Accessibility links

Кайнар хәбәр

Изоляторда азаплауларга зарланган Нефтекама кешесе Эрнест Шәмсияров киләсе апрельгә кадәр сак астында кала


Эрнест Шәмсияровны тоткарлау
Эрнест Шәмсияровны тоткарлау

Эрнест Шәмсияров эше нигезендә чираттагы мәхкәмә утырышы 2022 елның 11 гыйнварында узачак.

Екатеринбур шәһәренең хәрби мәхкәмәсе террорчылыкта гаепләнүче Эрнест Шәмсияровны 2022 елның 7 апреленә кадәр сак астында тоту карары чыгарды. Бу хакта аның адвокаты Руслан Ишанов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Шәмсияровның хәле әйбәт. "Сәламәтлегенә зарланмады. Хәзер аның хәле Уфадагы тикшерү изоляторында утырган чактагыдан бераз яхшырак - анда никадәр салкын булуын, ач тотылуын сөйләгән иде. Аның сүзләренчә, Екатеринбурда утыру шартлары күпкә яхшырак", диде Ишанов.

Эрнест Шәмсияров эше нигезендә чираттагы мәхкәмә утырышы 2022 елның 11 гыйнварында узачак. Гыйнварда мәхкәмә тикшерүе тәмамланыр дип көтелә.

Шәмсияров Русия җинаять кодексының 205.1; 205.2; 30.1 маддәләре нигезендә гаепләнде. ФСБ белдерүенчә, 30 яшьлек ир кеше Башкортстанның Нефтекамски шәһәр идарәсе бинасына ут төртергә планлаштыра, бинага таба "Молотов коктейле" тутырылган шешәләр ыргыта. Ул моны "хәзерге режимга карата нәфрәт" йөзеннән башкармакчы була, диелә. Моннан тыш, җылыга түләүләрне нигезсез арттыра дип Башкортстан җылылык челтәрләре (БашРТС) офисына да һөҗүм итмәкче булган дип белдерә ФСБ.

Әнисе Светлана Шәмсиярова улының беренче сорау алулар вакытында таныган гаебеннән хәзер баш тартуын сөйләгән иде. Улын моны басым, азаплаулар аркасында эшләгән диде ул.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG