Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар телендәге район матбугаты югалу чигендә


Башкортстанда нәшер ителүче басмалар
Башкортстанда нәшер ителүче басмалар

Башкортстанда татар телендә нәшер ителүче район гәзитләре мөхәррирләренең семинары узды. Башка еллардан аермалы буларак, быел чара видеоконференция рәвешендә узды. Семинарда басмаларның эчтәлеге, урысчадан тәрҗемә итү сыйфаты, бизәлеше тикшерелде.

"Башкортстан халыкларының мәдәниятләрен һәм телләрен саклап калуда иң мөһим фактор буларак – милли матбугат" дип аталган чарада район гәзите мөхәррирләреннән тыш, матбугат агентлыгы җитәкчеләре, галимнәр, республика басмалары журналистлары катнашты.

Иң кызыклы чыгышларның берсен Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты, "Тулпар" журналының җаваплы сәркатибе Илдус Фазлетдинов ясады. Ул гәзитләрдә әдәби әсәрләргә игътибар җитмәү турында сөйләде:

Илдус Фазлетдинов
Илдус Фазлетдинов

"Башкортстанда татар телендә нәшер ителүче күпчелек район гәзитләренең кимендә бер битен түләүле котлаулар, игъланнар алып торса да, алардан әдәби язмаларны көндез чыра яндырып та эзләп табып булмый. Ә бит әдәбиятның туган телебезне һәм мәдәниятебезне саклаудагы урыны бәяләп бетергесез.

Бу очракта мин үрнәк итеп, үзем туып-үскән Бәләбәй районының "Бәләбәй хәбәрләре" гәзитен китерер идем. Бу гәзитнең мөхәррирләре гел профессиональ язучылар һәм шагыйрьләр булды. Башта авылдашым, язучы-сатирик Рөстәм Идиятуллин (әдәби тәхәллүсе – Заманов); аның вафатыннан соң күрше Мәтәүбаш авылыннан нечкә күңелле лирик шагыйрә һәм язучы Зәйфә апа Салихова. Бүген исә мөхәррир йөген һәр нәрсәгә үз карашы булган, үткер каләмле прозаик, элекке хезмәттәшем Габдулла Вафин тарта.

Соңгы ике мөхәррир – Башкортстан Язучылар берлеге әгъзалары. Һәм гәзит битләрендә әдәби әсәрләрнең югалганы юк. Чөнки мөхәррирләр район халкында әдәбиятка булган игътибарның югалуына юл куймый. Район иҗатчыларының әсәрләре республика матбугаты битләреннән дә төшкәне юк. Ничек кенә булмасын, әдәбият укучының игътибарын үзенә тартып торучы зур бер көч булып кала. Бу, бердән, гәзитнең укучылары артуына сәбәпче булса, икенчедән, туган татар телебезне саклап калу өчен дә хезмәт итә.

Әдәбият укучының игътибарын үзенә тартып торучы зур бер көч булып кала

Күз алдына китерегез: көннәрдән бер көнне нинди дә булса район гәзите Зифа Кадыйрованың "Синсез килгән язлар" әсәрен саннан-санга дәвам итеп, бастыра башлады, ди. Аның тиражы шунда ук үсеп китәр иде. Мин әлеге язучының һич кенә дә фанаты түгел, ләкин халык укый бит! Аның роман-повестьлары гомергә кулына китап тотып карамаган кешене дә укырга мәҗбүр итә. Бу – объектив чынбарлык.

Кулыма кергән гәзитләрдән укучы шигырьләре һәм хикәяләре миңа бер генә басмада – "Шаран киңлекләре" гәзитендә генә очрады. Шулай ук шаранлылар район гәзитләрендә генә түгел, республика басмаларында да онытылып барган очерк жанрына да мөрәҗәгать итәләр. Рәхмәт яусын аларга!

Бүгенге көндә күпчелек дүрт битле район гәзитләренең кимендә бер битен түләүле котлаулар һәм игъланнар алып тора. Редакциягә өстәмә керем керүе – әйбәт әйбер, тик гади укучы бу хакта белми бит! Аңа кызыклы язмалар кирәк.

Район гәзитләре мөхәррирләре әдәбиятның кыйммәте хакында да онытмасын иде. Тәнгә генә түгел, җанга да азык кирәк. Район гәзитләрендә урындагы авторларның әдәби әсәрләренә күбрәк күләм бүләргә кирәк. Шагыйрь-язучылар беренче адымнарын Уфада түгел, авылларда ясыйлар. Моны онытмасак иде. Бу, беренчедән, тиражларыбызны арттырачак; икенчедән, әдәбиятыбызны яңа исемнәр белән баетачак; өченчедән, туган татар телебезне саклау һәм үстерү өчен хезмәт итәчәк", диде Илдус Фазлетдинов.

Дилбәр Сөләйманова
Дилбәр Сөләйманова

"Тулпар" журналының проза бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Дилбәр Сөләйманова бар гәзитләрнең дә сакланып калу өчен тырышып, күңел салып эшләүләрен билгеләде. Тематик яңалыклар булмавы, мәкалә башларының үзләренә тартып тормавы, фотолар белән бизәүдәге кимчелекләр турында сөйләде.

Икътисади авыр чорда бер генә гәзит алдырган гаиләләрнең күпчелекне тәшкил итүен телгә алып, "Бер район гәзите генә мәгълүматка ихтыяҗны канәгатьләндерми. Чөнки район гәзитләрендә Русия яңалыклары юк дәрәҗәсендә. Ә дөнья хәбәрләре турында әйткән дә юк", диде.

Семинардан соң Башкортстанда иң зур тиражлы Чакмагыш районының "Игенче" дип аталган татар гәзите мөхәррире Фәнис Әмирханов Азатлыкка абунәчеләр җыю серләре белән бүлеште:

Фәнис Әмирханов
Фәнис Әмирханов

"Чакмагыш районында 29 меңгә якын кеше яши, район гәзите 3 мең данә булып чыга. 2010 елгы җанисәп нәтиҗәсендә татарлар – 62,8%, башкортлар – 30,7% тәшкил итә. 90,7% туган телен татар теле, 3,0% туган телен башкорт теле дип саный. Район гәзите бары тик татар телендә генә чыга.

Республикадагы район гәзитләре арасында иң зур тиражлы татар гәзите бездә. Моның сере районда татарларның күп булуы һәм укучыларның ихтыяҗларын үтәргә тырышуыбызга бәйле. Гәзитне укымлы итергә тырышабыз. Югыйсә, кеше язылмаячак бит. Гәзит атнага ике тапкыр – сишәмбе – дүрт бит, җомга сигез бит булып чыга. Элек өч тапкыр чыга идек. Гәзитнең ике бите рекламга китә, канун буенча без басманың 40 проценттан артыгын рекламага бирергә тиеш түгелбез. Реклама бирүчеләр тиражга карый. Тираж зур булгач, реклама бирүчеләр дә күп. Шуңа үзебезне финанслый алабыз.

Ярар, кырык процент рекламага китте ди, ләкин калган 60 процент мәйданны да үзебез теләгән язмалар белән тутыра алмыйбыз. Рәсми килгән медиаплан буенча язмалар куябыз. Бер бит өстән кушылган, бер битне "Үзеңнең ата-бабаларыңны бел" дигән баш астында "Башархив" язмаларын куябыз. Без бит иҗтимагый-сәяси гәзит, әдәби-нәфис гәзит түгел, шуңа әдәбиятка урын калмый. Җомга чыгучы сигез битлек гәзитнең бер битен урысча чыгарабыз. Полиция, ягын сүндерүчеләр, башка хезмәтләр үзләренекен бирә. Гәзитебез урыс-татар гәзите буларак теркәлгән. Шуңа бу канун буенча эшләнә. Шул шартларда да 3 мең тираж җыябыз икән – бу могҗиза", диде Фәнис Әмирханов.

Белешмә: Республикадагы тәүге район гәзите Бәләбәйдә 1917 елда, Бөре шәһәрендә 1920 елда чыга башлый. Бүгенге көндә республика һәм район гәзитләре алты телдә нәшер ителә. Урысча – 51, башкортча – 31, татарча – 28, марича – 2, чуаш һәм удмурт телләрендә 1 гәзит дөнья күрә.

XS
SM
MD
LG