Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар әле басма матбугат укудан туктарга җыенмый"


Илфат Фәйзрахманов һәм Лилия Сөнгатуллина

2021 елның беренче ярты еллыгына матбугатка язылу тәмамланды. Басма, бигрәк тә хосусый матбугатның хәле ничек? Тираж җыю авырмы? Шул хакта "Безнең гәҗит" газеты баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов һәм "Язмыш кочагы", "Ясминә", "Безнең авыл гайбрәте", "Гыйбрәтханә" дигән дүрт газет чыгаручы Лилия Сөнгатуллина белән "Татарча подкаст"та сөйләштек.

"Тиражлардан канәгать"

— Пандемия чорында тираж җыю авыр булдымы, тиражларыгыз арттымы, кимедеме?

Илфат Фәйзрахманов: Без бик канәгать. "Акчарлак", "Ирек мәйданы" хосусый газет тотучылар белән дә сөйләштем. Алар да канәгать. Безнең тиражлар кимемәде диярлек. Узган ярты еллыктан 500 данә кимрәк булды, әмма гыйнвар-февраль аенда әле элекке дәрәҗәгә җитәчәкбез, чөнки язылырга җитешмәүчеләр бар. Алар соңрак язылачак.

Бу вазгыятьтә без бик курыккан идек, чөнки халыкның кайгысы язылу түгел – авыру, пандемия, акча җитмәү... Психик яктан нервлар бик какшаган вакыт.

— Бәлки, киресенчә, шул вазгыять ярдәм дә итә торгандыр. Халыкның дөрес мәгълүмат аласы килү теләге арта, вакыт күбәя.

Илфат Фәйзрахманов: ​Хәзер көндәшлек бик көчәйде. Интернетта кем генә юк. Һәрбер җырчының үз сәхифәсе бар, ул да бит мәгълүмат чарасы дип әйтергә мөмкин. Татарлар нәрсә генә укып өлгерсен? Шулай да сыйфатлы контентның киләчәне бар һәм ул югалмый. Роскомназдор алдында да җавап тотабыз, кануннарга таянып эшлибез. Без мәгълүматның дөреслегенә гарантия бирәбез. Ә дөрес мәгълүматка ихтыяҗ булды һәм булачак.

"Татар газет укымый дигәнгә ышанмыйм"
please wait

No media source currently available

0:00 0:46:40 0:00
йөкләү

Лилия Сөнгатуллина: Узган ел пандемия башлангач ук мин тиражлар артачагын аңладым. Кеше карантинда өйдә утыра, аның күңеленә яктылык кирәк. Гел телевизор гына да карап утырып булмый бит. Нәкъ мин уйлаганча килеп чыкты. Безнең дүрт татар газеты бар. "Ясминә"нең беренче санын 30 мең 900 тираж белән чыгардык. Ул "Адашкан мәхәббәт" газетын алмаштырды. "Язмыш кочагы" 21 мең иде, хәзер 24 мең чыга, "Безнең авыл гыйбрәте" һәм "Гыйбрәтханә" уникешәр мең. Шуларның һәрберсенә ике мең сату өчен дип чыгарыла. Барысын бергә кушсаң 78 мең чыга. Гаиләдә бит аны әле тагын 4-5 кеше укый, күршесенә, туганына бирә. 300-400 мең кешегә тарала да тарала. Ким дигәндә 500 мең кеше укый дигән сүз.

— Язучы, журналист Равил Сабыр Facebook-та бу темага пост язып, "Татарстан яшьләре" заманында 250 мең данә чыга иде диде. Санап карасаң, сезнеке генә дә 78 мең була. "Акчарлак" һәм "Ирек мәйданы" газетларының 40 меңгә якын тиражы бар. Әле боларга өстәп "Безнең гәҗит", "Юлдаш", дәүләт басмалары чыгып килә. Кимендә 200 мең буладыр. Интернет, социаль челтәр, телевидение - болар да укучы игътибарын җәлеп итә. Димәк татар матбугатын укучы халык беркая китмәгән булып чыгамы?

Лилия Сөнгатуллина: Әйе, китмәгән. Татар халкы укый, афәрин. Без беренче тапкыр Түбән Новгород каталогына кердек, шунда ук тираж җыелды. Төрле төбәкләрдә көтеп кенә торалар. Һәр газетның үз укучысы бар. Ярты миллион татар газетлар килгәнен матур гына көтеп утыра. Паникага бирелмик, укый ул.

Матбугат бетә дип әйтү иртәрәк, ул беркайчан да бетмәячәк

Илфат Фәйзрахманов: Беләсезме, Русиядә башка милләтләр белән чагыштырганда татар матбугаты иң алдынгы. Пандемия вакытында урыс матбугатының хәле тагын да мөшкелләнде, күбесе ябылды. Мин гел әйтәм: хәзер газетлар саны күп. Без үзара ярышабыз, бу сәламәт көндәшлек. Үз укучыбызны тәрбияли алабыз. "Матбугат бетә" дип әйтү иртәрәк, ул беркайчан да бетмәячәк. Хәтта телевизордан читләүшү бар, телефоннан да туячаклар, кыштырдап газет укуга ни җитә?

Русиядә татар телендә генә шулкадәр күп хосусый газет чыга

— Илфат әфәнде татар матбугаты иң алдынгы дип әйтте. Чыннан да, башкорт телендә дә бүген бер генә дә хосусый газет юк. Чуашта да, марида да юк. Кавказ телләрендә дә. Бу нәрсә белән бәйле дип уйлыйсыз?

Лилия Сөнгатуллина: Бөтен хосусый газетлар — алар гаилә бизнесы. Ул татарлыкның сәүдәгәрлегеннән киләдер. Газетны чыгару гына түгел сата да белергә кирәк бит әле. Бүгенге татар газетына менеджерлык җитми. Мин журналист буларак яза алам, әмма сата алмыйм. Моның белән ирем шөгыльләнә.

Илфат Фәйзрахманов: Икенче феномен да бар. Мин газетны ачканда "татарга сәясәт кирәкми, аңа җыр вә бию һәм гайбәт кенә кирәк" дигәннәр иде. Ләкин газет чыга, аның үз аудиториясе бар. Әлбәттә, 40-50 мең тираж җыярмын дип мин беркайчан да өметләнмәдем дә. Ләкин сәясәткә битараф булмаган бер аудитория, интеллигенция бар. Төрле дәрәҗәдәге матбугат чарасы булырга тиеш. Нинди генә булса да, халык татарча укысын дип телим.

Сары матбугат юк хәзер, халык "мәхәббәт" сүзеннән дә курка

— Бервакыт Матбугат.ру хуҗасы Данил Сәфәров "бутиклар да саргая башлады" дигән иде. Исегездә булса, дәүләт басмалары үзләрен "бутик", башкалар "массмаркет" дип тәкъдим итәләр иде. Ләкин хәзер "Ватаным Татарстан"да да җиңел темалар күп, "Шәһри Казан"да да. Газетлар халыкка ни кирәк, шуны язарга тиешме яки киресенчә, вакытлы матбугат кешеләрне ияртеп барырга тиешме?

Илфат Фәйзрахманов: Сәхнәдә халык көлә дип оятсыз әйберләр күрсәтү бер дә матур әйбер түгел, ул түбәнлеккә төшү. Матбугат белән дә шулай. Әгәр халык бүген синең газетыңны яки әсәреңне аңлап бетерми икән, бакча башыннан әйләнеп керергә кирәк. Капкадан түгел, ә бакча башыннан урап кереп әйбәтрәк аңлатасың.

"Безнең гәҗит"тә бераз саргаерга дип бер сәхифә ачкан идек. Безгә "язылмыйбыз" дигән шалтыратулар китте. Газетның бит үз аудиториясе дә бар.

Лилия Сөнгатуллина: Иң җитди газетлар — ул безнеке. Чөнки без мөнәсәбәтләр турында язабыз. Гаиләдә ата-ана белән бала мөнәсәбәте, хыянәтне булдырмау, нахак сүзләр. Мораль ягын яктыртырга тырышабыз. Гаиләсендә тыныч булмаса, күңеле тыныч булмаса кеше башка әйбер белән кызыксынмый башлый. Шуңа иң җитди тема — кешеләр арасында мөнәсәбәтләр, әхлакый сораулар. Шулар булмый торып татар халкы алга китә алмый.

Татар халкы надан түгел, пычраклык язсаң, ул аны болгап очыра

Сарылык ул инде узган гасыр. Аннан инде читләштек. Барыбыз да татар телендә сүгенүсез чыгабыз. Бернинди пычраклык та юк. Татар халкы надан түгел, бүген пычраклык язсаң, иртәгә ул аны болгап очыра. Менә безнең "Адашкан мәхәббәт" дигән газет чыга иде, татар халкы ул хәтта "мәхәббәт" сүзеннән курка. Безнең бу газетның тиражы артмавына шул сәбәп булып торуын мин берничә елдан соң гына аңладым. Ул сүздән халык оялды, бер-берсенә укырга биреп торырга, балаларына күрсәтәсе килмәде. Шуңа исемне алмаштырып "Ясминә" дип куйдык. Тираж шунда ук күтәрелде. Сарылык сүзен кулланмыйк, һәрберебезгә аудитория бар. Татар халкы үзе тәрбияли матбугат чараларын.

Киләчәктә газет укырлык татар телен белүчеләр калырмы

— Бүгенге көндә тиражлар арта дип сөйләшеп утырабыз, әмма яшьләр инде интернетта күбрәк. Олыгая төшкәч бәлкем алар да газет укуга күчәр, әмма ул вакытта татар телен белүче булырмы?

Илфак Фәйзрахманов: Бакча башыннан әйләнеп керү кирәк дидем бит. Яшьләрне җәлеп итә торган әйбер иҗат итү кирәк. Татар теле калырмы дигән сорау бар инде. Әмма гел болай гына да бармас, кануннар үзгәртелер дип уйлыйм.

Лилия Сөнгатуллина: 78 мең газетны әбисендә, әти-әнисендә бала күрмимени, әлбәттә күрә, карый. Башта бер җөмлә укыса, аннары бишне укый, аннары егермене. Шуннан ул ияләшә. Газет-журналларга ияләшә. Ул безнең геннарга салынган инде. Шуңа яшьләр укымый дигәнгә көлеп кенә карыйм. Балалар бит барысын да күреп тора. "Салават күпере", "Сабантуй" журналларының тиражы арткан дип ишеттем. Бу да күрсәткеч. Әлбәттә, әле яшьләр йотлыгып газет-журнал укып утырмый, соңрак укыр.

Илфат Фәйзрахманов: Мин Лилиядән аермалы буларак, бу мәсьәләдә пессимист. Өлкән оныгым бишенче класста укый, аның татарчасы яхшы. Ул чын татар кызы. Улымның улына 7 яшь. Өйдә гел татарча гына сөйләшеп, теле татарча ачылса да, хәзер урыс теллегә күчеп бара. Телевизор гаепле булды, чөнки күп карый иде. Хәзер инде "мин аңламыйм", ди. Шуңа Лилия әйткән газетларны алар укыр дип өметләнмим.

"Балалар татар теле безне ашатуын белеп үсә"

— Газет чыгару - сезнең гаилә бизнесы. Балаларыгыз моңа ничек карый, ярдәм итәләрме, гомумән, кадрлар мәсьәләсен ничек хәл итәсез? Башкаларга газетны ышанып тапшыра аласызмы?

Илфат Фәйзрахманов. Улым газетта дизайнер. Ике кызым һәм хатынымның үз эшләре. Мин аларның журналист булуын теләмәдем. Журналист һөнәре тәүлегенә 24 сәгать уйлый һәм эшли торган һөнәр.

Газет чыгару — бик четерекле мәсьәлә. Авырырга ярамый, бигрәк тә үләргә ярамый. Мин калдырып китә алмыйм. "Ирек мәйданы" белән дә сөйләшәбез шул хакта. Бу вакчыллыкмы, ышанмаучанлыкмы – белмим. Мин корреторлардан соң да газет полосаларын укыйм, чөнки алай күңелем тынычрак. Әлегә үземне алмаштыра торган кешене атый алмыйм. Атна саен бер-ике кеше эш сорый. Мин яза беләм микән дип сорамый, ә күпме акча түлисең дип сорыйлар. Булдыраммы дигән сорау кую мәсьәләсе онытылды.

Лилия Сөнгатуллина: Без гаилә эчендә кайнашабыз. Бездән дә "күпме түлисең" дип башлаучылар күп, алар белән мөнәсәбәтләр барып чыкмый. Шул җөмләдән башламаган берничә автор бар иде, алар белән әйбәт эшләп киттек.

Балалар татар теле безне ашатканны, матур йортларда яшәү, яхшы машиналарда йөрү, сәяхәтләргә чыга алуга мөмкинлек бирүен белеп үсә.

Илфат Фәйзрахманов: Әйе, бу — бизнес, әмма моннан татар халкы да файда күрә.

2021 елда кайбер татар басмаларының тиражлары

  • "Ирек мәйданы" - 37 855, моңа өстәп Башкортстанда ул "Манзара" буларак тарала. Аның тиражы 11 082 данә.
  • "Акчарлак" - 37 628
  • "Ясминә" - 30 900
  • "Язмыш кочагы" - 24 000
  • "Ватаным Татарстан" җомга саны - 19 183
  • "Диләфрүз" (Уфа) - 15 800
  • "Салават күпере" - 14 800
  • "Безнең гәҗит" - 12 000
  • "Өмет" (Уфа) - 11 820

фикерләр (6)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG