Accessibility links

Кайнар хәбәр

СПИД һәм коронавирус. ВИЧ инфекциялеләр пандемияне ничек кичерә


1 декабрь – СПИДка каршы көрәш көне. Коронавирус пандемиясе вакытында ВИЧ инфекцияле кешеләр хастаханәләргә эләгә алмаган, әмма Татарстанда коронавирустан үлүчеләр булмаган. Бу хакта СПИД мәсьәләсе белән шөгыльләнүче җәмәгать эшлеклеләре әйтә.

Роспотребнадзор канаты астында эшләүче СПИДка каршы көрәшүче һәм чирне булдырмау профилактика фәнни-методология үзәге мәгълүматларына караганда, 2021 елның 30 сентябренә Русиядә ВИЧ-инфекция диагнозы белән 1 132 087 кеше теркәлгән, шуларның 413 930ы үлгән. 2020 елның шушы вакыт аралыгындагы саннарга караганда, бу 5,7% процентка күбрәк. Үлүчеләрнең уртача яше — 42 яшь. Үлемнәрнең төп сәбәбе — туберкулез.

2021 елның соңгы 9 аена караганда, ВИЧ инфекция йоктыруның 54 423 яңа очрагы теркәлгән. 2020 ел белән чагыштырганда, бу 1,1%ка әзрәк. Әмма белгечләр моның сәбәбен дөньяда коронавирус пандемиясе белән бәйле дип аңлата, ул вакытта ВИЧ инфекцияне тикшерү күләме кимегән, СПИД үзәкләренә азрак кеше мөрәҗәгать иткән.

Светлана Изамбаева
Светлана Изамбаева

Рәсми статистика чирләүчеләр саны 1,5 миллионнан арткан дисә дә, Светлана Изамбаева бу сан тагын да күбрәк дип саный, чөнки чирен яшерүчеләр шактый. Светлана 20 ел дәвамында ВИЧ диагнозы белән яши. 2008 елда үз исемендәге фонд булдырып, Татарстандагы ВИЧ инфекцияле балаларга ярдәм итү эше белән мәшгуль. Фондның төп эшчәнлеге — чир турында аңлату һәм профилактика эшен алып бару һәм диагноз куелган икән, нишләргә кирәк дигән сорауларга җавап бирү. Әлеге вакытта фонд карап торган балалар саны 50дән артык. Русиядә андый балаларның саны 10 меңнән арта, күпчелек балалар тулы булмаган һәм аз керемле гаиләләрдән. Аларның барысы да диярлек ярдәмгә мохтаҗ.

—​ Светлана, бу саннар зурмы? Үзгәрешләр кайсы якка бара?

ВИЧ белән чирләүчеләр дә, башкалар да читтә калды

— Рәсми статистика булса да, бу зур дип саныйм. Шуны истә тотарга кирәк: монда хисапка басучылар гына, мигрантларны алыйк, алар арасында да чирләүчеләр бар, әмма алар исәпләнми. Русия ватандашлыклары булмаганга күрә алар статистикадан төшеп кала. Әмма алар биредә, безнең белән яши. Әле бит авырганын белмичә йөрүчеләр дә, чирен белеп тә хосусый клиникаларга мөрәҗәгать итеп аноним рәвештә дәваланучылар да бар. Боларны да исәпкә алсаң, сан тагын да зуррак булачак. Үсешме, артка чигенешме? Рәсмиләр саннар азая яки стагнация кичерә дип әйтсә дә, чынында соңгы ике елда дөньяның коронавирус белән яшәвен исәпкә алырга кирәк. Бөтен көч шуңа юнәлдерелде. ВИЧ белән чирләүчеләр дә, башкалар да читтә калды. Тикшерү дә, ачыклау да бераз артта калынды. Әмма коронавирустан куркып, яки катлаулы итеп авырый башлаучылар ахыр чиктә СПИД үзәкләргә мөрәҗәгать итә, димәк азмы-күпме ВИЧ инфекцияле кешеләр рәсми теркәлде дигән сүз.

— Менә бу пандемиягә туры килгән соңгы ике ел авыр булды. Әле дә чир тынмады. ВИЧ белән чирләүчеләр моны ничек кичерә?

— Башкалар ничек авырды, без дә шулай ук авырдык. Кемдер җиңел үткәрде, кемдер авыр уздырды. Башта башкалар кебек без дә куркуга калдык. Нәрсә ул, ничек булыр — аңлашылмады. Пошаманга калдык. ВИЧ чире булган хатыннар белән тыгыз эшлим. Күпчелек — балаларын ялгыз тәрбияләүче хатыннар. Аларның төп борчылулары шул: әгәр авырып китсәк, балалар кемгә кала? Хастаханәгә эләгә икән кеше, бала берүзе нишли? Мин җитәкләгән фонд ВИЧ инфекцияле балаларны багып тора. СПИДтан кемнең әнисе, кемнең әтисе үлгән, дөм ятим балалар да бар. Аларны күп очракта әбиләре карый. Менә алар авырып китсә, өлкән яшьтә бит алар, нишләргә? Баланы кайда, кем белән калдырырга? Әле тегендә, әле монда кешеләрнең коронавирус белән авырып үлгәннәрен ишеткәндә йөрәгем "жу" итә, әбиләре үлсә, аларны ятимнәр йортына бирергә туры киләчәк. Әле дә куркам. Шөкер, без багып торучы Татарстан балалары барысы да исән-сау, әбиләрен дә коронавирус читләтеп үтте. Алар саклана.

— Светлана, сез барысы да коронавирус турында гына уйлады, сөйләде, ул әле дә шулай, башка чирлеләр, шул исәптән ВИЧ белән чирләүчеләр онытылды дидегез. Моны ничек сиздегез? Ниндидер авырлык кичердегезме?

COVID-19 эләктерелгәндә урын юк дип кенә әйтелә

— Чынында ВИЧ диагнозлы кешеләрне болай да хастаханәләргә алырга атлыгып тормыйлар иде, мөмкин кадәр өйдә дәваланырга тәкъдим итәләр иде моңа кадәр дә. Кемгә кирәк инде алар? СПИДка кадәр җитүчеләрне хастаханәгә салган очракта хәлен җиңеләйтәләр, озак тотмыйлар, алар үләргә дип өйгә кайтырыла. Андый очраклар күп. Паллиатив бүлекләр бар, әмма ВИЧ белән авыручыларны анда алмаска тырышалар. Дискриминация бу. COVID-19 эләктерелгәндә урын юк дип кенә әйтелә. Чыннан да урын булмаска мөмкин, Татарстанда коронавирус белән вазгыять авыр иде, мин анысын да аңлыйм. Үзем дә чирләдем. Шулай ук авыр кичердем, мине дә хастаханәгә яткырмадылар. Өйдә дәваландым. Танышларым арасында авыр хәлдәге пациентлар да булды, ашыгыч ярдәм машинасы килә, әмма алып китмәделәр. Коронавирустан хәле китеп аңын югалткан хатын булды, кызы куркып ашыгыч ярдәмгә шалтыратты. Килделәр, рәткә китерделәр, шуның белән бетте. Ул үзе аннары берничә хастаханәгә мөрәҗәгать итте, урыннар юк, ала алмыйбыз дип җавап бирделәр. ВИЧ инфекцияле кешеләрнең кайберләре коронавирус симтомнары булса да, кайчак COVID-19 диагнозын куймыйлар иде. Анысы инде адым саен.

— Коронавирустан үлүчеләр бармы? Ниндидер хисап алып барасызмы?

— Андый очракларны белмим. Чирне авыр кичерүчеләрне беләм. Хроник чирләр бар икән, ВИЧлымы кеше, юкмы үзенең сәламәтлегенә тагын да җаваплырак, игътибарлырак карарга тиеш. Дәваланмаучылар бар, менә алар үзләрен авыр хәлгә җиткерә. Вакцина ясатмаучылар – аерым бер баш бәласе. Болай да авырыйсың, әле коронавирус та эләктерсәң, ВИЧ диагнозы белән тагын да хәлләр катлаулана ала бит дим. "Ник вакцина ясатмыйсыз?" дип кайда үгетлим, кайда әрлим. Кем коронавирусны авыр кичерде, алар вакцинаны берсүзсез ясата. Үзем беренчеләрдән ясаттым. Кемдер курка, кемдер вакцинага ышанмый. QR кодлар белән таләпләр кырысландырылгач, миңа күп кеше "ВИЧ диагнозы белән медотвод алып буламы?" дигән сораулар бирә башлады. Вакцина хәлне начарайта дигән фикерләр таралган, сертификатны сатып алыйкмы дип тә уйлыйлар. Ярамый! Сатып алу — җинаять! Вакцина мөһим дип һаман аңлатам да аңлатам. Кешеләр төрле бит, җәмәгатьчелек фикере тәэсире көчле.

— Бөтен медицина системы коронавируска каршы көрәшкәндә ВИЧ белән чирләүчеләр тиешле дарулар, медицина ярдәмен ала алдымы? Мәсәлән, препаратларга кытлык булдымы яки табиблар җитешмәү очракларын әйтә аласызмы?

Татарстандагы бөтен СПИД үзәкләре моңа кадәр ничек өзлексез эшләде, шулай дәвам итте

— Татарстандагы бөтен СПИД үзәкләре моңа кадәр ничек өзлексез эшләде, шулай дәвам итте. Дөрес, табибларның саны бераз кимеде, чөнки инфекционистлар коронавируска каршы көрәшкә күчерелде, "кызыл зона"да, ковид һоспитальләргә җибәрелде. Әмма безгә андый үзгәрешләр начар тәэсир итмәде. Өлкәннәр, ятып авыручыларга дарулар кирәк икән, аларга илтү хезмәте эшләде. Берсе дә препаратсыз калмады. Бер такым булып эшләдек. Табиблар — безгә, без аларга ярдәм иттек. Көтелмәгән хәл иде бит, әмма эш тукталмады.

— Ә гомумән ВИЧ инфекцияле кешеләрнең тормыш сыйфаты үзгәрдеме?

— Дәвалау протоколы яхшы якка үзгәрде. Мәсәлән, быел ВИЧ инфекцияле балалар көненә бер дару гына эчүгә күчте. Бу бер даруга берничә препарат кушылган. Препаратлар күпкә сыйфатлы була башлады. Өлкәннәр моңа кадәр өч компонентлы дару эчә иде, хәзер ике компонентлы. Бу шулкадәр уңайлы. Элеккеге вакытта иртән бер уч дару эчәсең, кич тагын сигез данә дару кабырга кирәк. Онытырга гел куркасың, дөрес эчтемме, барысы да кердеме дип уйлыйсың. Искә дә төшерәсе килми. Хәзер мондый борчылулар юкка чыкты. Мин 20 ел буена бу диагноз белән яшим, медицина системындагы үзгәрешләрне күрәм. Тулы диспанцеризацияне уза алабыз. Проблем юк.

— Дарулар кыйммәтме? Айлык чыгым нинди икәнен әйтә аласызмы?

— Дарулар бит төрле, шуңа бәяләре дә аерыла. Кемгә нинди дарулар биреләдер — белмим. Һәр кешенең үз протоколы. Шуңа даруларга киткән акчаны әйтү авыр. Һиндстанда чыккан бер дару 5 мең сум була ала, аның Русиядә җитештерелгән аналогы арзанракка төшәргә мөмкин. Әмма без бер генә даруны да үзебез сатып алмыйбыз. Ул бушлай бирелә. Препаратларны да авыручылар үзләре аларга уңай булганын табибтан сорый ала. Кемгәдер туры килми икән, алмаштырып була. Берничә ел элек даруларны сатып алуга заказны соң бирү сәбәпле тоткарлаулар булды, әмма быел мондый хәл күзәтелмәде.

— Дөнья бүген COVID-19 белән мәшгуль, СПИД турында гына сөйләшкән вакытлар бар иде. Ул куркыныч афәт итеп күрсәтелде, сөйләнелде. Бу тукталды кебек. Бу СПИДның таралуы контрольдә тотыла дигән сүзме. Русиядә бу чиргә карата мөнәсәбәт нинди?

Коронавирус пандемиясенә кадәр дә СПИД турында 1 декабрь генә искә алалар иде, әле дә шулай

— Коронавирус пандемиясенә кадәр дә СПИД турында 1 декабрь генә искә алалар иде, әле дә шулай. Мин аның турында күп сөйләнә, эшләнә дип әйтмәс идем. Нинди контроль инде? Кешеләр ничек үлде, шулай дәвам итә. Ел дәвамында игътибар үзәгендә булырга тиеш ул, бу да куркыныч чир. Балаларга зыян килмәскә, алар яшәргә тиеш. Коронавирус турында ничек көне-төне СПИД турында сөйләнгән булса, СПИД чиренең таралуын контрольдә тотып булыр иде. Кешеләр һаман курка бит, СПИД үзәкләргә бармый, теркәлми, медицина ярдәмен алмый. Препаратларны вакытында эчсәң, өстәвенә бушлай бирелә алар, тулы канлы тормыш көтеп була дигәнне белмиләр. Әле ВИЧ диагнозын белә торып та бернинди дә саклану чарасыз җенси тормыш белән яшәүләрен дәвам итүчеләр дә күп. Бөтен проблем кешенең түбән белемендә. Чынында тулы канлы бу өлкәдә төпле белем, мәгълүмат бирүче дәүләт програмнары кирәк. Кешеләр курыкмасын, оялмасын, алар тыныч кына СПИД үзәкләргә килеп ярдәм алырга тиеш.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG