гәзитенә "Ватандаш" һәм "Башкортостан кызы" журналларын кушканнар иде. Икенче дулкын – аларны бер урынга кертеп дыңгычлап тутырудан гыйбарәт. Алда тагын да куркынычрагы – тираж җыя алмаганнарын электрон форматка калдыру көтелә. Узган елны, мәсәлән, "Истоки" гәзите шул язмышка дучар булган иде.

фикерләр

XS
SM
MD
LG