Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җанисәптә Татарстан халкының 17 проценты интернет аша катнашкан


Электрон җанисәптә катнашучыларның бу күрсәткече белән ул Русия төбәкләре арасында югары урыннарда тора.

Татарстанстатта җанисәптә республикада яшәүчеләрнең күпчелеге Дәүләт хезмәтләре порталы аша катнашыр дип исәпләгәннәр, әмма сайт ярдәмендә халык исәбен алуда катнашучыларның беренчел саны 17 процент тирәсе генә булган. Бу хакта брифингта оешма җитәкчесе Наталья Гатауллина белдергән.

"Татарстан – электрон җанисәптә катнашучыларның абсолют саны ягыннан лидер. Процент нисбәтенә килгәндә, берникадәр зуррак саннар көткән идек, әмма бу күрсәткеч белән дә Русия төбәкләре арасында югары урыннарда торабыз. 17 процент тирәсе – җанисәпнең соңгы көннәренә шушы санны күрдек. Хәзер мәгълүматларны эшкәртү белән шөгыльләнәбез, ул төгәлләнгәч кенә җанисәптә Дәүләт хезмәтләре порталы аша катнашканнарның ахыргы саннары билгеле булачак", дигән Гатауллина.

Октябрь-ноябрьдә узган русиякүләм җанисәптә Дәүләт хезмәтләре аша катнашырга бигрәк тә Дөнья татар конгрессы чакырып мөрәҗәгать итте. Болай иткәндә хәрәмләшүләргә юл куелмас дип фаразлады ул.

Милләт полициясе, татар снобизмы һәм җанисәп дилеммасы
please wait

No media source currently available

0:00 0:37:04 0:00
йөкләү

Җанисәп 2021

Русиядә җанисәп 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр узды. Бу чараны оештырган Росстат белдерүенчә, беренче нәтиҗәләр 2022 елның гыйнварында игълан ителәчәк. Аннан соң акрынлап башка мәгълүмат өстәлә барачак. Милләтләр турында мәгълүмат 2022 елның октябрендә көтелә.

Җанисәп анкеталарында кешеләр үзләре теләгән милләт вәкиле булып языла алды. Бу җанисәптә беренче мәртәбә бер кешегә берничә милләтне күрсәтергә мөмкинлек бирелде.

2021 елгы җанисәп нәтиҗәләре нигезендә төбәкләр һәм аерым торак пунктлар турында демографик, социаль һәм икътисади белешмәләр, шулай ук илнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләрнең тормыш шартлары турындагы мәгълүмат җыелып гомумиләштереләчәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG