Accessibility links

Кайнар хәбәр

Экспертлар: Русия күзәтү камералары саны белән дөньяда өченче урында


Русиядә бер мең кешегә уртача 100 камера туры килә.

TelecomDaily ширкәте Русиядә 13,5 млн күзәтү камерасы урнаштырылган дип исәпләп чыгарган. Бу сан белән Русия дөньяда өченче урында тора, 1000 кешегә 100ләп камера туры килә дип яза РБК. Камералар саны белән Кытай беренче урында (200 млн данә), икенче урында – АКШ (50 млн).
Русиядән соң Германия (5,2 млн), Япония (5 млн) һәм Британия (5 млн) кергән диелә.

Русиядә камераларның күпчелеген (58,7%) иминлекне тәэмин итү өчен сәүдә белән бәйле ширкәтләр урнаштырган, тагын 32,8 процент камералар бюджет акчаларына мәктәп, балалар бакчалары, медицина оешмалары, юллар һәм дәүләт оешмаларында урнаштырылган. Физик затлар илдәге камераларның 8,5 процентын урнаштырган.

Июньдә Русия мәктәпләрендә кеше йөзен таный торган видеокүзәтү системнары булдырылачак, барлыгы 43 мең мәктәп шундый системнарга тоташтырылачак дип хәбәр ителгән иде. Камералар куюны "Ростех" корпорациясенә керүче Илкүләм мәгълүматлаштыру үзәге (НЦИ) башкарачак диелде.

2019 елның җәендә Татарстан мәчетләрендә дә күзәтү алып бару өчен өстәмә камералар урнаштырыла башлады.

XS
SM
MD
LG